ТЕМА [Л] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ.
план-конспект урока по логопедии по теме

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

 

ТЕМА: звук буквы   [Л] .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_l_avazy_hrefe.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:  [Л] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ.

МАКСАТ: [Л] авазын әйтүдә  сөйләм аппараты органнарының кирәкле хәрәкәтләрен торышын билгеләү. Бу авазны аерым килеш сүзләрдә дйрес әйтергә өйрәтү. Иҗекләрдә, сүзләрдә [Л]  авазын ныгыту. Темп өстендә эш. Мин, без алмашлыкларын сөйләмдә кулланышка кертү. “Л” хәрефе белән таныштыру.

Җиһазлау: предметлы рәсемнәр, карточкалар, санау таякчыклары, чәчәк таҗлары, алан әкиятенең  илюстрациясе.

                         ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:

Хәерле көн, балалар. Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы? Күңелләрегез шатмы?

Барысы да әйбәт булгач, бер-беребезгә ягымлы сүзләр әйтик. Бүген кояшыбызда күренергә теләми. Әйдәгез  үзеб ез кояш булыйк.(ике кулны өскә күтәрү бармакларны бергә кую).

-Таң  атты,кояш чыкты. Мин тордым,киерелдем кояшны күрдем. Ул нинди зур, сары (куллар белән күрсәтү). Бик озак уйнадык. Менә көн үтте, кояш йокларга ятты., без дә йокыга талдык. Көзге айның кояшы да азрак җылыта. Әйдәгез мин сезне кабат җәй аена кайтарам.

     Хәзер сөйләнәчәк әкиятем ”урман аланында “ дип атала.

Урманда аллы-гөлле чәчәкләр үсә торган бик матур алан булган. Шул алан тирәсендә яшәгән карандаш. Беркөнне алан рәсеме ясаган да аның астына “алан”дип язып куйган. Аланга керпе килеп чыккан. Ул алан сүзе янына килгән һәм хәрефләргә исе китеп карап торган. Тик керпе сүзне укый алмаган. Аның күзе “Н” хәрефенә төшкән. Миңа алма җыярга менә дигән баскыч бит бу-дип сөенеченнән кычкырып җибәргән керпе. Әлеге баскычны җилкәсенә салып өенә алып киткән (логопед Н хәрефен алып куя). Аланда ала сүзе утырып калган. Урман буйлап куркак куян чабып бара икән. Ул, калтырана-калтырана як-ягына каранган. Кинәт ала сүзе күреп алган һәм куркуыннан.

-Кем ала?Кемне ала?Нәрсәне ала?-дип кычкырып җибәргән.Сүз ахырында торган А  ны ялгыш этеп җибәргән һәм үзе урман буйлап элдерткән.Ә мескен “А” агачлар арасына барып төшкән.(А ны читкә алып куям). Аланда  ал сүзе утырып калган. Шулчак аланга, алпан-тилпән атлап, аю килеп чыккан. Ул ал сүзен күреп алган.

-Нәрсә алыйм? -дигән аю. Ал бал түгел ич инде ул? Ә хәрефләр аңа ал дип кычкырганнар.

-Ярар алайса, ”А” алыйм әле. Яңа салган өемә ясаласы түбә булыр ул, тик уртадамы талгын гына каерып аласы, дип сөйләнә аю, “А” -җилкәсенә салып алып та кайткан.

 Аланда “Л” берүзе утырып калган. Аңа бик күңелсез икән. Әнә ул ничек боегып утыра.

Әйдәгез  [Л]  авазын бергәләп өйрәник (артикуляциясен өйрәнү). [Л]  авазына дуслар табыйк. Балалар логопед белән бергәләп [Л]  авазы кергән сүзләр эзлиләр. Сүз табу уены уйнала. Таҗлы чәчәктән таҗлар алу. Таҗдагы рәсем белән тулы итеп җөмлә төзү уены уйнала.

Тел өчен күнегүләр.

“ТЕЛ ГӨМБӘ ҖЫЯ”

Көз җиткәч тел гөмбә җыярга була. Ул зур кәрзин алып урманга китә (“Чынаяк күнегүе ясала). Юлда кечкенә елга күрә (“Елга күнегүе ясала,телнең очы аскы тешләргә терәлә,иреннәр елмая). Тел үзенең учын суга куеп карый:елганың суы бик салкын була (балалар уч төпләрен ияк астына куялар,салкын һава агымын сизәләр). Тел урман буйлап йөри һәм бер аланлыкка килеп чыга. Анда бик күп гөмбәләр күрә (“Гөмбә күнегүе ясала). Ул бер гөмбәдән икенче гөмбәгә сикерә. Кәрзин тулгач өенә кайтып китә.

Авазларны дөрес әйтеп, иҗекләрне, сүзләрне кабатлау.

ЛА-ла-лампа

Лу-лу-Сылу

Лә-лә-Әдилә

Ли-ли-Лилия

“БЕРЛЕК КҮПЛЕКТӘ ӘЙТ”

ЛОГОПЕД: Мин җырлыйм, җырлыйм

                     Мин сөйлим, сөйлим

БАЛАЛАР: Без җырлыйбыз, җырлыйбыз

                    Без сөйлибез, сөйлибез.

“ТИЗӘЙТКЕЧ”.

Таулар биек таллардан ,

Тал бөресе балланган.

 

Акрын, кызу темпта кабатлау. ”Л” хәрефен карау. Таякчыклар белән тезү.