Мастер класс
видеоурок по аппликации, лепке на тему

готовые трафареты (тюбетейки) из картона ровным слоем намазывают пластилином. Затем с помощью готовых трафаретов рисуют татарские национальные узоры ( яфрак,лалә чәчәге).Следующий этап- разноцветными паетками украшать национальный головной убор.     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx14.49 КБ

Предварительный просмотр:

-Хәерле көн,балалар! Хәлләрегез ничек?
- Хәерле көн,Гөлфәния Газизулловна! Әйбәт, рәхмәт. Сезнең хәлләр ничек ?
- Әйбәт,балалар,рәхмәт.Бүген мин сезгә менә шундый өлгеләр алып килдем.Бу нәрсә икән? (түбәтәй). Дөрес,балалар. Түбәтәйне кемнәр кия?(бабайлар,әтиләр, абыйлар, малайлар).Әйе ,түбәтәй- ир-атларның милли баш киеме.Бизәкләп эшләнгән түбәтәйне бәйрәмнәрдә генә кигәннәр; шуңа күрә без дә бәйрәмчә түбәтәй бизәрбез.Мин сезгә узем бизәгән түбәтәйне күрсәтәм.Матурмы?
-Әйе,бик матур!
Иң беренче эш итеп,картоннан ясалган өлгеләргә бармаклар белән  тигезләп, пластилин сылап чыгабыз.Әйдәгез,балалар,эшкә керештек.Менә безнең төсле түбәтәйләребез әзер.Нинди төстә була икән алар?
-Кызыл,зәңгәр,яшел,кара.
-Бик дөрес,балалар.
Хәзер трафаретлар белән бизәк төшерәбез.Бу нинди чәчәк? (лалә чәчәге).Әйе,татар орнаментларында лалә чәчәге,төрле формадагы яфракларга өстенлек бирелгән. Трафарет чәчәкне  түбәтәйнең уртасына куеп, таякчык белән җиңелчә генә сызабыз,ялтыравык-бизәгечләрне (паеткаларны) эз буенча тезеп чыгабыз.Бик матур килеп чыкты. Икенче эш итеп,чәчәгебезнең ике кырыена трафарет яфрак куеп,шулай ук таякчык белән сызабыз.Яшел ялтыравык бизәгечләр белән яфракларны бизибез.Ә хәзер түбәтәебезнең кырыйларына да түгәрәк бизәгечләр тезеп чыгабыз.Үзегезгә ошаган төсне сайлап алып,бизәгез,балалар.Менә нинди матур,күз явын алырдай түбәтәйләр бизәдек.Сезгә ошадымы?
- Әйе, түбәтәйләр бик матур!
-Мин кечкенә генә шигырь юллары да чыгардым,тыңлап карагыз әле.
         Түбәтәемне бизәдем
         Җем-җем килеп торсын дип.
         Тырыш халкым,уңган халкым
         Матур тормыш корсын,-дип.
Булдырдыгыз,балалар,бик зур рәхмәт сезгә.Бу матур түбәтәйләрне кич белән әтиләрегезгә яки бабайларыгызга бүләк итәрсез.

Сау булыгыз!