“Котлы булсын Сабантуй!”
план-конспект занятия по физкультуре (подготовительная группа)

 «Котлы булсын Сабантуй!» 

Максат: Балаларны татар халкының милли йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү. “Сабантуй” бәйрәме турында күзаллауларын баету, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру, балаларда бәйрәм рухы тудыру. Ярышларда катнашу теләге уяту. Уеннар аша физик сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: Үз халкынның йолаларын яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтү. Балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, аралашу культурасын булдыру. Җитезлек, игътибарлылык күнекмәләрен ныгыту.

Бәйрәм барышы:

Сабантуйга әзерлек алдан ук башлана, балалар белән бәйрәм турында әңгәмә үткәрү.

  • Балалар, һәр ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, авыл һәм шәһәрләрдә татар халкының зур бәйрәме- Сабантуй үткәрелә. Сабантуй сүзе ике сүздән тора. Сабан- сука, туй- бәйрәм. Димәк, сабантуй- сука бәйрәме, игенчеләрнең хезмәт бәйрәме ул. Татарлар бәйрәмне болыннар кардан арчылып, яшел үлән калыккач үткәргәннәр. Анда бар халык катнашкан. Бәйрәмне болында, урман аланында, су буйларында үткәрәләр. Бәйрәм буласы урын матур итеп бизәлә. Ярышның һәр төре өчен урын алдан ук әзерләнә.
  • Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй алдыннан өйләр ялт иттереп чистартыла, керләр юыла. Һәр йортта тәмле-тәмле ризыклар пешә. Ераклардан бәйрәмгә кунаклар кайта. Сабантуй бәйрәме- чын дуслык бәйрәме. Чөнки бу көнне башка милләт халыклары да бәйрәм итә, яратып уеннарда катнаша.
  • Иртәгә бәйрәм буласы көнне авыл яшьләре гармуннар белән җырлый-җырлый колга күтәреп бүләк җыярга чыгалар. Колга башына чиккән сөлге бәйләнә. Һәр өйдә сабантуй бүләге алдан әзерләнә.
  • Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырыла: чүлмәк ватыш, ат ярышы, йөгереш, кашыкка йомырка салып йөгерү, колгага менү, капчык киеп йөгерү һ.б. Ә бәйрәмгә иң күңелле төсмер биргәне- татарча көрәш. Көрәш батыры тәкә белән бүләкләнә.
  • Балалар без дә сезнең белән күңелле бәйрәм- Сабантуй бәйрәмен үткәрербез.

Балалар белән Сабантуй турында җырлар, шигырьләр өйрәнелә. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән бергәләп, бәйрәмгә карата төрле кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясыйлар.

Сабан туе  узасы иртәдә  мәйданчык бизәлә. Капкага “Сабантуй котлы булсын!” дигән язу эленә. Борынгы, чиккән сөлгеләр,кулъяулыклар ямь өстенә ямь бирә. Өстәлләрдә җәймәләр, самовар, коймак, чәй...

Апалар милли киемнәр кияләр. “Сабан туе” җыры (Х. Вәлиуллин көе, Н. Исәнбәт сүзләре) яңгырый.

Сабан туен алып баручы барлык балаларны, апаларны бәйрәм белән котлый һәм уеннар, ярышлар башлануы турында хәбәр итә.

Алып баручы: Бу шигырем, ап-ак сөлге булып,

                          Алларыңны синең капласын-

                          Таң капкасы белән ачыйк бергә

                          Сабантуйның бәйрәм капкасын.

1нче бала: Бүген бездә Сабантуй,

                   Эшләреңнең барын куй.

                   Тизрәк йөгер мәйданга,

                    Бәйрәм башлана анда!

2 нче бала: Җилферди чиккән сөлгеләр,

                    Бүләкләр- күбебезгә!

                    Көрәшик тә, узышыйк та-

                    Сабантуй бүген бездә.

3 нче бала: Күңелле сабан туйлары,

                    Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

                    Матур җырлар җырлый-җырлый,

                    Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

4 нче бала: Ачыла безнең матур бәйрәмебез,

                   Түребезгә рәхим итегез.

                    Уеннардан читкә тайпылмагыз, 

                  Тартынмагыз, алга үтегез!

Балалар, апалар “Сабан туе” җырын (татар халык көе, М. Садри сүзләре) җырлап мәйданчык буйлап әйләнәләр.

Мәйданга милли киемнән киенгән әби керә.

Әби:- Балалар, исәнмесез! Мин бакчагыз яныннан үтеп барганда, бик матур итеп шигырь сөйләгәнегезне, матур итеп җырлаганыгызны ишеттем. Тукта әле, мин әйтәм, кереп чыгыйм әле балалар янына. (Гаҗәпләнеп карап йөри.) Сездә бәйрәмме әллә, балалар?

Балалар: - Әйе әбекәй! Бездә бүген Сабан туе!

Әби:- Мин дә, балалар, бу бәйрәмне бик сагынып көтеп алам. Балачакта бу көнне матур җырлар җырлый, уеннар уйный идек. 

А.Б.:- Әйдә әбекәй, рәхим ит бәйрәмебезгә. Син дә безнең белән бергә күңел ачарсын, балачагынны искә төшерерсен.              

А.Б:- Балалар әйдәгез уеннарыбызны башлап җибәрик. 

Уен “Кашыкка күкәй салып йөгерү”.  

Бала: Кашыкка салып күкәйне

          Йөгерик без тизрәк.

          Күрик әле бу ярышта

          Кем икән җитезерәк?

Уен “Чүлмәк вату”.

Бала: Мактана дип уйламагыз,

          Мин урынлы мактанам.

          Чөнки менә бу чүлмәкне

           Күрмичә дә ваталам.

 Уен “Аркан тартышу”

 Уен “Су ташу”   

Әби:- Балакайларым, бик күңелле бәйрәм булды бит бу. Балачагыма кайтып килгәндәй булдым. Рәхмәт сезгә.

А.Б: Балалар чыннан да бик матур бәйрәм булды бит бу. Уеннарда матур итеп катнаштыгыз. Әбекәйебезгә дә рәхмәт. Исәнлек- саулык барчабызгада.

Балаларга бүләкләр тапшырыла.

А.Б: Әйдәгез балалар, бергәләшеп узебезнең татар халык бию көенә биеп алыйк.

Татар халык бию көе куела.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_byrm-_hatypova_l.r.docx19.57 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы                                                      мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе                              “Олы Әтнә балалар бакчасы”

 Тема: “Котлы булсын Сабантуй!”

                                                                                                                        Төзеде:

                                                                          Хатыпова Лилия Ринат кызы

                                                                            физик культура инструкторы

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

Сценарий: “Котлы булсын Әниләр бәйрәме ”

Алып баручы . Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдыз...

"Нәүрүз котлы булсын"

Как мы Навруз встречаем....

"Туган көнең котлы булсын" бәйрәм сценариесе

Балалар бакчасында үткәрү өчен туган көн бәйрәме сценариесею...

Котлы булсын Яна ел!

Кышкы урман. Кар кызы агачларнын, жир остенен мамык кар белэн ничек каплануын, жэнлеклэрнен ничек кышлауларын карап йори.Кар кызы: И-и-и, ничек матур безнен урман! Хавасы ничек чиста...