спортландия
план-конспект по физкультуре по теме

Спортландия  күңел ачу кичәсендә Салават исемле малай килә . Ул гел авырта шуңа күрә ул иптәшләрннән киңәш сорый Аңа иптәшләре һәркөнне спорт белән шөгыльләнергә кушалар. Син безгә карап тор, өйрән ? Салават иптәшләре күнегүләрне карап тора , әйе икән шул бер авырлыгы да юк икән . Мин моннан соң һәркөнне спорт белән шөгыльләнәчәкмен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sportlandiya.doc35.5 КБ
Microsoft Office document icon sportlandiya.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

СПОРТЛАНДИЯ

     Залга спорт киеменнән киенгән балалар керә.Ярымтүгәрәк ясап басалар кунаклар белән исәнләшәләр.Шулвакыт ишек шакыган тавыш ишетелә. Салават керә, исәнләшә.

         Алып баручы: Исәнме ,Салават. Нишләп йөрисең? Нигә болай киендең? Нигә борчулы?

         Салават: Кайгылыдыр шул йөзем. Авыртадыр башым, йөткерәм дә төчкерәм.

         Алып баручы: Нәрсә булды?

         Салават: Грипп...Грипп белән чирләдем!

         Алып баручы: Грипп... Авырып китүең бик кызганыч. Ә менә безнең балалр авырмыйлар.

         Салават: Авырмыйлар? Ә сәбәбе нидә соң?

         Алып баручы: Әйе, әйе, авырмыйлар. Сәбәбен беләсең килсә, әйдә, балаларның үзләрен тыңлап кара.

         1 нче бала: Иренмим беркайчан да:

                             Иртән торып басам да,

                             Физзарядка ясый башлыйм,

                             Тәрәзәмне ачам да.

Балалар музыка астында бер-бер артлы атлап баралар. Кулларын як-якка сузып.

         2 нче бала: Бер. Ике, өч! Бер, ике, өч!

                             Сулыйм да иркен итеп.

                             (сулыш алу күнегүен башкару)

         3 нче бала: Күкрәк киереп атлап китәм,

                             Кулны канаттай җилпеп.

                             (Атлап бару)

         4 нче бала: Чүгәлимен, торамын,

                             Башны уңга борамын.

         5 нче бала: Аннан сулга карыймын.

                             Һәм сикерә башлыймын.

         6 нчы бала: Шуңа күрә барыбызда

                             Сәламәт , йөзебез шат.

                             Сәламәт буласың килсә!

         Бергә:         Спортны ярат!

         Балалар каршысына туп тәгәрәп килә.

         7 нче бала: (сөенеп)

                             Матур да, күңелле дә.

                             Шаян безнең тубыбыз.

                             Бәйрәм күңелле узсын,

                             Хәзер бергә уйныйбыз.

                   “Минем күңелле тубым” – уены уйнала.      

         8 нче бала: Тәрбияче апа әйтә:

                            “Тәмле була ашарга!

                             Барыгыз да , әйдәгез,

                             Ярышларда уйнарга!”    

         Ярышлы уеннар:

  1. “Кубиклар арасыннан елан ясап йөгерү”

Максат: билгеләнгән урынга елан ясап йөгереп бару, кире килгәндә йөгереп килү.Җитезлек , төгәллекне үстерү.

  1. “Көнгерә”

Максат: тупны ике аяк арасына кыстырып сикерү,  гәүдә төз, сикерү алымын ныыту.

  1. “Кем комлы капчыкны еракка ыргыта”

Максат: капчыкны  уң хәм сул кул белән кәрзингә ыргыту , тигезлек саклау, ыргыту күнекмәсен ныгыту.

  1. “Тупны сикертеп алып бар”    

Максат: тупны ике кул белән сикертеп алып бару,  

         Хәрәкәтле уен:   “Казлар – аккошалр”

  1. “Кегляны ек”

Максат: 2-3 м ераклыкта 5-6 кегля куела, аралары 10-15 см, шарны тәгәрәтеп җибәрү, кегляларны егу.    

  1. “Кем аз адым ясый””

Максат: балалар рәткә тезелеп басалар, сигнал буенча зур адым белән йөрү , кем аз адым ясый шул җиңүче.

Җиңүче команда билгеләнелә.

         Алып баручы: Күрдеңме, Салават. Безнең балалар нинди өлгер, җитез, кыюлар! Шуңа күрә авыртмыйлар. Син дә күп хәрәкәтләнсәң, спортны яратсаң- авырмассың , сәламәт булырсың.

         Салават: Балалар сезгә бик зур рәхмәт, сезнең белән ярышып үземә көч, шатлык , яшәү теләге белән кайтып китәм.Саубулыгыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Путишествие в страну Спортландию

Спортивный досугЦель. Развивать у детей спортивный интерес.  Умение соревноваться в команде, болеть за команду.Материал и оборудование.Костюм Буратино. Загадки, напечатанные на листке бумаги. Обр...

Программа доп.образования секции "Спортландия" (игровая деятельность на тренажёрах для детей 6 - 7 лет)

Общеизвестно, что основы здоровья человека закладываются в детстве, поэтому сущность физкультурно-оздоровительной работы в ДОУ состоит в том, чтобы для каждого ребёнка дошкольного возраста выбрать п...

проект "Страна спортландия"

проект "страна - Спортландия". подготовительная группа...

ДЕНЬ ЗДОРОВЬЯ «СПОРТЛАНДИЯ»

ДЕНЬ ЗДОРОВЬЯ «СПОРТЛАНДИЯ»ПРОГРАММНОЕ  СОДЕРЖАНИЕ:    Формировать двигательную активность детей.    Укреплять физическое здоровье детей. Повышать сопротивляемость к...

«Путешествие в Спортландию. Навстречу Сочи 2014»

Конспект сюжетного занятия по ритмикедля детей подготовительной к школе группы...