Конспект "Тылсымлы камыр"
план-конспект занятия по развитию речи

Сания Асхатовна Минабутдинова

Игенче хезмәте белән балаларны таныштыру. Ипи өстәлгә менгәнче күпме юллар аша үтүе турында сөйләшү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gazheep_kamyr.docx19.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

«64 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Тылсымлы  камыр»

                                                                                                                         Төзеде:

югары категорияле тәрбияче

Минабутдинова Сания Асхатовна

Түбән Кама шәһәре

2022 ел

Яшь төркеме: уртанчылар төркеме.

Бурычлар:

 Тәрбия бурычлары: ашамлыкка, ризыкка карата ихтирам тәрбияләү. Балаларда мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: тәҗрибәләр нигезендә үзгәрүчәнлек сәлатен ачыклау, сөйләм телен активлаштыру.

Белем бирү бурычлар: балаларны камыр белән таныштыруны дәвам итү, аның узлекләрен ачыклау, әвәләү күнекмәләрен ныгыту.

Интеграция өлкәләре: социаль-коммуникацияләү, танып белү, сәнгать эшчәнлеге,  сәламәтлек.

Эшчәнлек өчен җиһаз һәм материаллар: һәр бала өчен йомшак камыр, каты камыр, су, алъяпкыч, яулыклар, әвәләү өчен такта, стеклар, камыр кисү өчен формачкалар, мич, уен.

Балалар белән алдан эшләнгән эшләр:  әкиятләрнең эчтәлеген сөйләү, пластилинның үзлекләрен өйрәнү, камырдан ризыклар карау, Р. Миңнуллиның “Ипи булса” шигырен өйрәнү, Ш. Галиев “Камыр”шигырен уку.

 Сүзлек өстендә эш: өзелә, җеби, ябыша, мич.

Эшчәнлек барышы:

“Йомры икмәк” әкияте буенча табышмак әйтү.

– Балалар, нинди әкият? Бик дөрес. Карагыз әле, Йомры икмәк үзедә кунакка килгән. Тик аңа күңелсез. Ничек уйлыйсыз, нәрсә булды икән? (Балаларның җаваплары). Балалар, әйдәгез әле аңа матур сүзләр әйтеп күңелен күтәрик.

Түгәрәктә уен “Матур сүз әйт”.

– Рәхмәт, балалар, күрәсезме аңа күңелле булып китте. Ул үзенең дусларын эзли, таба алалмый, булышабызмы аңа? Йомры икмәкнең дусларын сез кайларда очратканыгыз бар?

 –Балалар, күмәчне нәрсәдән пешерәләр? Камырны ясау өчен нәрсәләр кирәк? Әйе, дөрес. Ә икмәк безнең өстәлгә килсен өчен эшне нәрсәдән башларга? (җирне эшкәртергә, ашлык чәчәргә). Бик дөрес, балалар. Ә сез беләсезме, безнең бабаларыбыз, элек ашлыкны кул белән чәчкән, кул белән урган, ә  хәзер безгз нәрсәләр булыша? (комбайн, трактор) (Рәсемнәр карау, чагыштыру). Ашлыкны җыйгач кая илтәләр? (Ашлык җыю урынына – амбарларга) Әйе, анда ашлыкны киптерәләр. Һәм кая күчә ашлык? (Тегермәгә он ясарга алып баралар)  (Рәсемнәр карап чагыштыру) Хәзерге тегермән белән борынгы тегермән аерыламы балалар? (Әйе, аерыла. ) Дөрес балалар, элекке тегермәнне җил әйләндергән, шуңа күрә аны – җил тегермәне дип атаганнар. Менә шундый озын, катлаулы юл узгач кына камыр ясап була инде, икмәк пешерү өчен.Әйдәгез без дә камыр басыйк.

Физминутка “Тылсымлы камырлар”

Су салабыз, май салабыз һәм аны болгатабыз (хәрәкәтләр ясала)

Тоз һәм шикәр сибәбез, он салып камыр басабыз. (басу хәрәкәтләре).

Камыр әзер.

