Парные звуки Б-П
план-конспект урока по логопедии по теме

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

Парные звуки Б-П (открытый урок для учителей).

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_b-p_avazlaryn_chagyshtyryp_aeru.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: [Б]-[П] АВАЗЛАРЫН ЧАГЫШТЫРЫП АЕРУ.

МАКСАТ: [Б]-[П] авазларының әйтелешен ныгыту.Фонематик ишетү сәләтен үстерү.  [Б]-[П] авазларына сузык авазлар кушып уку. [Б]-[П] авазлары кергән сүзләр уйлау. Шул сүзләр белән җөмләләр төзергә өйрәтү. Сүзләрдә ишетеп таный белү күнегүләре үткәрүю. Бер сүзгә кушымчалар кушу юлы белән яңа сүзләр ясау. Балаларда бер-берсенә җылы караш тудыру.

ҖИһАЗЛАУ: тартма, предметлы рәсемнәр, магнитлы хәрефләр, төсле түгәрәкләр.

              ШӨГЫЛЬ  БАРЫШЫ:

1.Бер-беребезгә җылы итеп карыйк. Теләкләр телик.

 -  сәламәт бул

 - бәхетле бул

 - инсафлы бул

 - иманлы бул.

Тел   өчен күнегүләр.

“ТЕЛ ремонт ясый”

Өйнең эче юеш, дымлы булганлыктан, телгә еш ремонт ясарга туры килә. Башта ул өйне җилләтә: беренче ишекләрне ача(тешләр ачыла). Аннары тел тузаннарны сөртә, өйне тышкы һәм эчке яктан чистарта (тел тешләр буйлап йөри). Пумала белән түшәм буйый. Бу эшне бетергәч, тел стеналарга обой ябыштырырга тотына (ике яңак буйлап өстән аска хәрәкәтләр ясый). Ремонт беткәч тел идән юа (телнең очы алгы тешләр алдында бер яктан икенче якка хәрәкәтләр ясый).

     ТӨП ӨЛЕШ.

Сүзләр бакчасында хәрефләр буталганнар. Алар үз урыннарын югалтканнар, барлык сүзләрне бозганнар. Дөрес сөйләм югалган. [Б] белән [П] да үз урыннарын тапмаганнар. Балалар  сүзләрне бозып, ямьсез итеп сөйләшә башлаганнар. Помидор сүзен бомидор сүзе белән алыштырганнар, бабай сүзен папай сүзе белән. Сүзләрнең бер мәгънәсе дә калмаган, авазлар үзгәрү белән сүзләрнең асылы югалган. Авазлар бу хәлдән чыгу өчен үзләренең парларын сайлап алырга уйлаганнар. [Б] үзенә якын әйтелешле [ П] авазын сайлап алган. Син минем парым булырсың, бергә күңелле яшәрбез дип сүз куешканнар. Бу хәлдән бирле [Б] белән [П]  әле дә булса парлы итеп яшиләр.

   Бу парларны өйрәнү өчен безгә тартмада нәрсәләр барын белергә кирәк. Тартмада нәрсәләр яши дип уйлыйсыз? (авазлар).

ЛОГОПЕД: Бу тартмада нинди аваз яши? [Б] авазы яши. [Б] авазы нинди аваз? Тартык аваз. Пары нинди аваз? [П] авазы.

   УЕН “Авазларны тотып ал” Балалар [П]  авазына сузык авазлар кушып укыйлар

      ПА, ПУ, ПЫ, ПО, ПӘ, ПИ, ПЕ, ПӨ.

   “ТЕРЕ АВАЗЛАР” УЕНЫ,

  һәрбер бала үзенә бер сүз ала шулар ярдәмендә җөмлә төзиләр.

         Беренче балада мин сүзе.

       Икенче балада алма сүзе.

       Өченче балада ашыйм сүзе.

   Ничә сүздән торган җөмлә килеп чыкты? Өч сүздән торган җөмлә килеп чыкты.

БАРМАКЛАР ӨЧЕН КҮНЕГҮЛӘР.

Боҗра ясыйм,боҗра ясыйм

Бармакларны бөккәләп

Түгәрәк боҗра ясау өчен

Бик тырышырга кирәк.

[Б]   [П] авазлары СЕЗ  КАЙДА?

Мин баланда

Мин песидә.

Бака, песи сүзләренә иҗек-аваз анализы ясау.

Бака сүзендә б авазы кайда ишетелә? Бака сүзендә ничә иҗек бар? Бака сүзендә ничә сузык аваз бар? Ниндиләр? Бака сүзендә барлыгы ничә аваз бар?

Песи сүзен шулай ук анализлау.

Икенче тартмада нәрсәләр яши дип уйлыйсыз? Сүзләр белән танышып үтик: бакча, баш, таш, бас, кар, тегү. Бу сүзләрдән яңа сүзләр ясыйк.

(башлык, бакчачы, ташлык, тегүче).

   Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез мәгънәләрен миңа әйтерсез.

Бар-пар, бабай-апай, БӘКЕ-ПӘКЕ.

Йомгаклау.

МӘКТӘПТӘКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕЛӘР ӨЧЕН ӘЛИФБАДА ЭШ (беренче кисәк)

   [Б]  [П]  авазы кергән сүзләрне ягымлы кырыс малайга тоташтыру.

Ягымлы малайга [Б]  авазы кергән сузләр, кырыс  малайга [П]  авазы кергән сузләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация «Как воспитать Эйнштейна» эксперименты со звуками, с использованием пособия «Найди парный звук».

Детское экспериментирование – является эффективным средством развития важных качеств личности, таких, как творческая активность, музыкальность и самостоятельность....

Парные звуки М-Н

парные звуки М-Н...

Конспект занятия по обучению грамоте. Парные звуки «Б»-«П».

Конспект занятия по обучению грамоте. Парные звуки «П»-«Б». Коррекционно-развивающие задачи:1. Учить слухо-произносительной дифференциации звуков: [Б] — [П], [Б'...

Конспект занятия по обучению грамоте. Парные звуки «П»-«Б».

Коррекционно-образовательные задачи:1.Закреплять представления об артикуляции звуков .2.Развивать навыки звукового анализа и синтеза.3.Учить читать обратные слоги и слова с буквами Б, П.Коррекционно-р...

парные звуки Д-Т

1.Волшебный мешочек (ищем букву и называем ее)2.С какой парой звонкой и глухой мы уже познакомились? З-С, Б-П, В-Ф3.КАКИЕ из них звонкие? Какие глухие?4. СЕГОДНЯ МЫ ПОЗНАКОМИМСЯ С ЕЩЕ ОДНОЙ ПАРОЙ ЭТО ...

Гласные звуки, согласные звуки, разделяющиеся па парные/не парные, мягкие/твердые.

Гласные звуки, согласные звуки, разделяющиеся па парные/не парные, мягкие/твердые....

Методический комментарий для родителей по использованию мультимедийного дидактического комплекса «Твердый-мягкий» с целью дифференциации твердых и мягких парных звуков

Предлагаемый мультимедийный дидактический комплекс включает в себя 15 презентаций в формате PowerPoint. Все разработанные нами игры данного комплекса направлены на дифференциацию мягких и твердых...