Экологик тэрбия буенча зурлар торкемендэ шогыль.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Хузина Рузия Гусмановна

Балаларга экологик тэрбия биру буенча материал.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_terbiya_buencha_olkenner_torkemende.docx21.19 КБ

Предварительный просмотр:

   Тема:  «Серле су».

Бурычлар:  -Балаларны сунын узлеклэре белэн таныштыруны дэвам иту (утэ куренмэле, иссез, тэме юк, эретуче);

                    - Сунын составы турында белемнэрен тирэнэйту;

                     -Сунын бер халэттэн икенче халэткэ керуен тэжрибэ ясау юлы белэн кузэтеп, нэтижэ ясый белу кунекмэлэрен устеру;

                    - Балаларнын кузэтучэнлеген , фикерлэу сэлэтлэрен, сойлэм теллэрен устеруне дэвам иту;

                    -Туган як табигатендэгеузгэрешлэргэ карата кызыксынучанлык хэм сакчыл караш тэрбиялэу.

Материаллар хэм жихазлау:

   Призентация, су, шикэр, тоз, стаканнар, боз кисэклэре, тосле кэгазь тасма- лар, су тавышы булган аудиоязма, пыяла кувшин, калаклар, су турында видео

язма.

 Сузлек: карлану, шыбырдый, пычтырдый, челтери.

                            Шогыль барышы.

- Су турында шигырь уку.

                    Йомшак су, йогерек су.   (Ж.Тэржеманов).

  -Йомшак су, йогерек су!

   Син мине чиста ю!

   Бер тап та калмасын,

   Битлэрем аллансын,

   Кулларым агарсын,

   Тешлэрем тазарсын…

   Авызым елмайсын,

   Колагым тынласын,

   Йомшак су, йогерек су!

   Хэммэсен чиста ю!

- Э хэзер, балалар, сезгэ табышмаклар эйтеп карыйм. Жавапларын белер -сезме икэн ?

 Жэйге эссе коннэрдэ

Мине сагынып котэлэр.

Мин аз гына куренсэм,

Качып - посып бетэлэр.    (Янгыр).

     Челтэр-челтэр ак кына,

     Йолдыз-йолдыз вак кына.

     Ос киеменэ куна,

     Тэнгэ тисэ юк була.  (Кар бортеге).

- Булдырдыгыз, балалар. Димэк, без буген сезнен белэн нэрсэ турында сойлэшэчэкбез инде? (Су турында). Э хэзер су турында кызыклы бер видеоязма карап китэрбез. (Сунын торле формасы буенча призентация карау).

- Э менэ болыт, боз, томан, кар, пар, янгырны бер суз белэн ничек эйтэбез? (Жаваплар).

- Дорес, су.  Балалар, «Чиста су» институтыннан хат килде. Монда су белэн торле тэжрибэлэр уткэрэлэр, аны ойрэнэлэр. Анда эшлэуче хезмэткэрлэр безгэ су белэн тэжрибэ уткэреп булышырга чакырдылар. Булышабызмы?

Э узебезнен тэжрибэне видеохат аша институтка жибэрербез.

                  1 БИРЕМ «Фонтан белэн танышу».

- Э хэзер балалар, серле лабораториягэ чакырам. (Халат киябез) Без «Чиста су» институты хезмэткэрлэре булабыз.

-Лабораториядэ нишлилэр (жаваплар)

-Дорес, тэжрибэ уткэрэлэр.

-Лабораториядэ узенне ничек тотарга кирэк?

-Тавышланмаска. Савыт-сабалар белэн сак эш итэргэ кирэк. Тэжрибэ уткэргэн дэ нэтижэлэрне игътибар белэн карарга. Кузэтуне тэмамлагач, нэтижэ ясап барырга.

- Дорес, кагыйдэне белэсез. Балалар, бу нэрсэ икэн? Безнен Телэчедэ бармы? Кайда кургэнегез бар? (Жаваплар).  ФОНТАН ТУР.  ПРИЗЕНТАЦИЯ.

- Эйе, бу фонтан. Аннан нэрсэ ага. (Су).Без кузэтэ торган су турында нэрсэ эй- теп була? (Су ага, шыбырдый, пычтырдый, янгыр булып ява…) Димэк, ул нинди?

- Сыек. (Жидкий).

- Тикшеруне дэвам итэбез. Сунын формасы бармы? (Жаваплар: эйе, юк). Э хэзер без аны тикшереп карарбыз. Менэ бу кувшиннан 3 торле савытка су салам (стакан, чокыр, тэлинкэ). Хэрбер су формага салына, бу очракта ул бернинди дэ форма барлыкка китерми.

- Балалар, э хэзер зур сулыклар турында сойлэшеп алыйк. Сез ниндилэрен белэсез? (Елга, кул, дингез…)

-Карагыз эле, безнен елга нишлэгэн? Ул нинди? (пычрак).

