[К] АВАЗЫ
план-конспект занятия по логопедии (старшая группа) по теме

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

звукопроизношение буквы [К]

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon звукопроизношение буквы [К]33 КБ

Предварительный просмотр:

 ТЕМА: К  АВАЗЫ.

МАКСАТ: К  АВАЗЫН ӘЙТКӘНДӘ  СӨЙЛӘМ АППАРАТЫ  ОРГАННАРЫН ДӨРЕС    

                    ХӘРӘКӘТЛӘНДЕРҮ  КҮНЕКМӘЛӘРЕ БИРҮ; БУ  АВАЗНЫ  АЕРЫМ  КИ-

ЛЕШ   ИҖЕКЛӘРДӘ СҮЗЛӘРДӘ  ДӨРЕС ӘЙТЕРГӘ  ӨЙРӘТҮ;  ФОНЕТИК ИШЕТҮ СӘЛӘТЕН   ҮСТЕРҮ;  ҖӨМЛӘНЕ ЗУРАЙТУ  КИҢӘЙТҮ ӨС-

                     ТЕНДӘ  ЭШЛӘҮ; ТАВЫШ   КӨЧЕ  ҺӘМ  ДИКЦИЯ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ.

ҖИҺАЗЛАУ:  видеослайдлар карау, предметлы рәсемнәр, сабын куыгы очыру җайланмасы, туп.

                          БАРЫШЫ:

ОЕШТЫРУ     ПСИХОГИМНАСТИКА

                          Кояшка үрелдек,

                          Нурларын алдык.

                          Йөрәккә куйдык,

                          Кешеләргә таратык

                          Елмайдык.

Яхшы кәефләребезне борын аша сулап кертик, ә начарын авыз аша өреп чыгарыйк.

-Ярар балалар булдырдыгыз, начар кәефләр чыгып китте.

    Хәзер инде бүгенге шөгыльдә матур итеп сөйләшер өчен телебезгә гимнастика ясап алыйк.

    АРТИКУЛЯЦИОН  ГИМНАСТИКА ЯСАТУ.

      а) тәмле кайнатма

      б) атынчык

       в)гөмбә

       г) чынаяк

       д) ат чаптыру

    Без сезнең белән бүген өр-яңа аваз  өйрәнербез. Нинди аваз икәнен  Р. Минңуллин  шигырен укыгач  белерсез.

      Бу бакчага ни булган

      Бакча “К”  белән тулган

      Карлыган һәм кәбестә

      Кишер, карбыз һәм кабак,

      Крыжовник,кукуруз

      Кыяр,кавын, кузгалак

      Әйдә рәхим итегез

      Авыз итеп китегез.

     -Кем әйтә, нинди авзны өйрәнәбез? [К] Авазын. Көзгеләр бирү артикуляциясен

өйрәнү. Иреннәр нинди халәттә? Тел кайда ята? Тешләр нишли?

    Бу аваз саңгырау тартык аваз. Без аны зәңгәр төс белән билгелибез.

    [ К] авазын дөрес әйтеп иҗекләрне, җөмләләрне кабатлау.

      Ка-ка-ка –күлдә бер бака

      Кы-кы-кы-күл бит аныкы

       әк-әк-әк-бакчада үсә мәк

        ик-ик-ик-мичтә пешә икмәк.

    [К] авазы ишетелсә, кул чабыгыз.

  Авазларда: [а], [у], [ы], [м], [п], [м], [к], [р], [л], [к].

Сүзләрдә: каш, таш, имән, кашык.

Ябык иҗекләрдә: ук, ак, ит, им, ис, ир.

ШАЯН КУРЧАК УЕНЫ.

Кыярлар нинди була? Уены.

Орлыклы, әче, тәмле, овал.

“АВАЗНЫҢ КИЛҮ ОЧРАКЛАРЫН ӘЙТ”

БУ НӘРСӘ? КӘҖӘ. [К] авазы кайда ишетелә? [К] авазы сүзнең башында ишетелә.

Уен шулай дәвам итә.

Тизәйткеч өйрәнү.Төрле темпта сөйләү.

Бака-бака бакырган

Бака кунак чакырган

Кунаклары килмәгәч

Тышка чыгып акырган.

БАРМАКЛАР ӨЧЕН УЕН,

Баш бармак башлык кигән,

Имән  бармак итәк кигән,

Урта бармак зур тун кигән

Атсыз бармак чалбар кигән

Чәнти бармак киенмәгән

Әллә киенә белмәгән?

ҖӨМЛӘЛӘРНЕ  ЗУРАЙТАБЫЗ,

Курчак  утыра. Курчак  кайда утыра? Курчак нишләп утыра?

ЙОМГАКЛАУ.

К ХӘРЕФЕН КАРАУ. Һавада язу.