Уртанчылар төркемендә экологик тэрбия буенча шөгыль "Тылсымлы су".
опыты и эксперименты по окружающему миру (средняя группа)

Балалар белән тәҗрибәләр үткәрү. Суның нинди булуын ачыклау.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Эшчәнлек барышы

Балалар тезелеп керәләр, паласка басалар.

Балалар, шөгылебезне башлыйбыз.  

- Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә, апа!

- Хәерле иртә, апалар!

- Балалар, табигатьне дә сәламлик әле:

- Хәерле иртә, табигать!

  Хәерле иртә, кошлар!

  Хәерле иртә, агачлар!

  Хәерле иртә, дуслар!

- Бер-беребезгә карап елмаябыз.

Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм :

Без җыелып торган күлләвектә,

Иделдә һәм диңгездә,

Каткан боз кисәгендә,

Урманның томанында,

Кайнап чыккан чәйнектән

Чыгабыз без пар булып,

Чәй, шикәр салсаң безгә

Әйләнәбез баллы чәй булып.

Сүз нәрсә турында бара?

Б: Су турында.

Т: Дөрес, без бүген су турында сөйләшербез. Аның үзенчәлекләре б-н танышырбыз. Искә төшереп үтик әле, су кешеләргә ни өчен кирәк?

Б. Эчәр өчен  һ.б

Т:Балалар карагыз әле безгә кунакка кем килгән. Балалар бу су кызы, ул безне Суның үзенчәлекләре белән танышу өчен  үзенең тылсымлы су патшалыгына чакыра . Сез ризамы?

Йомшак суны алабыз,

Күзләребезне йомабыз,

Рәхәтләнеп уйный-уйный

Су патшалыгына барабыз.

(Өстәлләр янына барып басабыз.)

 

Т: Б-р, карагыз әле сезнең алда 2 стакан - берсендә су, икенчесендә –сөт. Без суның нинди булуын ачыклыйбыз.

Б: Су – чиста, үтә күренмәле.

Т: Нигә сез алай дип уйлыйсыз?

Б: Суда предметлар күренә, ә сөттә күренми .

Т: Ә хәзер күз алдыгызга китерегез: балыклар сөттә йөзсә нишләрләр икән?

Б: Үләләр.

Т: Балыкларга чиста су кирәк. Ә суның тәме бармы? (Эчеп карау)

Б: Юк.

Т: Ә суга берәр әйбер кушсак тәме барлыкка киләме?

Б: Әйе.

Т: Ә суның исе бармы?

Б: Суның исе юк (Иснәп карау)

Т: Ә хәзер сулы стаканны алыгыз да икенче стаканга салыгыз. Су нишли? Әйе, балалар, су ул-сыеклык.Ул ага.Аны төрле савыт-ларга салырга да ,агызырга да мөмкин

Т: Димәк, су белән нишләп була?

Б: Юынып, эчеп, сибеп була.

Т. Балалар суның төсе юк, ләкин ул аны үзгәртә ала.Әйдәгез бергәләп  тикшереп карыйк әле.Сезнең каршыгызда буяу-лар.Пумалаларга буяу алып суга салыйк әле.Су төрле төскә керде.Димәк,су төссез булса да ,буяу кушкач ,төсен үзгәртә икән. Алинә, синең суын нинди төскә керде?

Б. Яшел, кызыл, зәңгәр

Т. Ә хәзер,бераз ял итеп алабыз. Килегез әле бирегә.

Йомшак су, йөгерек су,

             Син мине чиста ю,

             Бер тап та калмасын,

             Битләрем аллансын,

             Кулларым агарсын,

             Тешләрем тазарсын…

             Авызым елмайсын,

             Колагым тыӊласын,

             Йомшак су, йөгерек су!

             Һәммәсен чиста ю!

 

Т: Ә хәзер, әйдәгез, искә төшереп үтик әле. Урамда салкын, су нишли салкында?

Б: Бозга әйләнә.

Т: Боз нинди?

Б: Боз каты, шома, салкын.

Т: Җылыда боз нишли?

Б: Эри.

Т: Ә хәзер, әйдәгез, термосны алабыз. Без нәрсә күрәбез?

Б: ПАР.

Т: Ә пар нәрсә ул?

Б: Су.

Т: Дөрес, б-р, пар – ул су. Моны белер өчен без көзге алабыз да парга куябыз. Көзгедә су җыела.

Без сезнең белән парның су булуын күрдек. Ул ПАР халәтендә. Кабатлыйбыз: ПАР халәтендә.

Т. Булдырдыгыз, балалар, менә монда төрле-төрле рәсемнәр бар, шуларны җыек әле. Синең рәсемендә нәрсә ясалган?

Б. Кыз.

Т. Кыз нишли?

Б. Кыз су эчә

Т. Димәк, су безгә эчәр өчен кирәк. Самира, синең рәсемеңдә нәрсә ясалган?

Б. Малай

Т. Малай нишли?

Б. Малай чәчәкләргә су сибә

Т. Димәк. Чәчәкләргә дә су кирәк.Булдырдыгыз, балалар

Карагыз әле, балалар монда бер хат бар.  Кемнән икән ул?

Әйе, бик дөрес кәҗәдән һәм кәҗә бәтиләреннән икән бу хат.

Әйдәгез, хатны укыйк әле.

“Исәнмесез, балалар, безне зинһар өчен коткарыгыз, безнең арттан бүре куа, ә без ярның икенче ярына чыга алмыйбыз, бәлки безгә көймә ясарга булышырсыз?”

Балалар, кәҗәгә һәм кәҗә бәтиләренә көймә ни өчен кирәк?

Б. Ярның икенче ягына чыгу өчен.

Т. Ә аларның артларыннан кем куа икән?

Б. Бүре

Т. Әйе, бик дөрес. Әйдәгез кәҗә бәтиләренә булышыйк . 3нче тәҗрибә үзәгенә үтик. Балалар, карагыз әле . монда нәрсәләр бар.

Б. Ташлар, агач кисәкләре

Т. Ә без  көймәне нинди материалдан ясарбыз икән? Әйдәгез ташларны суга салып карыйк әле. Суда таш нишли? Суда таш бата,Самир, суда таш нишли?

Б. Суда таш бата.

Т. Дөрес. Әфәрин.ә агач кисәкләрен салып карасак, алар нишләрләр икән?

Б. Алар батмый

Т. Димәк, без көймәбезне нинди материалдан ясыйбыз?

Б. Агачтан.

Т. Дөрес. Балалар.булдырдыгыз .Әйдәгез, су кызы белән саубуллашып. Үзебезнең балалар бакчасына кайтабыз.

Б. Сау бул су кызы

Т. Йомшак суны алабыз,

    Күзләребезне йомабыз,

    Рәхәтләнеп уйный-уйный

    Бакчабызга кайтабыз.

Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

Б. Әйе.

Т: Б-р, без сезнең белән суның ничек үзгәрүен карап үттек. Тәҗрибәләрдән чыгып без сезнең белән суның ни өчен кирәклеген билгеләп үттек. Кабатлыйбыз.

Т: Б-р, без сезнең белән бүген ниләр турында сөйләштек? Без бүген кайда булдык? (Тылсымлы су патшалыгында). Без сезнең белән ниләр белдек?

Сез бүгенге сәяхәтебез турында кемнәргә сөйлисез?

Сез бүген бик яхшы җаваплар бирдегез, рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Дидактик уен аша уртанчылар төркемендә экологик күзаллауларны формалаштыру

Дидактик уен аша уртанчылар төркемендә  экологик күзаллауларны формалаштыру.Шарифуллина  Дульфира  Киямовна...