Тематическое мероприятие "Ямьле җәй"
календарно-тематическое планирование по физкультуре (средняя группа)

Вильданова Гульназ Наиловна

Весёлое развлечение с подвижными играми на свежем воздухе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yamle_zhey.docx18.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Кызылъяр балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

«Ямьле җәй»

Июль, 2019 ел.

Максат: балаларга шатлык китерү.

Бурычлар:  музыкаль-уен хәрәкәтләре белән кызыксындыру. Тәрбиячене игътибар белән тыңларга өйрәтү. бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләргә.

Материал: балалар саны буенча гель шарлар; «клумбаны бизә» уены өчен кыршаулар һәм катыргы чәчәкләр; сабын куыклары; ике уен җыелмасы «Балык тоту».

Барыш: Күңелле фонограмма астында шарлар тотып,  балалар мәйданга  чыгалар. Музыка яңгыраганда, балалар әйләнә-тирәдә бара һәм тәрбияче артыннан кабатлыйлар (түгәрәкләнәләр, шарлар күтәрәләр һәм төшерәләр, «пружинка»ясыйлар). Җыр тәмамлангач, балалар шарларны күккә очыралар. Балалар аларның очышын күзәтә, ә тәрбияче җәй турында шигырь укый.

Җәйне көтәбез
Кайчан җитә, дип.
Җиткәч куркабыз
Үтеп китә, дип.

Җәй үзе шуны
Сизгән шикелле
Кыскарта төнне,
Озайта көнне.

Кояш соң бата,
Төннән таң ата;
Айга эш тә юк.
Ял итеп ята.

Кояшка эш күп:
Ул таңнан тора.
Иген уңдыра,
Безне кыздыра.

Безгә миләшләр,
Җиләкләр пешерә,
Яхшылык кына
Эшли кешегә.


Тәрбияче: менә күптән көтелгән җәй дә килеп җитте! Җәй көне комда уйнарга, су коенырга, кызарга, әти-әниләр белән диңгез буена йөрергә була. Балык тотарга да була әле! Балалар, мин сезгә балык тотарга тәкъдим итәргә телим. Сез ризамы?

Күңелле музыка уйный,  балалар өстәл янына киләләр..

"Балык тоту»уены үткәрелә.


Тәрбияче: Афәрин, ә хәзер әйдәгез паровозикка утырып ял итеп алыйк.
“Паровоз” уены

Тәрбияче: бик  күңелле паровозикта йөрдек . Балалар, сезгә ошады?

 Балалар: Әйе!

Тәрбияче: карагыз, ничек матур әйләнә-тирәдә! Бар  җирдә матур чәчәкләр үсә! Әйдәгез, без сезнең белән матур клумба ясыйк!


“Клумбаны бизә " уены

 Үләндә чәчәкләр яталар,  аларны кыршауга җыярга кирәк-бу клумба. Күңелле музыка астында уен 3-4 тапкыр үткәрелә. Тәрбияче: Афәрин, балалар, матур клумбаны сез җыйдыгыз! Миңа бик ошый. Ә хәзер әйдәгез “Түгәрәк уен” уйнап алыйк.

«Түгәрәк уен»

Тәрбияче: менә без сезнең белән бергә уйнап-биеп тә алдык . Ә хәзер әйдәгез сабын куыклары белән уйныйк. Мин аларны очырырмын, ә сез аларны тотасыз.

Сабын куыклары " уены үткәрелә. Тәрбияче үзенең ярдәмчесе белән бергә сабын куыклары очыра, ә балалар күңелле музыка астында аларны тоталар. Уен балалар арый башлаганчы үткәрелә. Шуның белән күңел ачу кичәсе тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Комплексно-тематическое планирование . Тематические недели. Вторая младшая группа.

Тема:Цели: Образовательная область «Познание»Конструирование:Тема:Экспериментальная деятельностьТема:Формирование элементарных математических представленийЗанятие №Целостная картина мираТем...

"ДУХОВНО-НРАВСТВЕННОЕ ВОСПИТАНИЕ ДЕТЕЙ С ОВЗ", "ЛЕТНИЕ НАБЛЮДЕНИЯ"; "Мы юные исследователи. Выпуск1 и2"; "Тематические прогулки: осенние "; "Доклад на педчтениях"; "Тематические прогулки: зимние "; "Лучшая образовательная организация ", "ПОЕЗД ЗДОРОВЬЯ"

        Методическое пособие имеет обобщающий  опыт, накопленный в системе дошкольного образования детей и содержащий рекомендации по его использованию и развитию...

Тематическое музыкальное занятие с элементами логоритмики "Домок-теремок", Тематическое занятие "Мишкина малина"

Содержание:1) Тематическое музыкальное занятие с элементами логоритмики "Домок-теремок"2) Тематическое занятие "Мишкина малина"...

«СЛАВА ХЛЕБУ НА СТОЛЕ» СЦЕНАРИЙ ТЕМАТИЧЕСКОГО ПРАЗДНИКА ДЛЯ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА РАЗРАБОТАН В СООТВЕТСТВИИ С ТЕМАТИЧЕСКОЙ НЕДЕЛЕЙ «ВОРОНЕЖ – ЦЕНТР ЧЕРНОЗЕМЬЯ»

Сценарий тематического праздника для детей старшей и подготовительной групп составлен в соответствии с возрастными особенностями детей, с учетом смены деятельности детей. Задачи праздника проходят чер...

Тематическое занятие "Путешествие в город музыки"Конспект тематического занятия

Конспект тематического занятия для детей разновозрастной группы...

Календарно-тематическое планирование к тематической неделе "Деревья" в 1 младшей группе.

Календарно-тематическое планирование к тематической неделе "Деревья" в 1 младшей группе....