Дидактик уен аша уртанчылар төркемендә экологик күзаллауларны формалаштыру
статья на тему

Шарифуллина Дульфира Киямовна

Дидактик уен аша уртанчылар төркемендә  экологик күзаллауларны формалаштыру.

Шарифуллина  Дульфира  Киямовна

                                                                                           МАДОУ № 9 “Алан ”балалар бакчасы

Яр Чаллы шәһәре

Табигать кешенең яшәү чыганагы.Ул анда туа , яши, тереклек итә . Табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә.Әммә әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Без, тәрбиячеләр балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә,аның байлыкларын дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтәбез; һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбиялибез, аларга карата мәрхәмәтлелек уятабыз.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура нигезләре формалаштыруда дидактик уеннарның әһәмияте гаять зур. Экологик эчтәлектәге дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче көчле чараларның берсе. Бакчабызда балаларда табигатькә кызыксыну уяту, табигатьтә үзеңне дөрес тота белү күнекмәләре булдыру, терек һәм терек булмаган организмнар арасындагы үзара бәйләнешләргә төшендерү, экологик тәрбия бирү   максатынан дидактик уеннарның мәктәпкәчә педагогикада кулланылыш тапкан барлык төрләре дә киң файдаланыла:өстәл уеннары («лото», «домино», «парлы рәсемнәр»);  табигый материаллар белән уеннар;сүзле уеннар ( предметны тасвирлап сөйләү,  аңа хас  төп билгеләрне атап үтү,табышмаклар әйтешү, предметның яки күренешнең охшаш һәм аермалы якларны табу һ.б.).

Скачать:

Предварительный просмотр:

       Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.  Уен бит ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;өстәл уеннары;сүзле уеннар.

          Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла.Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын чагыштырырга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре:төсе, зурлыгы,формасы, сыйфаты белән таныша.  

          Табигый материаллар белән уеннар  балаларда бигрәк тә кызыксыну уята.Үсемлек орлыклары, яфраклары, чәчәкләр, төрле ташлар - барысыда уеннар оештырганда кулланыла. “Бу кайсы агачтан?”; “Бизәкне төзе”, “Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыр”һ.б. уеннарны саф һавада да уйнатырга була.Өстәл уеннары – боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан-балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера.Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә. Башта картина 2-4 өлешкә , ә аннары 8-10 өлешкә бүленә; бер предметтан торган рәсем бирелә, ә аннары сюжетлы рәсемнәр кулланыла.Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли , бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

   Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык , такт таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек , уеннны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы , балаларда уйнау теләге , кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була.

   Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Аз әзерлекле, актив булмаган балалар башта уенны читтән генә күзәтәләр, аннан әкренләп уенга катнашып китәләр. Әгәр дә уеннарда ярыш элементлары керсә, мәсәлән, “Кем күбрәк сүз әйтә”, “Табышмакка җавап тап”уеннарында, аларга йомгак ясаган вакытта аеруча игътибарлы, гадел булырга кирәк. Бу очракта җиңүчене билгеләгәндә таякчыклар куллану бик уңайлы.

   Тәрбия эше никадәр яхшы оештырылган булса, уен шулкадәр күп төрлерәк һәм матуррак була; шулай ук балаларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.Тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек формалаштырырга кирәк.

      Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Дидактик уеннар аша балаларда танып белүне формалаштыру.

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булып тора. Яшь буын тормышның төрле җайсызлык...

Уртанчылар төркемендә экологик тэрбия буенча шөгыль "Тылсымлы су".

Балалар белән тәҗрибәләр үткәрү. Суның нинди булуын ачыклау....