“Алсу курчакка чәк-чәк”.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Нәниләр төркемендә әвәләү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alsu_kurchakka_chk-chk.docx16.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Алсу курчакка чәк-чәк”.

Максат: Камыр пластилинны йомшарту һәм чеметеп алу ысулы ярдәмендә бармакларның вак моторикасын үстерү.

Бурычлар:1. Әвәләүгә карата кызыксыну уяту, булышу теләге тудыру.

2.Бармаклар хәрәкәтен үстерү .

3.Түгәрәк әвәләүне ныгыту һәм сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.

Сүзлек өстендә эш: чәк-чәк.

Кулланылган әдәбият: Шиһабиева М., Зиннәтова Г.  Әвәләп ясыйм 2-3 яшь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. -31 б.

Эшчәнлек барышы

Оештыру өлеше

Балалар төркемгә җыр җырлап керәләр:

Без матрешкалар, матур курчаклар.

Менә шундый, менә шундый.

Чип-чиста куллар.

Тәрбияче:  Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрүемә бик шат. Әйдәгез әле,  хәерле көн теләп бер-беребезне сәламлик әле.

-Сәлам, Алия!

-Сәлам, Дамир! (балалар бер-берләренә сәлам бирәләр.)

Менә балалар, кәефләребез тагын да күтәрелеп китте.

Тәрбияче балаларны өстәл янына чакыра, өстәл артында моңсуланып Алсу курчак утыра. Өстәлдә төрле-төрле уенчык ашамлыклар куелган.

Тәрбияче. – Балалар карагыз әле безнең Алсу курчак нигә болай моңсуланып утыра икән?

(Тәрбияче курчак “әйткәнен” балаларга җиткерә.) Балалар Алсу бик тә чәк-чәк ярата икән, ләкин аны пешерә белми. Шуңа кәефе юк икән дустыбызның. Балалар Алсу курчакка булышабызмы? Сезнең чәк-чәк пешерәсегез киләме? (балаларның җаваплары). Әйдәгез бергәләп “чәк-чәк” дип кабатлыйк әле. (бергә һәм берничә бала аерым кабатлый.)

Төп өлеш

Тәрбияче. – Балалар, сезнең чәк-чәк ашаганыгыз бармы? Ул нинди төстә?Тәмлеме? Баллымы, тозлымы?

Балалар. – Сары төстә, тәмле, баллы (берничә бала кабатлый).

Тәрбияче. – Балалар, чәк-чәк ясар алдыннан бармакларга гимнастика ясап алыйк.

1.Бармаклар гимнастикасы. “Карандашлар белән уйныйбыз”. Балалар миндә карандашлар бар, алар матур итеп рәсем ясыйлар һәм безнең бармаклар белән дә уйнарга яраталар.

1. Карандашны уч тебенә куябыз, башта акрын гына,аннары тиз-тиз тәгәрәтәбез.

2. Карандашны башта бер йодрыкка, аннары икенчесенә күчерәбез.

3. Карандашны кулның аркасына куябыз һәм таудан тәгәрәткән шикелле тәгәрәтеп икенче кул белән тотабыз.

2. Пластилиннан чәк-чәк ясау.

Тәрбияче балаларны әвәләүгә җиһазланган өстәлләр яныны чакыра.

Т. –  Балалар минем кулда камыр пластилин. Әниләр камырдан тәмле әйберләр пешерәләрме? Менә без шуннан чәк-чәк әвәлибез. Башта мин ясаганны карап торабыз. Пластилинны йомшартабыз,  кечкенә генә кисәкне чеметеп алабыз, түгәрәкләр әвәлибез, һәм тәлинкәгә куябыз.

Ә хәзер үзебез ясап карыйбыз. (балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, эшчәнлек вакытында музыка куела).

Менә безнең чәк-чәкләр әзер! Әйдәгез Алсуга курчакка бирик  әле чәк-чәкне. Әнә Алсуның кәефләре дә күтәрелде.

Рефлексия. Балалар, әйдәгез, кулларны тотышыйк һәм кояш ясыйбыз, бер беребезгә елмаябыз, безнең кәефләр шәп! Чөнки без кемгә булыштык? Алсуга. Аңа нәрсә ясадык? (балаларның җаваплары). Балалар, сез бүген бөтенегез дә молодец булдыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект: "Әминә курчакка кунакка"

Конспект на тему здоровья...

Алсу в гостях у ребят

Задачи: ·        Познакомить детей с  традиционным татарским костюмом ( однотонная просторная рубаха, бархатный камзол, нарядный нагрудник, штаны с широким шаго...

Конспект интегрированной непосредственной образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в старшей логопедической группе «Кукла Алсу у нас в гостях» (УМК)

Цель:1. Познакомить с характерными особенностями национального костюма, обогащение словарного запаса, активизировать в речи слова (калфак, камзол, тубэтэй, читек);2. Развивать диалогическую речь и обр...

Презентация Сабирова Алсу Ильдусовна

Моя  творческая презентация на конкурс Воспитатель Года 2015...

Портфолио Сабирова Алсу Ильдусовна

Моё портфолио, подготовленное на конкурс "Воспитатель года"...