доклад "Экологик тэрбия биру"
статья по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Сахабиева Фирая Зуфаровна

Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тэрбия бирү  тора. Балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, узара ярдәмләшү, рухи сафлык, хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбиялим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx31.2 КБ

Предварительный просмотр:

  Экологик тэрбия бирү  .

         Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тэрбия бирү  тора. Балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, узара ярдәмләшү, рухи сафлык, хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбиялим.

 

                                   И күңелле җәй көнендә -

                                     Табигать кочагында.

                                     Менә шуны истә тоту

                                     Кирәктер шул чагында:

                                       Агачларны сындырмагыз.

                                       Кош оясын ватмагыз,

                                       Суларны да пычратмагыз,

                                       Пыяла чүп атмагыз.

                                       Эссе чакта, коры чакта

                                       Урманда ут якмагыз.

                                       Табигать ул безнең әни

                                       Табигатьне саклагыз!

                                                                    

                                                                     И.Рәҗәпова

   Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән үк башлана. Балалар бакчасында моңа нигез салына. Эчә торган суыбыз, сулый торган  һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре  дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчада экологик  тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Экологик тәрбия бирү  программа нигезендә алып барыла. Программа үзебезнең төбәктәге шартлар, үсемлекләр, хайваннар, табигатьне исәпкә алынып төзелде. Ул дүрт өлешкә бүленгән:

1.Кеше һәм табигать.

2.Тере табигать.

3.Үсемлекләр дөньясы.

4.Әйләнә-тирә мохитне саклау.

Һәрбер иртә бакчада түбәндәге шигырь юллары белән башлана.

 

Хәерле иртә, агачлар...

                                               Хәерле иртә, кошлар.

Хәерле иртә, табигать

                                                 Хәерле иртә, дуслар!

   Бакчабыз авыл үзәгендә урнашкан. Бакчаның ихатасы агачлар, куаклар белән әйләндереп алынган. Каен, юкә, чаган, тополь, миләш, чыршы – һәммәсе дә бар. Җимеш агачлары да күп: чия, каргыган, кура җиләге. Агачлар, куаклар һәм яшел чирәм белән хәзурланып, кошларны күзәтеп үсә безнең балалар.

  Бакчаның капка янында чәчәкләр үстерәбез. Балалар белән бергәләп утыртабыз, шытып чыгуын күзәтәбез, бергәләп су сибәбез. Даими рәвештә табигатькә экскурсияләр оештырабыз. Елның һәр фасылына күзәтүләр план нигезендә алып барыла. Җәй буе кошларның матур сайравын, бала чыгарып очарга өйрәнүләрен күзәтәбез.

Табигать кочагында, саф һавада оештырган уеннар, дидактик уеннар балаларның белемен тирәнәйтә, уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыра. Балалар саф һавада уйнарга бик яраталар. Газоннарда кече тәрбиячеләрнең тырышлыгы белән бик күп төрле чәчәкләр үсә. Тәрбиячеләр балаларга чәчкләрнең исемнәрен өйрәтәләр, аларның шытып чыгуын. үсүен, чәчәк атуын күзәтәләр, чәчәкләреннән, яфракларыннан танып белергә өйрәтәләр.

   Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда ел буе салкын яңгырлы көзме ул, кар-буранлы кышмы, һәрвакыт яшеллек, матурлык. Бу урын һәрвакыт балаларга табигать турында, аның матурлыгы турында, аны якларга, сакларга  һәм һәрвакыт кайгыртып торырга кирәклеген исләренә төшереп тора.

   Бүлмәдә балаларны табигать белән таныштыру  өчен табигать почмагы ясадык. Анда балаларның яшьләренә карап белергә тиешле гөлләр үстерәбез. Гөлләр үсеше өчен кирәкле шартларны балалар зурлар төркемендә инде бик яхшы үзләштерделәр.

   Балалар бик теләп гөлләрне карыйлар. Бу тәҗрибә ярдәмендә дә, шөгыльләрдә дә ныгытыла. Үстергән суганнарны юып балалар көндезге ашларына салып ашыйлар.

  Бакчада җимеш агачлары да байтак: алма, чия, кара һәм кызыл миләш, балан, карлыган, кура җиләге үстерәбез.Балалар агачларны, яфракларны, танып беләләр, чәчәк атуын, үсуен күзәтәләр.Җәй буе үзебезнең җиләк-җимешләрне балаларга ашатабыз, компотларын ясап эчертәбез, кышка варенье әзерлибез.

  Уен участогы хәтфә кебек яшел. Анда болын, урман үләннәре барысы да бар. Кар эреп беткәч тә, иң беренче  чыккан тузганакларны да, дару үләннәрен дә, әрекмән, ромашка, үги ана яфрагын, бәбкә үләнен дә күзәтәбез.Тузганак турында балалар түбәндәге шигырьләрне өйрәнделәр:

 

 

Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым,

                                                Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып

Тәме исең китәрлек.

    Экологик сукмак бакчаның капкасыннан керү белән үк башлана.

Күзәтү өчен тугыз тукталыш билгеләдек. Тукталышларда агачлар,куаклар, чәчәкләр, кошлар, бөҗәкләр, яланаяк йөрерлек кыр үләннәре дә бар. 

     Чүп үләннәре, алардан арыну һәм хезмәтне  оештыру балаларга экологик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Балалар бик теләп кишер, чөгендер, суган түтәлләре араларын утыйлар, төпләрен йомшарталар.Чүплерен чиләккә җыеп тутырып контейнерга илтеп бушаталар.

