Федераль дэулэт талэплэренэ нигезлэнеп мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга физик тэрбия биру
статья по физкультуре по теме

 

 

Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.

ФДТ-гомуми белем бирү прогрммасын тормышка ашыруда кирәк булган нормаларны билгели. Һәм ул балалар бакчаларының төп документы булып тора. Аның авторы Федина Нина Владимировна. Фдт га нигезләнеп һәр балалар бакчасы үзенең үз программасын төзи һәм ул төп ике өлештән торырга тиеш.

1.төп өлеш (обязательная часть)

2.Белем бирү процессын тормышка ашыручылар төзи,  димәк бу комплекслы тематик план.

Төп өлеш.  Балалар бакчаларында мәҗбүри үтәлергә тиеш һәм ул балаларның мәктәпкә үзерлеген тәэмин итә.

Программаның төп өлеше 6 өлештән тора:

1.Аңлатма язуы

2.Балаларның бакчага килү режимын оештыру

3.Белем бирү өлкәләренең эчтәлеге һәм ул үзе 10 өлешне эченә ала.

4.Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү планы

5.Балаларның белем күрсәткечләренең көтелгән нәтиҗәләрен планлаштыру

6.Мониторинг

Программаның икенче кисәге тәрбияченең төзелгән планнары: тәрбияче үз планында ФДТ программасының  80% чагылдырыга тиеш, 20% гына үзеннән өстәп иҗади эшли ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл federal_dult_talplre_yakyncha_2_el_elek_donya_kurde.docx17.36 КБ

Предварительный просмотр:

Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.

ФДТ-гомуми белем бирү прогрммасын тормышка ашыруда кирәк булган нормаларны билгели. Һәм ул балалар бакчаларының төп документы булып тора. Аның авторы Федина Нина Владимировна. Фдт га нигезләнеп һәр балалар бакчасы үзенең үз программасын төзи һәм ул төп ике өлештән торырга тиеш.

1.төп өлеш (обязательная часть)

2.Белем бирү процессын тормышка ашыручылар төзи,  димәк бу комплекслы тематик план.

Төп өлеш.  Балалар бакчаларында мәҗбүри үтәлергә тиеш һәм ул балаларның мәктәпкә үзерлеген тәэмин итә.

Программаның төп өлеше 6 өлештән тора:

1.Аңлатма язуы

2.Балаларның бакчага килү режимын оештыру

3.Белем бирү өлкәләренең эчтәлеге һәм ул үзе 10 өлешне эченә ала.

4.Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү планы

5.Балаларның белем күрсәткечләренең көтелгән нәтиҗәләрен планлаштыру

6.Мониторинг

Программаның икенче кисәге тәрбияченең төзелгән планнары: тәрбияче үз планында ФДТ программасының  80% чагылдырыга тиеш, 20% гына үзеннән өстәп иҗади эшли ала.

ФДТ- тәрбия һәм белем бирү процессын 10 өлешкә бүлеп карый:

1.Физик тәрбия:

-физик сыйфатларны үстерү

-төп хәрәкәтләр

-хәрәкәткә ихтыяҗны формалаштыру

2.Сәламәтлек өлкәсе:

-физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту

-культура-гигиена күнекмәләре

-Сәламәт яшәү рәвеше (вакытында ашау, вакытында йоклау....)

3.Куркынычсызлык өлкәсе:

-ПДД юл йөрү кагыйдәләре

-куркыныч ситуацияләр, куркыныч кешеләр

4.Социальләштерү өлкәсе:

-барлык уеннар да керә

-аралашу нормалары

-патриотик хисләр

5.Хезмәт өлкәсе:

-хезмәт эшчәнлеге үстерү

-кеше хезмәтенә һәм үз хезмәтенә бәяләмә

-зурлар хезмәте турында мәгълүмәт

6.танып белү өлкәсе:

-сенсор тәрбия

-тәҗрибә һәм тикшерү эшчәнлеге, конструирование, математика, тирә-юнь белән таныштыру

7.Аралашу өлкәсе:

-Сөйләм үстерү

8.Матур әдәбият өлкәсе:

-сөйләм теле үстерү

-картина буенча сөйләү.Көн саен тәрбияче балалрга 1 әдәби әсәр укырга тиеш.

9.Иҗади сәнгать өлкәсе.

-рәсем, аплекация, әвәләү

-балаларда иҗадилык арттыру

10.Музыка

ФДТ ның физик тәрбия бирү өлкәсенә тукталып китәм:

1.Беренче кечкенәләр төркеме:

Атнага 2 тапкыр физик тәрбия эшчәнлеге үткәрәм. Эшчәнлек барышында “Сәламәтлек”, “Куркынычсызлык”, “  Социальләштерү”, “Аралашу”,”Музыка”, “ Хезмәт” өлкәләре белән интегральләштереп үткәрелә.

1 кечкенәләр төркеме балалары бер-берсенә бәрелмичә йөрү, йөгерү күнекмәләрен эшли белергә,ике аякта кушаяклап алга сикерергә, тупны тотарга, күчерергә, куярга, ыргытырга, тәгәрәтергә, 4 аяклап үрмәләргә, бау астыннан үрмәләп чыгарга, идәндә торган бүрәнә аша чыга белергә тиешләр.

