ТЕМА: [С] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ
план-конспект занятия по логопедии (средняя группа) по теме

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

 

ТЕМА: звукопроизношение [С]

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_s_avazy_hrefe.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: [С] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ

МАКСАТ: Сөйләм әгъзаларын хәрәкәтләндерүне камиләштерү, [С]  авазы белән таныштыру, фонематик ишетү сәләтен  үстерү, авазның сүздә дөрес әйтелүенә ирешү, балаларда игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: каз рәсеме, каз бәбкәләре.

          ШӨГЫЛЬ  БАРЫШЫ:

-Исәнмесез, хәерле көн балалар.

-Хәерле көн апай.

-Хәлләрегез ничек?

-Авыртмыйсызмы?

-Кәефләребез күтәрелсен өчен, бер-беребезгә ягымлы сүзләр әйтик.

-Былбылым, сандугачым, каракашым, йомшагым, кадерлем.

-Кәефләребез күтәрелде,тактага карыйбыз.

-Нәрсә рәсеме күрәсез?

-Каз рәсеме күрәбез.

  Әйдәгез бергәләп казның тышкы кыяфәтен карыйк әле. Каз ак, мамык каурыйлар белән капланган, муены озын, күзләре кызыл, томшыгы соры, тәпиләре сап-сары, ата казга ошаган.

-Каз нәрсә ярата?

-Каз бодай, ипи, пешкән бәрәңге ярата.

-Казны ни өчен асрыйлар?

-Ите, йоны өчен асрыйлар.

   Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз. Сез каз бәбкәләре булырсыз мин ата каз булам. Каз бәбкәләре шулай әткә каз янында йөриләр. Үлән ашыйлар (авызны ачу ябу) бигрәк тәмле үлән (иренне тел белән ялау). Менә аларның авызларына сырганак ябышты (аңкауны телләр белән сыпыру).Казлар уңга сулга карадылар, ат тавышын ишеттеләр һәм  бергә бу җырны җырладылар. Менә тамак туйды. Алар томшыкларын чистарталар (телләр белән тешләрне чистарту).

    Тилгән керә. Зур тилгән килеп төште. Ул каз бәбкәләрен алмакчы була. Ата каз балаларын [С] [С] [С] [С]   дип саклый. Ярдәм итегез балалар  [С] -[С] -[С].Тилгән бездән  курыкты ,ул очып икенче якка китте. Канатларыбызны  ял иттерик.

   Баш бармакны барлык бармаклар белән исәнләштерү.

    Бармакларны биетү.

    Кулларны йодрыклап бер-берсенә сугу.

    Имән урта бармакларны йөртү.

     Уйнап та алдык, бергәләп белем туплыйк.

      Са-са-са-Сания

      Су-су-су- Алсу

       Үс-үс-үсә

        Сә-сә-сә-Сәлимә

       Әс-әс-әс- Әсгать

 Менә безнең башыбыз, без аңа бүген ике табышмакның җавабын табарга уйларга теләк белдерәбез. Тыңлагыз.

   Келт-келт итә

   Алга китә

   Ул нәрсә?   (сәгать)

    Ормый сукмый

    Үзе кешене елата. (суган)

Сәгать, суган сүзләре берүк төрле ишетеләме,әллә аерма бармы?

-Сәгать сүзе нечкә, ә суган сүзе калын ишетелә.

Уен  “Казлар аккошлар”

Төркемнең  бер башына “казлар өе”  билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк- “бүре өне “

-Казлар, казлар!

-Га-га-га!

-Ашыйсыгыз киләме?

-Бик килә шул, бик килә!

-Алай булса кайтыгыз!

-Без бит кайта алмыйбыз,

  Тау астында бүре бар,

  Ул безне тотып ашар.

Сезнең бар канатыгыз.

Казлар канатларын җәеп болын өстеннән өйгә таба очалар, аларга бүре каршы чыга һәм казларны тотарга тырыша.Тотылган казны  бүре үз өенә алып китә.

Уен   2-3 мәртәбә кабатлана.