- Хәзер мин сезне кечкенә ашханәгә чакырам. (Өстәлләр янына килү) Без кечкенә пешекчеләргә әверелик, ә йомры икмәк безне күзәтеп торсын (алъяпкыч, яулыклар кияләр). Менә мин сезгә камыр ясап алып килдем. (Һәр балага камыр өләшәм) Камырны тотып карагыз әле, ул нинди?( Камыр йомшак)  Ә менә минем ясап куйган камырым бар иде, ул нинди? (Бераз каткан) Ни өчен? (Балаларның җаваплары)

– Шулай итеп, камыр йомшак, ә ачык һавада озак торса, ката, җилли. (“Җилли” сүзен активлаштыру, берничә кат кабатлау).

Йомшак булгач камыр нәрсәгә охшаган соң? (Пластилин) Димәк, аны нишләтеп була? Әйдәгез әле камырны әвәләп карыйбыз. Әвәләп буламы? Дөрес, камырны әвәләп тә була.

– Ә менә камырны өзеп яки кисеп була микән? Әйдәгез әле, аны үзегез өзеп карагыз. Өзелдеме? Әйе, камырны өзеп була. Менә мин аны кисеп тә күрсәтәм. (Кисеп күрсәтәм) Камыр киселдеме? Шулай булгач, аны кисеп тә була.

– Балалар, камырны суга салсак нишләр? Әйдәгез, аны суга салып карыйк. Камыр суда нишли?  (Җеби). (“Җеби” сүзен активлаштыру, берничә баладан сорау) Димәк, суда камыр җеби. Ә хәзер шушы камырны тотып карагыз әле. Ул нишли? (Беркә, ябыша) Бик дөрес, балалар, юеш камыр ябыша. (“Ябыша” сүзен кулланышка кертү)

– Балалар, ә камыр нинди төстә? (Ак, сары) Ничек уйлыйсыз, камырны буяп буламы? Дөрес, хәзер мин камырга буяу кушам (Азык буявы кушу) Ул нинди төскә керде?  (Кызыл төкә керде) Шулай булгач, камырны буяп та була икән.

– Хәзер үзегез теләгән нәрсәне камырдан әвәли аласыз, ики формачкалар белән киссәгез дә була. (Тыныч музыка куела, тәрбияче шәхси ярдәм күрсәтә) Менә безнең камырдан ясалган әйберләр әзер. Ясалган әйберләребез Йомры икмәккә бик ошады, әнә ул ничек елмая. Ул үзенең дусларын тапты, аңа күңелле. Безгә дә күңелле булып китте, Без аларны мичкә куыйк, без Йомры икмәк белән “Ак калач” уены уйнаган арада, бәлки пешеп тә чыгар.

“Ак калач” уены уйнау.

–Балалар, без камырны нинди үзлекләрен ачыкладык? (Ябышкак, йомшак, суда җеби, кайнар мичтә пешә).Сез нинди камыр ризыклары беләсез? Ризыкларны әрәм итәргә, ташларга ярыймы? Икмәк үстерү күп көч сорый. Икмәкне сарыф итәргә ярамый, икмәкнең кадерен белергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публикация в книге "Кружки в детском саду" , сост. Закирова К.В., Лотфрахманова З.И. - "Серле камыр" түгәрәге.

Хәзерге заман системасында баланы тәрбияләүдә һәм кешенең эстетик мәдәниятен үстерүдә халык сәнгатен педагогик эшчәнлектә куллану,  иң мөһим шарт булып тора.  Ул,  баланың  үсешенә...

Публикация в книге "Кружки в детском саду" , сост. Закирова К.В., Лотфрахманова З.И. - "Серле камыр" түгәрәге.

Бу программа Россия Федерациясенең «Белем бирү» турындагы законының 9 статьясенә туры килә, белем бирү эчтәлегенең аерым дәрәҗәсен һәм юнәлешен ачыклый.Программа гомуми белем бирү учрежденияләрендә, б...

Иҗади проект:«СЕРЛЕ КАМЫР»

  Иҗади проект:«СЕРЛЕ КАМЫР»...

"Тозлы камыр"

Тозлы камыр алымнары,аның үзенчәлекләре белән таныштыру....

“Камыр батыр сәяхәте”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге...