Ачык дәрес,Әвәләү.
материал по аппликации, лепке (младшая группа)

Ясле төркемендә әвәләү шөгыле буенча ачык дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.vlu_.docx15.07 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“ Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

405 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясе

Ясле төркемендә әвәләү шөгыл буенча ачык дәрес.

Тема: “ Алмалар”

Тәрбияче:

Хөснетдинова Г.И.

Тема: “ Алмалар”

Максат.

Балаларга зур кисәкле пластилиннан кечкенә кисәкләрне чеметеп алырга һәм алардан 7-10 мм диаметрлы шарлар әвәләргә өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: күрсәткеч бармак белән пластилин шарга басарга, аны беркетеп, шарларны бер-берсеннән тигез ераклыкта урнаштырырга өйрәтүне дәвам итү;

Үстерү бурычы: пластилин белән эшләргә кызыксынуны уяту; вак моториканы үстерү;

Тәрбия бурычы: күмәк хезмәткә омтылыш уяту, табигатькә сак караш тәрбияләү;

Төп белем бирү өлкәсе: әвәләү;

Интеграль белем бирү өлкәләре: Сөйләм үстерү, физик тәрбия, әвәләү;
Күрсәтмә материал: тылсымлы тарма , алмагач рәсеме
Җиһазлар: Балалар саны буенча А5-ак төстәге алмагач ясалган кәгазь (рәсем яки аппликация); кызыл, сары, яшел төстәге пластилин кисәкләре, шулай ук шарга әйләндерелгән пластилин, пластилин куярга такта, салфеткалар

Әвәләләү алымнары бармак башы белән чеметеп алу , уч төбендә тәгәрәтү (1 нче ысул), басу
Сүзлек эше: алмагач, чеметеп
Алдан үткәрелгән эш: алмагач рәсемен карау

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше:

Балалар ярым түгәрәктә утыралар.Балаларга иртәнге кәеф теләү.
Хәерле иртә күзләрем
Хәерле иртә колакларым
Хәерле иртә кулларым
Хәерле иртә аякларым

Мотивация

Тәрбияче тылсымлы тарма таба

Тәрбияче: балалар бу тартмада нәрсә бар икән? Беләсегез киләме?(Балалар җавабы). Ләкин бу тылсымлы тартма аны ачар өчен безгә экрен генә өрергә кирәк.(Уртага җыелып әкрен генә балалар тартмага өрәләр)

Төп өлеш
Тәрбияче тартманы ачып агач рәсемен ала: карагыз, бу алма агачы, ләкин алмагачта нәрсәдер җитми, нәрсә җитми дип уйлыйсыз?(Балалар җавабы)

Тәрбияче: Әлбәттә! Алма җитми. Алма нинди?(балаларның җаваплары) дөрес зур һәм кечкенә. Алар нинди төстә? (балалар җаваплары)

Тәрбияче: алма нинди формада? (балалар җаваплары)

Тәрбияче: безнең алмагачта алмалар нинди төстә булыр?( Кызыл, сары, яшел). Агачта үсәчәк алма төсен сайлагыз һәм бер үк төсле пластилин алыгыз. Ясый башлаганчы ял итеп алыйк эле балалар.

Ял минуты

Әй, нәниләр, нәниләр
Ардык без дип әйтмиләр.
Аякларын күтәреп,
Матур итеп атлыйлар.1,2,3
Хәзер барабыз алга!1,2,3
Егылмыйча син атла!1,2,3
Хәзер барабыз артка,1,2,3
Егылмыйча син атла.

Тәрбияче: балалар пластилин белән эшләргә тотынганчы башта кулларыбызны җылытабыз.Ә хәзер кечкенә пластилин кисәген алабыз һәм чеметеп бәләкәй кисәк өзәбез, хәзер карагыз, мин ничек эшлим.( Күрсәтү). Уч төбендә шул кисәкләрне түгәрәк хәрәкәтләр белән әйләндерәбез. Бәләкәй шарчыклар килеп чыкты. Карагыз әле, шарчыкларны ничек тигезлим. Мин шарга басам һәм алма килеп чыкты. Хәзер агачка алманы тезәбез. Шулай итеп, агачка күп алма ясыйбыз һәм яхшы итеп аны беркетәбез. (Балаларның эшләрен күзәтәм, кирәк икән индивидуаль ярдәм итәм.)

Тәрбияче: менә шундый алма агачы килеп чыкты. Ә хәзер балалар сез дә алмалар ясагыз.

Практик эш: Балалар өстәл яннарына утыралар.Әвәли башлаганчы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәм. Балаларның эшләрен күзәтәм, кирәк икән индивидуаль ярдәм итәм.

Йомгаклау:

Индивидуаль тикшерү, балаларны мактау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

Ачык шогел: "Салкын кыш"

Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...