2.II кечкенәләр төркеме балаларына физик тәрбия эшчәнлеге  атнага 3 тапкыр уздырыла.Шул ук өлкәләр белән интегральләштерп уздырыла. Алдан өйрәнгәннәрдән тыш 2 кечкенәләр төркеме балалары бирелгән юнәлештә аякларны сөйрәми туры йөри белү, тәрбияче күрсәткән юнәлешкә тигезлек саклап юнәлешне үзгәртеп темпны үзгәртеп йөгерә белү. Чикләнгән җирлектә предметлар аша атлап йөргәндә, йөгергәндә тигезлек аклый белү, ирекле ысул белән гимнастик стенкага менә белү, урыннан ераклыкка 40 см дан да ким сикермәү һәм сикергәндә көч белән  этелә белү. Билгеле бер юнәлештә 1.5 м тупны тәгәрәтү, тупны күкрәк яныннан 2 кул белән ыргыта белү, баш артыннан ыргыта белү, тупны идәнгә бәрә белү, рәттән 2-3 тап.өскә ыргыту һәм тоту, уң һәм сул кул белән 5 м дан да ким булмаган озынлыкта предмет ыргыта белү.

3.Уртанчылар төркеме балаларына физик тәрбия эшчәнлеге  атнага 3 тапкыр уздырыла.Шул ук өлкәләр белән интегральләштерп уздырыла.

Ыргытканда дөрес башлангыч торышка баса белү, төрле ысуллар белән предметны уң һәм сул  кул белән ыргыта белү, идәнгә тупы 5 тап. Бәреп тора белү, 1.5 м ыргытылган тупны тота белү, колоннада берәрләп, парлап, шеренгага, түгәрәккә баса белү, бозлы юлдан 5 м шуып бара белү, 500м араны шуып бара белү, чаңгыда тауга менә белү, ян-якка атлап борыла белү. Пространствода ориентлаша белү, уң сулны таба белү, хәрәкәтләрне дөрес  һәм матур итеп эшли белү.

4.Зурлар төркеме  балаларына физик тәрбия эшчәнлеге  атнага 3 тапкыр уздырыла. Шул ук өлкәләр белән интегральләштерп уздырыла.

Җиңел ритмлы гәүдә өлешен дөрес тотып йөри һәм йөгерә белү, гимнастик стенкага 2.5 м га тизлекне үзгәртеп менә белү, 20 см биеклектәге йомшак җирлеккә сикереп менү, билгеләнгән урынга 30 см биеклектән сикереп төшә белү, урыннан 80 см сикерә белү. Йөгереп килеп 100 см сикерү, йөгереп килеп 40 см биеклектәге бау аша сикерү, уң һәм сул кул белән предметны 5-9 м ыргыту, 3-4 м ераклыктан вертикаль, горизонталь максатка ыргыту, тупны өскә, җиргә ыргыту һәм 1 кул белән тота белү, җиргә 10 тап. Тупны бәреп тора белү.1 колоннадан,3ле. 4ле колоннага тезелә белү, тигезләнә белү, чаңгыда 2 км йөри белү, чаңгыларны карый белү, самакатта йөри белү, спорт уеннары: баскетбол,бадментон, футбол, хоккей элементларын уйный белү, йөзә белү.

5.Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына физик тәрбия эшчәнлеге  атнага 3 тапкыр уздырыла. Шул ук өлкәләр белән интегральләштерп уздырыла.

Бөтен төп хәрәкәтләрне эшли белү, 40 см биеклектән йомшак җирлеккә сикереп төшә белү, урыннан 100 см сикерә белү, йөгереп килеп 180 см, йөгереп килеп 50 см биеклеккә сикерә белү, һәм сикергәндә йомшак төшә белү, озын һәм кыска сикергеч аша төрле ысуллар белән сикерә белү.

1 кг авырлыктагы тупны бер-берсенә ыргыта белү, предметларны максатка төрле төп торыштан ыргыта белү, 4-5 м ераклыктан горизонталь, вертикаль максатка тидерә белү, уң һәм сул кул белән ыргыта белү. Хәрәкәт итүче предметка ыргытып тидерү, 3-4 колоннага баса белү, йөргәндә 2-3 түгәрәк ясый белү, шеренгадан 2 шәрләп баса белү, хәрәкәт иткәндә интервал саклый белү, физик күнегүләрне билгеләнгән темпта ритмлы һәм төгәл эшли белү, чаңгыда 3 км йөри белү, тауга менү, таудан төшкәндә тизлекне киметеп туктый белү,.Спорт уеннары: Зурлар белән чагыштырганда 1 уен арта, өстәл теннисын уйный белергә тиешләр, 15 м йөзә белү.

  Физик тәрбия эшчәнлеге музыка эшчәнлегендә дә, прогулка вакытларында да һәм иртәнге гимнастикада да интегральләштереп үткәрелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

доклад "Экологик тэрбия биру"

Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тэрбия бирү  тора. Балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, узара я...

Мэктэпкэчэ яшьтэге балалар усешендэ уеннарныц эхэмияте

Иц житди шегыльне до балалар ечен кызыклы, мавыктыргыч итеп уткэру, укыту-тэрбия биру процессында теп бурычларньщ берсе.К. Д. Ушинский...

"Кече яшьтэге балаларга бармак уеннары"

Кече яшьтэге балаларда сойлэм теле, авазларны дорес, анлаешлы итеп эйту бик авыр процесс. Эти-Энилэр нилектэн шулай булуын анламыйлар. Бармак уеннары, вак моторика уеннарынын булмавы яки аз кулланылуы...

“Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы.

ldquo;Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы....