“Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы.
календарно-тематическое планирование (подготовительная группа)

Алимова Резида Решитовна

“Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                       

Уткэру вакыты

              Шогыль .Максат

Дидактик уеннар .Сожетлы уеннар .

Сентябрь

1.Әйләнә-тирә белән таныштыру. Тема: “Тәмле сүз-җан азыгы”. (140 бит)

Максат :.Уй-фикерләрен, уйларын тартынмыйча, үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм тыңлый белү күнекмәләрен тәрбияләү.  Балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен үстерү. Балаларны төрле ситуацияләрне бәяләргә, аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.

2  Тема: Хикәя эчтәлеген сөйләү: В.Осеева. “Тылсымлы сүз”.Максат : Матур әдәбият аша балаларның сөйләмендә ягымлы сүзләр куллануларына ирешү.  Балаларның хәтер сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3Тема : .Р.Бәшир “Мин бит татар егете” әсәрен уку. Максат: туган як белән горурлану хисе тәрбияләү. Матур әдәбит белән таныштыру.

4 Тема :.Г.Гәллямованың “Авылым өйләре” шигыре белән таныштыру. Максат: Балаларда язучыларыбыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аларга карата ихтирам тәрбияләү

5Тема:.“Татарстан буйлап сәяхәт”. Татарстан шәһәрләренең  ( авылларының ) үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү хисе тәрбияләү. Татарстан шәһәрләре (авыллары ) турында белемнәрен киңәйтү,  кызыксыну чараларын, хәтер сәләтен үстерү.

6.Индивидуаль эш.Тизәйткечләр әйтү. Авазларны дөрес әйтүне формалаштыру.

1. Дид.уен: “Бу кешеләр кем булып эшли?” Максат: зурлар хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтү, китапханәче һөнәре турында сөйләшү  (рәсемнәр буенча).

2.Дид.уен: “Ел әйләнәсе”.  Максат: ел фасылларының        бер-бер артлы килүләре турында  күзаллауларын ныгыту; фикер йөртүләрен, бәйләнешле сөйләмнәрен  үстерү. (Үстерешле уеннар 69 б)

Октябрь.

1.Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатыннан Тема: А.Алишның “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятен уку.

2.Тема: А.Алишның әкиятләренә нигзләнеп, татарча мултьфильмнар барлыгын әти-әниләргә җиткерү, аларны бергәләп карарга тәгъдим итү.

3.  Тема: Сәхнәләштерү . ”Куян кызы” (балалар белән).

Максат: А.Алиш әкияте бенча балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Сәламәтлек зур байлык төшенчәсен аңлату.

4.Рәсем буенча хикәя төзү. “Көзге эшләр”.

5 .“Сөмбелә” бәйрәмен үткәрү. “Көзге муллык” дигән темага күргәзмә оештыру.

6.Индивидуаль эш.Тизәйткечләр әйтү. Авазларны дөрес әйтүне формалаштыру.

1.Сюжетлы-ролье  уен : ”Урман буена сәяхәт”. Максат: урман турындагы белемнәрен ныгыту, урманның кешеләр өчен файдалы якларын ачыклау,сойлэп анлатуларына ирешу.

2 Дид.уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит ! ”.  Максат : балаларны логик фикерләү сәләтен, кызыксанучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.   

Ноябрь

1Матур эдэбият белэн таныштыру Тема:  В.Хайруллина “Олы кунаклар” әсәре белән таныштыру Максат :яна эсэр белэн танышу.балаларнын игьтибарлылыкларын арттыру,сузлек остендэ эш

2. Энгэмэ. Әбиемнең серле сандыгы.  Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү. Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә парлы,  кушма,  ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру.

3.Сойлэм телен устеру .Тема:  Минем гаилэм”.Максат:  Балаларда гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп.

4 .“Зирәк вәзир” әкиятен аудио язмада тыңлау. Максат: балаларны татар халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү, кызыксынучанлыкларын үстерү.

5.Индивидуаль эш.Тизәйткечләр әйтү. Авазларны дөрес әйтүне формалаштыру

1Сюжетлы-рольле  уен : ”Өйле”. Максат: балаларның мөстәкыйль рәвештә уеннар оештыра белү сәләтен үстерү, үз-ара аралашуларына игътибар итү.

2.Дид.уен. “Минем өем”,  картиналар буенча эш. Максат: сойлэм телен устеру.

3.Сузле кумэк уен:  “Бу дустың белән күреш”.  балаларның күмәк уеннарда актив катнашуларына ирешү, дуслык хисе тәрбияләу, сойлэм телен устеру. (Әй уйныйбыз, уйныйбыз...172б)

Декабрь

1 Матур әдәбит белән таныштыру.Тема:  Р. Валиева “Кәләпүшем, кәләпүш”. Максат:Балаларда  матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган: нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.

2.Эйлэнэ – тирэ белэн таныштыру.Тема: Килеп җитте матур кыш. Максат: Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфатлары  тәрбияләү. Чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү. Балаларның  кыш, кар үзенчелекләре  турында белемнәрен баету.

3. А.Алишның“Сер тотмас үрдәк” мультфилильмын карау. Максат: балаларны “сер саклау” төшенчәсен аңлату.

4. Индивидуаль эш.Тизәйткечләр әйтү. Авазларны дөрес әйтүне формалаштыру

1 Дид.уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит ! ”.  Максат : балаларны логик фикерләү сәләтен, кызыксанучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2. Күмәк уен:  “Түбәтәй”.  Максат : балаларның җитезлеген үстерү, җәзаны төгәл үтәүләренә ирешү.

3. Сюжетлы-рольле  уен : ”Аулак өй”. Максат: балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, горурлык хисе тәрбияләү.

Январь

1Рәсем буенча хикәя төзүТема: . “Йорт хайваннары.  Ат белән колын”.Максат:  Балаларның үз фикерләрен башкаларга төгәл итеп җиткерә, бер- берсен тыңлый белү сыйфатларын тәрбияләү. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, бәйләнешле сөйләмен үстерү. Рәсем буенча эзлекле хикәя төзү, җөмләдә сүзләрне яраштырып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру.

  1. 2Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.Тема:  “Үрдәк беренчелекне алган”. Максат: Әкият геройларының гамәлләре аша төрле начар сыйфатларга: мактануга, кыланчылыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. Балаларны игътибар белән тыңларга, сорауларга тулы җөмләләр ярдәмендә җавап бирергә күнектерү, иҗади уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.
  2. 3.Эйлэнэ тирэ белэн танышу. Тема:“Кыргый хайваннар” рәсемнәр карау. Максат: балаларның экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфатларын тәрбияләү.
  3. 4. Индивидуаль эш.Тизәйткечләр әйтү. Авазларны дөрес әйтүне формалаштыру

1Күмәк уен: “Куркак тычканнар” . (Әй уйныбыз, уйныбыз. 103 бит). Максат: балаларны уен күнегүләрен сәнгатьле итеп күрсәтә белүләренә ирешү.

2. Кроссворд “Кыргый хайваннар”  турында табышмаклар әйтү. Максат: балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү.(Туган телдә сөйләшәбез 196 бит)

Февраль.

1 Матур әдәбит белән таныштыру. Тема: Г.Юнысова “Светофор”әсәрен уку. Максат:  сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренә төшендерү сойлэм телен устеру.

2.Эйлэнэ-тирэ белэн таныштыру.Тема: .“Шәһәр урамнары” рәсемнәр карау. Максат: балалар белән шәһәр һәм авыл  урамнарын чагыштыру. “Юл билгеләренә” игътибар итү.

3.Сойлэм телен устеру. Тема:  “Хәрби кешеләр” рәсемнәр карау. Максат: балаларны “Ватан”, “Ватанны саклаучылар” төшенчәсе белән таныштыру

4. Күңел ачу чарасы : “Яшь солдатлар без” (Ике командаларга бүленеп эстафета). Максат: балаларда ир-атларга, гомумән, Ватанга мәхәббәт, горурлану хисләре тәрбияләү. Ватанны саклаучы хәрби гаскәр торләрен ныклап истә калдыру. Аларга карата хөрмәт тәрбияләү.

5.Энгэмэ Тема:Безне кем жырларга ойрэтэ” Максат: Балаларда борынгы бабаларыбыз  уйнаган уен коралларына карата кызыксыну, сакчыллык сыйфатлары тәрбияләү. Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен  үстерү. Музыка җитәкчесенең хезмәте турында белемнәрен тирәнәйтү.

1.Сюжетлы-рольле  уен : ”Автобуста сәяхәт”. Максат: балаларның мөстәкыль рәвештә уеннар оештыра белү сәләтен үстерү, үз-ара аралашуларына игътибар итү.

2. Дид.уен: “Кемгә нинди эш коралы кирәк? ”.  Максат : балаларны логик фикерләү сәләтен, кызыксанучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 

Март

1. Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру .Тема:  М.Мазуновның “Яз килә” әсәре белән таныштыру.(Балачак аланы. 281б)Максат: Яна эсэр белэн танышу, баларнын суз байлыгын баету, игьтибарлылыкларын ныгыту.

2Сойлэм телен устеру: .Тема  “Исәнмесез, кошкайлар”. Максат: Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  сыйфатлары   тәрбияләү.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.  Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен  камилләштерү, суз  байлыкларын устеру.

3. Эйлэнэ- тирэ белэн танышу. Тема :Эчтәлекле рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү. “Яз. Сыерчыклар”. Максат :   Балаларда табигатькә, кошларга карата сак караш, миһербанлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү. Балаларның монологик сөйләмен, фикерләрне мөстәкыйль әйтә белү сәләтен үстерү. Балаларның сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен камилләштерү.

4. Индивидуаль эш.Тизәйткечләр әйтү. Авазларны дөрес әйтүне формалаштыру

1. Күмәк уен: “Нардуган”. Максат: балаларның табигать күренешләре  турындагы белемнәрен ныгыту; халык авыз иҗатына кызыксыну уяту. (Үстерешле уеннар. 79 б).

.2 Дид.уен: “Табышмак әйтәм –җавабын көтәм”  (йорт җиһазлары).  Максат : балаларның логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

3 Дид.уен: “Кошлар кайда  яши? ”.   Балаларны логик фикерләү сәләтен, кызыксанучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Апрель

1.Әйләнә-тирә белән таныштыру. Тема:  “Нәрсә ул кояш системасы?” Максат: Тирә- юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль актив иҗади шәхес тәрбияләү. Балаларның аралашу осталыкларын, вакыйгаларның яңа эзлеклелеген төзү күнекмәләрен үстерү. Балаларның кояш системасы  турындагы белемнәрен камилләштерү.

2  Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру .Тема: Г. Гыйль манов   “Чүмеч йолдыз”   әсәре белән таныштыру. (264 б) : “Ю. А. Гагарин- беренче космонавт”.    Максат :    Балаларда уен барышында ярдәмләшү, бер- береңә булышу күнекмәләре тәрбияләү.. Балаларның кызыксынучанлык, алган белемнәрен мөстәкыйль куллана белү сәләтен үстерү.   Балаларның беренче космонавт Ю. А. Гагарин, космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру. Фикер алышу.

3 Сойлэм телен устеру. Тема:  “Сәламәтлек- зур байлык”. Максат:  Чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату, чисталыкка омтылыш тәрбияләү. Игътибарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү. Балаларны сөйләмдә төрле сүз төркемнәрен мәгънәсе буенча аңлап, төгәл кулланырга өйрәтүне дәвам итү.Ватанны саклау теләге, әтиләре белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларның уй- фикерләү сәләтен камилләштерү.  Балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү

4 Матур әдәбит белән танышту.Тема:  Ф. Яруллин “Сорау һәм  җавап ”әсәрен уку. Максат:  сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренә төшендерү. 

5.Сойлэм телен устеру. Тема:  В.Монасыйпов “Шифалы табиблар” Максат: Табигатькә, урманда үсүче үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү. Бәйләнешле, эзлекле итеп әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен үстерү.Туган ягыбызда үсүче дару үләннәренең файдалы үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүне дәвам итү.

6 Матур эдэбият белэн таныштыру. Тема: . Г.Тукай иҗаты. Максат: Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү. Балаларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү. Таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү

1.Сюжетлы-рольле  уен : ”Очучылар”. Максат: балаларның мөстәкыйль рәвештә уеннар оештыра белү сәләтен үстерү, үзара аралашуларына игътибар итү

2. Сюжетлы-рольле  уен : ”Табиб чакырдык”. Максат: уен өчен кирәкле корылмаларны күмәкләшеп төзергә, алда торган эшне бергәләшеп планлаштырып эшләргә өйрәтү. .

3Уен: “Кояш, һава, су – безнең якын дуслар”.  Максат: балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү.(Туган телдә сөйләшәбез 227бит)

4.Дид.уен: “Табышмак әйтәм –җавабын көтәм”. (гигиена кирәк яраклары турында) Максат : балаларның логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

МАЙ

1.Эйлэнэ тирэ белэн танышу.Тема:Мэнгелек утка экскурсия. Максат : Авылыбыэнын Боек Ватан сугышында катнашуылары һэм һэлак булып кайта алмыйча калган батырлары турында сөйләп анлату. Алар истәлегенә  шигырьләр сөйләү.

2.Сойлэм телен устеру. Тема: “Алар безгә җиңү бүләк итте”.Максат:  Патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен  киңәйту

3. . Матур эдэбият белэн танышу Тема: Б.Рәхмәт. “Мәктәпкә.”   Максат: балаларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.Баларның хәтерен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  Балаларның мәктәп турындагы белемнәрен баету, укырга теләк уяту

. 1Үстерешле уен: “Без барабыз мәктәпкә”.  Максат: Белем алуга омтылыш уяту.Сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү. Балаларның мәктәп турында күзаллауларын киңәйтү.

2. Сюжетлы-рольле  уен : ”Мәктәп”. Максат: балаларның мәктәп турындагы белемнәрен баету, аралашу күнекмәләрен камилләштерү

 

                   

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Федераль дэулэт талэплэренэ нигезлэнеп мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга физик тэрбия биру

Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.ФДТ-гомуми белем бирү пр...

Доклад "Милли балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру"

Доклад "Милли балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру"...

Балалар бакчасында ата-аналар белән эшләү буенча перспектив план.

Катнаш төркемдә ата-аналар белән эш өчен уңайлы, кыскача эш планы...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

Мэктэпкэчэ яшьтэге балалар усешендэ уеннарныц эхэмияте

Иц житди шегыльне до балалар ечен кызыклы, мавыктыргыч итеп уткэру, укыту-тэрбия биру процессында теп бурычларньщ берсе.К. Д. Ушинский...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...