“Камыр батыр сәяхәте”
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Гибадуллина Разиля Марселевна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kamyr_batyr_syahte.docx20.06 КБ

Предварительный просмотр:

“Камыр батыр сәяхәте”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2

балалар бакчасының 1 квалификацион категорияле

тәрбиячесе Гибадуллина Р.М.

Максат: балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү. Аларда туган халык, туган ил, милли гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен, фикерләүләрен үстерү, эстетик зәвыкларын баету.

Тәрбия бурычы: балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм үстерү.

Белем бирү бурычы: тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, сөйләм, физик үсеш.

Методик алымнар         һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә.

Җиһазлау: проект, китап тышлыклары, татар орнаментлары шаблоны, капчык.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:        

 - Хәерле иртә, балалар. Хәлләрегез ничек, кәефләрегез яхшымы? Тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшырсын әле, аларга да хәерле иртә телик.

Балалар түгәрәкләнеп утыралар, “Йөзек салыш” уены уйныйлар. Шулвакытта Камыр батыр килеп керә. Картасыннан  нидер эзли.

Камыр батыр: (аркасына тишек капчык аскан)

 - Тәк, тәк, Татарстанның кечкенә оныклары кайдадыр шушы тирәдә яши дигәннәр иде. (балаларны күреп ала). Тукта әле, менә бит, монда кемнәрдер бар. Сорашырга кирәк. Балалар мин кая килеп чыктым соң, миңа татар балаларын табарга кирәк иде.

Тәрбияче:

 - Сез дөрес килгәнсез. Без Татарстан илендә яшибез. Авылыбызның исеме Актаныш.

Камыр батыр: - Ә ник Татарстан дип атала соң ул? Анда гел татарлар гына яши мени?

Балалар:

-Юк, башкортлар, руслар, марилар һәм тагын бик күп милләт халкы яши.

-Ләкин төп халкы- татарлар. Шуңа Татарстан- татар иле дип атала. Без –татар балалары.

Камыр батыр:

-Сезнең татар балалары икәнлегегезгә ышанып җитмим әле.

Тәрбияче:

-Ничек инде? Без бит татарча сөйләшәбез. Татарча шигырьләр сөйлибез, җырлар җырлыйбыз, мәкальләр, такмаклар, әкиятләр сөйли беләбез.

Камыр батыр:

-Ягез, сынап карыйк. Кеше кечкенәдән ишеткәнне бер дә онытмый, диләр. Сезнең дә әниләрегез моңлы бишек җырларын җырлап йоклаткандыр. Берәр бишек җыры җырлап күрсәтсәгез, ышана башлар идем.

Тәрбияче:

-Бик рәхәтләнеп ( 2 кыз бишек җырын җырлыйлар).

Камыр батыр:

-Чынлап та ышандыра башладыгыз. Ә шулай да... Безнең халкыбызның гореф- гадәтләрен, бәйрәм, йолаларын беләсезме?

Балалар:

-Әлбәттә. Безнең бик күңелле “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Нардуган”, “Каз өмәсе” бәйрәмнәребез бар.

Камыр батыр:

-Ә ул бәйрәмнәр ничек узган, белмисезме?

Тәрбияче:

-Һәр бәйрәмнең үз тәртибе бар. Хәзер сиңа балалар сөйләп китер.

Балалар:

-“Карга боткасы” язын каргалар килү белән үткәрелсә, “Сабантуй” – кыр эшләре беткәч беткәч уздырыла. Барлык бәйрәмнәр дә уен- көлке, җыр белән үтә, такмаклар әйтелә.

Камыр батыр:

-Бик яхшы беләсез икән, балалар. Мине бик сөендердегез.

Тәрбияче:

-Борынгы халкыбызтөрле һөнәрләргә ия булган. Оста чүлмәкчеләр, читекчеләр, тегүчеләр, чигү осталары белән дан казанган. Безнең халык элек тә, хәзер дә- һөнәрле, эшчән халык.

Камыр батыр:

-Бигрәк күп беләсез икән. Ышандырасыз болай булгач.

Тәрбияче:

-Син безнең татарлыкны тикшерәсең дә, сынап та карыйсың. Син кем соң?

Камыр батыр:

-Менә, менә, татар булсагыз мине белми калмас идегез.

Тәрбияче:

-Балалар сез таныдыгызмы? Камыр батырга да ошаган инде... Тик әкият капчыгың буш бит.

Камыр батыр:

-Таныдыгыз, рәхмәт. Минем сезне эзләп килүемнең дә төп сәбәбе шул: капчыгым тузып тишелгән, әкиятләре коелып беткән. Шуны тутырырга булышмассыз микән? Татар халкы бик оста әкиятче булган. Сез миңа үзегез уйлап, өр-яңа әкиятләр сөйләмәссезме?

Тәрбияче:

-Ярар. Тик бу тишек капчкта әкиятләр тормас шул. Менә без сиңа татар бизәкләре белән чигелгән янчык бирәбез, әкиятләрне шунда тутырырсың.

Камыр батыр:

-Ай-яй! Рәхмәт балалар, сөендердегез. Я, әйдәгез кем әкият сөләр. (2 бала сөйли).

-Булды, балалар, җитеп торсын, янчык та авырайды. Менә нинди зирәк балалар икәнсез! Әкиятләрегез бик ошады. Мин аларны башкаларга да җиткерермен.

Тәрбияче:

-Синең бу янчыктагы әкиятләреңе еракта яшәүче балалар иштмиләр бит. Аларны китап итеп язарга кирәк. Китаптан укып, барысын белеп була, ул буыннан- буынга күчә.Безнең кул хезмәте түгәрәгендә эшләгән китапчыклларыбыз бар. Без аның тышын бизәп, сиңа бүләк итәрбез. Ә син ул китапларга әкиятләр тупларсың. Еракта яшәүче татарларга җиткерерсең.

Камыр батыр:

-Нигә, татарлар тагын башка җирдә дә яши мени?

Тәрбияче:

-Татар яшәмәгән җир юктыр ул. Алар Америкада да, Африкада да, Италиядә дә, Кытайда да һәм башка җирләрдә дә яши.

Камыр батыр:

-Аңладым. Я, китапларыгызны әзерләгез инде.

Балалар тататр бизәкләре шаблон белән китапларның тышлыкларына тошереп бизиләр.

Тәрбияче:

-Менә, Камыр батыр, безнең китапларыбыз әзер. Теләгән кадәр әкиятләреңе яза аласың.

Камыр батыр:

-Рәхмәт балалар. Инде мин дә юлга кузгалыйм, әкият иленә юллар бик ерак. Сау булыгыз.

Тәрбияче:

-Балалар, сез бүгенге шөгыльдән нинди яңалыклар алдыгыз? Без кемгә ярдәм иттек соң? Өегезгә кайткач, бу шөгылебез турында кемнәргә сөләрсез микән?

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публикация в книге "Кружки в детском саду" , сост. Закирова К.В., Лотфрахманова З.И. - "Серле камыр" түгәрәге.

Хәзерге заман системасында баланы тәрбияләүдә һәм кешенең эстетик мәдәниятен үстерүдә халык сәнгатен педагогик эшчәнлектә куллану,  иң мөһим шарт булып тора.  Ул,  баланың  үсешенә...

Публикация в книге "Кружки в детском саду" , сост. Закирова К.В., Лотфрахманова З.И. - "Серле камыр" түгәрәге.

Бу программа Россия Федерациясенең «Белем бирү» турындагы законының 9 статьясенә туры килә, белем бирү эчтәлегенең аерым дәрәҗәсен һәм юнәлешен ачыклый.Программа гомуми белем бирү учрежденияләрендә, б...

Иҗади проект:«СЕРЛЕ КАМЫР»

  Иҗади проект:«СЕРЛЕ КАМЫР»...

"Тозлы камыр"

Тозлы камыр алымнары,аның үзенчәлекләре белән таныштыру....

«Батыр менән туп» - «Батыр с мячом» 04.2021

Развлечение в подготовительной к школе группе...

Конспект "Тылсымлы камыр"

Игенче хезмәте белән балаларны таныштыру. Ипи өстәлгә менгәнче күпме юллар аша үтүе турында сөйләшү....