-Нишлэргэ инде безгэ? (жаваплар)

-Суга (мусор) чуп-чар ташларга кирэкме? Эйтегез эле? Чуп-чар ташлагач,ел- гадагы су нишли? (балалар:су пычрана, хайваннарга эчэргэ ярамый, кешелэр-гэ кулланырга ярамый, усемлеклэр хэм елгадагы балыклар улэлэр).

-Дорес, балалар, менэ сез дорес жавап бирдегез. Елга чуптэн арынды, чистар ды.Торле хэм матур балыклар барлыкка килде.Мондый изге эшне  кин,яхшы кунелле балалар гына эшли ала. Карагыз эле, елга безгэ рэхмэт эйтеп, челте- рэп ага башлады.

- Эйдэгез, бераз ял итеп алыйк. (Шигырь сузлэре буенча хэрэкэтлэнэбез).

    Кар, кар, кар ява,

    Бураннарны туздыра.

    Кулларга тошеп эри,

    Узе бик тиз тундыра.

    Йомшак карны алабыз,

   Аннан туплар ясыйбыз.

   Кар атышып уйныйбыз,

   Бик кунелле яшибез.

- Э хэзер бергэлэп тэжрибэ уткэрэ башлыйк.

                                   1 ТЭЖРИБЭ: «БОЗ-КАТЫ СУ»

- Кулыбызга боз кисэген алабыз. Ул нишли? Ни очен эри? (Кул жылысы белэн) Уч тобендэ нэрсэ калды? (Су).

                       НЭТИЖЭ: БОЗ, КАР – СУ (Судан барлыкка килэ).

                                  2 ТЭЖРИБЭ: « СУНЫН ТЭМЕ ЮК».

-Тоз, шикэр, лимон, суган тэмнэрен белэсез. Алма, бэрэнге, помидор, ипи тэ-мен дэ белэсез. Стакандагы су тэмен карагыз эле.Су нинди? Эче,баллы,точе, тозлы дип  эйтеп буламы? (Юк).

                       НЭТИЖЭ: СУНЫН ТЭМЕ ЮК.

                                   3 ТЭЖРИБЭ: «СУ – УТЭ КУРЕНМЭЛЕ».

- Су нинди тостэ, балалар? Остэл остендэ тосле кэгазьдэн тасма ята. Анын ярдэмендэ сунын тосен билгелэрбез. Стакандагы суга чиратлашып кэгазьне тошерэбез. Сунын тосен хэм кэгазьне карагыз. Су берэр кэгазь тосе белэн туры килэме?

-Юк.

- Су нинди тостэ?

-Тоссез, утэ куренмэле.

- Утэ куренмэле икэнен ничек тикшереп була?

- Стакан аша суга карап.

-Эйдэгез, стакандагы суга калак тошереп карыйк.Курэсезме? (Жаваплар).

                   НЭТИЖЭ:  СУНЫН ТОСЕ ЮК, УЛ УТЭ КУРЕНМЭЛЕ.

                                  4 ТЭЖРИБЭ:  «СУ – ЭРЕТУЧЕ».

- Сунын исе, тэме, тосе юк икэнен белдек.Э хэзер 1 стаканга шикэр, 2 стаканга тоз салып карыйк. Алар нишлилэр?

- Эрилэр.

-Эрегэч, суга тэм керэ. Димэк, 1 стаканда баллы су, э 2 стаканда тозлы су була.

                    НЭТИЖЭ:  СУ ЭРЕТУ УЗЛЕГЕНЭ ИЯ ХЭМ УЗЕНЭ ТЭМ КЕРТЭ.

ЙОМГАКЛАУ.  Су- планетанын ин гажэеп бер олеше. Аннан башка бер генэ тереклек иясе дэ  тора алмый. Бугенге шогыльдэ без су турында бик куп яналыклар белдек. Эйдэгез  кабатлагыз эле

- Рэхмэт сезгэ, балалар.  Сунын файдасы  турында  онытмагыз, аны сакларга кирэклеген  истэ тотыгыз, Саулыкларны  пычратмагыз.

Э безнен бугенге тэжрибэ  хэм ачышлар турында. «Чиста су» институтына видеохат итеп жибэрербез.Э  хэзер  ял итегез.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

доклад "Экологик тэрбия биру"

Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тэрбия бирү  тора. Балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, узара я...

«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).

Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....

Экологик тэрбия

Балаларны табигатьне сакларга ойрэтэбез....

Уртанчылар төркемендә экологик тэрбия буенча шөгыль "Тылсымлы су".

Балалар белән тәҗрибәләр үткәрү. Суның нинди булуын ачыклау....

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү.

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мэдэни рухта тэрбиялэу....