   Балаларда бакчада зурлар белән берлектә хезмәт итеп өлкәннәр хезмәтенә карата хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияләнде.

  Бакча территориясендә кечкенә күлчек ясалды, мини-бассейн төзелде, территория эстетик зәвык белән бизәлде, чәчәклекләр булдырылды. Балаларыбыз күп кенә күчмә кошларның һәм кышлаучы кошларның исемнәрен беләләр. Көз көне төркем-төркем китүче кошларны күзәтәбез. Балалар аларны исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калалар.

   Көз көне үләннәр саргаеп, кибеп юкка чыккач, кояш сирәгрәк елмаеп, җир суына башлауга, бөҗәкләр кимүенә игътибар итәбез. Балаларга табигатьтә бар нәрсәнең дә тыгыз бәйләнештә бәйләнештә булуын аңлатабыз.

  Кыш көне дә күзәтүләрне дәвам итәбез. Безнең якта кышлаучы кошларның тормыш-көнкүрешләре белән балаларны таныштырабыз.   Кошларның кыш көне ризык таба алмауларын, шуңа күрә аларга ризык куярга кирәклеген аңлатабыз. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар ярдәме белән кошларга кышкы сыуклар чорында туклану өчен җимлекләр ясатылды. Ата-аналар белән берлектә балаларга кошлар – безнең дусларыбыз булуын, аларны сакларга кирәклеген төшендерәбез.

  Үзебез тәрбияли торган балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, ишетә, аның белән соклана белергә өйрәтү,һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтлелек, җанлы һәм җансыз табигатьне саклау, яклау хисе тәрбияләүне максат итеп куйдым. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра. Кояш чыгуын, батуын, агач яфракларының шаулавын, елгаларның агуын тыңлап үскән бала гына табигатьнең иң якын дусты була ала. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, ягъни соклану – сокланмавы, аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә булуы хакында сөйли.

   Бакчаны әйләндереп алган агачлар, куаклар, һәммәсе дә балаларны табигать белән таныштыруда зур булышлык ясый.

   Елның теләсә кайсы вакытында агачларны, куакларны, кошларны һәм үләннәрне күзәтә алабыз. Матур-матур күбәләкләрне, юкәгә очып килгән бал кортларын, тырышып эшләп һөргән кырмыскаларны һәм башка төрле күп бөҗәкләрне күзәтү оештырыбыз. Күзәтүләр вакыты бик күңелле үтә, балалар күп сораулар бирәләр.

 

  Күзәтү вакытындагы өйрәнгән табышмаклар, сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр зур әхәмияткә ия, чөнки алар балаларны тагын да кызыксындырып, оештырып җибәрәләр. Матурлыкны күрергә генә түгел, сакларга да өйрәтәбез. Табигатьтәге бәйләнешне, елгаларыбызны, күлләребезне, болын, урманнарны, барлык тереклек иясен күз карасыдай сакларга өйрәтәбез. Табигатькә сак караш тәрбияләү максаты белән халык авыз иҗатын киң кулландым. Балалар белән мәкальләр, әйтемнәр, такмазалар, табышмаклар бик күп өйрәндек. Тереклек ияләренә, табигатькә карата шулай мәрхәмәтле, ярдәмчел, изге җанлы булырга өйрәтәбез.

  Рәсем шөгыльләрендә табигатьне чагылдырган рәсемнәр ясыйбыз.

 Сөйләм теле, экология шөгыльләрендә табигатькә бәйләнешле хикәяләр, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз. Шөгыльләрдә, шөгыльләрдән тыш вакытларда бик күп уеннар өйрәндек.

 Музыка җитәкчесе Хамматуллина В.П. белән берлектә күңел ачу кичәләре, бәйрәм иртәләре даими үткәреп торабыз. Мәсәлән, “Алтын көз”, “Яңа ел”, “Нәүрүз”, “Ямьле җәй”, “Уңыш бәйрәме”, “Чишмә буенда” һ.б. Балаларны сулыкларны, чишмәләрне, болын, яланнарны чүпләмәскә, ял итәргә баргач.тирә-якны сакларга кирәклеге турында аңлатабыз. 

Без – кешеләр, җир йөзендәге барлык тереклек ияләре, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр – табигать балалары.

Бер- беребезне саклап, кадерләп яшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дэулэт талэплэренэ нигезлэнеп мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга физик тэрбия биру

Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.ФДТ-гомуми белем бирү пр...

Укыту-тэрбия эшен планлаштыру

Сентябрь3 нче атна (18.09. – 22.09.) - ”Көз байлыклары“....

Экологик тэрбия буенча зурлар торкемендэ шогыль.

Балаларга экологик тэрбия биру буенча материал....

Экологик тэрбия

Балаларны табигатьне сакларга ойрэтэбез....

Уртанчылар төркемендә экологик тэрбия буенча шөгыль "Тылсымлы су".

Балалар белән тәҗрибәләр үткәрү. Суның нинди булуын ачыклау....

Әхләки-патриотик тәрбиә биреү буйынса белем биреү эшмәкәрлеге.

Тыуған ергә ҡарата һөйөү,тоғролоҡ тәрбиәләү,тыуған яҡтың тәбиғәтенә ҡарата һаҡсыл ҡараш булдырыу,уны бысраныуҙан,ҡыйралыуҙан һаҡларға өйрәтеү....