Парные звуки М-Н
план-конспект урока (логопедия) по теме

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

парные звуки М-Н

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_m_n_avazlaryn_chagyshtyryp_aeru.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: [М]-[Н]  АВАЗЛАРЫН ЧАГЫШТЫРЫП АЕРУ.

МАКСАТ: [М]-[Н]  авазларының  артикуляциясен өйрәнү. Ишетү сәләтен үстерү. Иҗекләрдә, сүзләрдә [М]-[Н]  авазларын дөрес итеп әйтү. Сүзләрдә [М]-[Н]  авазларының урынын билгеләү. Җөмләне үстерү, зурайту алымнарын куллана белергә өйрәтү. Тел шомарткычны [М]-[Н]  авазларына басым ясап сөйләргә өйрәнү. Темп өстендә эш.

Җиһазлау: [М]-[Н]  авазлары кергән рәсемнәр,иҗекләр таблицасы, көзгеләр, әкияткә иллюстрация.

                                 Шөгыль   барышы:

  1. Оештыру.

Кояшка үрелдек

Нурларын алдык

Йөрәккә куйдык

Кешеләргә таратык

Елмайдык.

Һәрбер бала үз әнисенең исемен әйтә.Нинди аваздан башлана?Авазга характеристика бирә.

  1. ТӨП ӨЛЕШ.

Мәликә бакчага чыкканда матур мәк, нәфис нәркис өзеп алган. Игътибар итик әле матур мәк сүзтезмәләре нинди аваздан башлана? [М] авазыннан башлана. Нәфис нәркис сүзтезмәләре нинди аваздан башлана? [Н] авазыннан.

   Без бүген сезнең белән [М]-[Н] авазларын чагыштырып өйрәнербез. Көзгеләргә карап [М] авазын әйтү. [М] авaзын әйткәндә иреннәр нишли? һава нәрсә аша чыга? [М] авазын әйтүдә иреннәр катнаша.Ул ирен-ирен тартыгы дип атала.һава борын аша чыга. [Н] авазын әйткәндә тешләрнең торышы? Тел кая таба хәрәкәт итә? һава нәрсә аша чыга? Әйтелешендә бераз гына үзгәрешләр бар. Уртак билгеләре һава борын аша чыга. Бу авазлар борын авазлары.

  ТЕЛ ӨЧЕН КҮНЕГҮЛӘР.

-телне тигезләү

-күркә

-сәгать

-тәмле варенье. (10-15 кабатлана)

Хәзер мин сезгә берничә авазлар әйтәм, сез [М]-[Н] авазларын ишетсәгез кул чабарсыз. [Б-П],  [Г-К], [С-З], [М]-[Н].

Әфәрин балалар!

Кайтаваз уены уйнау. Логопед [M] авазы кергән иҗекләрне әйтә, балалар [H] авазы кергән иҗекләрне әйтәләр.

Ма-на, мә-нә, му-ну, ми-ни, мы-ны, ме-не, мо-но, мү-нү.

[М]-[Н] авазлары сез кайда? Сүзләр уйлау.

 Мин  миләштә, мин  наратта, мин машинада, мин каенда.

Бармакларны уйнату.

Баш бармак баганага менә

Имән бармак идәндә утыра

Урта бармак урамда йөри

Атсыз бармак атта чаба

Чәнти бармак бик кечкенә

Утыра чәй эчеп кенә.

Рәсемнәр белән эш.

Бу нәрсә?  Миләш сүзендә [M] авазы сүзнең кайсы өлешендә ишетелә?

Бу нәрсә?   Нарат сүзендә [H] авазы  сүзнең кайсы өлешендә ишетелә?

(рәсемнәр белән эш  шушы тәртиптә дәвам итә.)

 Тизәйткеч өйрәнү.

Алма,алма

Алма алмаланганда.

Алмаларда матур була

Яңгыр тамгаланганда.

(Төрле темп белән сөйләү: акрын, кызу)

-Балалар урындык астына карагыз әле, авазлар патшасы сезгә нәрсә җибәрде икән? Исемнәрегезне дөрес язганмы? Исемнәрен укыту. Эчендәге рәсемнәре белән җөмлә төзү.

БАЛА: Әни  кибеттән лимон алып кайтты.

ЛОГОПЕД: Әни кибеттән нинди лимон алып кайтты?

БАЛА: Әни кибеттән сары  лимон алып кайтты.

БАЛА: Куян өнендә посып ята.

ЛОГОПЕД: Нинди куян өнендә посып ята?

Бала: ЙОМШАК, куркак куян өнендә посып ята.

Йомгаклау.

Без нәрсә турында сөйләштек? Нинди авазларны борын авазлары дип әйтәбез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация «Как воспитать Эйнштейна» эксперименты со звуками, с использованием пособия «Найди парный звук».

Детское экспериментирование – является эффективным средством развития важных качеств личности, таких, как творческая активность, музыкальность и самостоятельность....

Парные звуки Б-П

Парные звуки Б-П (открытый урок для учителей)....

Конспект занятия по обучению грамоте. Парные звуки «Б»-«П».

Конспект занятия по обучению грамоте. Парные звуки «П»-«Б». Коррекционно-развивающие задачи:1. Учить слухо-произносительной дифференциации звуков: [Б] — [П], [Б'...

Конспект занятия по обучению грамоте. Парные звуки «П»-«Б».

Коррекционно-образовательные задачи:1.Закреплять представления об артикуляции звуков .2.Развивать навыки звукового анализа и синтеза.3.Учить читать обратные слоги и слова с буквами Б, П.Коррекционно-р...

парные звуки Д-Т

1.Волшебный мешочек (ищем букву и называем ее)2.С какой парой звонкой и глухой мы уже познакомились? З-С, Б-П, В-Ф3.КАКИЕ из них звонкие? Какие глухие?4. СЕГОДНЯ МЫ ПОЗНАКОМИМСЯ С ЕЩЕ ОДНОЙ ПАРОЙ ЭТО ...

Гласные звуки, согласные звуки, разделяющиеся па парные/не парные, мягкие/твердые.

Гласные звуки, согласные звуки, разделяющиеся па парные/не парные, мягкие/твердые....

Методический комментарий для родителей по использованию мультимедийного дидактического комплекса «Твердый-мягкий» с целью дифференциации твердых и мягких парных звуков

Предлагаемый мультимедийный дидактический комплекс включает в себя 15 презентаций в формате PowerPoint. Все разработанные нами игры данного комплекса направлены на дифференциацию мягких и твердых...