Методические разработки на тему "Ш авазын ныгытуга"
учебно-методический материал по логопедии на тему

Ш авазын иҗекләрдә, сүзләрдә, текстта ныгытуга материал. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh_avazyn_nygytuga_.docx21.31 КБ

Предварительный просмотр:

[ш] авазы

[ш] авазын әйткәндә иреннәр «шакмакланып» бераз алга

сузыла, өске һәм аскы тешләр бер-берсенә якын, ләкин тиеп

тормыйлар. Киң җәелгән тел, кәсә формасын алып, аңкауның

алгы өлешенә таба күтәрелә. Тел белән аңкау арасыннан үткән

һава, алгы тешләр арасыннан чыгып, [ш] авазын барлыкка

китерә.

[ш] авазының әйтелеше бозылу шаулы сигматизм дип

атала. Тышкы чагылышы: тешләр арасында ясалыш, ян-як

ясалышы, ирен-ирен ясалышы — [ф], теш яны ясалышы [т]

авазлары. Парасигматизмнар: [с], [сь], сирәк кенә [д], [дь] аваз-

ларына алыштыру.

[ш] авазын куюга әзерлек күнегүләре

— «Көрәк» — киң җәелгән тел бер хәрәкәтсез аскы ирендә

ята, очы аз гына аска караган;

— «кәсә» — авыз ачык, киң җәелгән тел уртада, кәсә фор-

масын ала;

— «кәсә»не эчкә, тешләр артына кертеп-чыгарып йөр тергә;

— «тәмле бал» — өске иренгә «бал буялган», киң җәелгән

тел белән, өске ирендәге балны ялап алырга;

— «гөмбә» — киң җәелгән телне аңкауга ябыштырырга,

шул халәттә авызны зур итеп ачып ябарга (телнең кереше

тартылырга, ә тел аңкаудан ычкынмаска тиеш);

— «кәсә»не эчкә, тешләр артына кертеп, телнең уртасына

өрергә.

Иҗекләрдә ныгыту

ша аш аша шаш ша-ша аш-аш ша-шу

шо ош ошо шош шо-шо ош-ош шо-ша

шу уш ушу шуш шу-шу уш-уш шу-ша

шы ыш ышы шыш шы-шы ыш-ыш шы-шу

ши иш иши шиш ши-ши иш-иш ши-шә

шә әш әшә шәш шә-шә әш-әш шә-ши

ше эш эше шеш ше-ше эш-эш ше-шә

Сүзләрдә ныгыту

аш шат аша баш шалкан миләш машина

уш шап буша таш шапшак кояш ашата

иш шук дәшә каш шакмак ашлык шугалак

эш шул кеше кыш шунда аккош булыша

шәл шәм ишек кош шаян оекбаш кашык

шик шәт ишәк төш шома бәлеш бишек

Т е л т ө з ә т к е ч л ә р:

ша-ша-ша — шат

шу-шу-шу — шук

шы-шы-шы — шыта

шо-шо-шо — шома

шә-шә-шә — шәп

ши-ши-ши — шикәр

ше-ше-ше — шешә

аш-аш-аш — баш

уш-уш-уш — буш

ыш-ыш-ыш — кыш

ош-ош-ош — кош

эш-эш-эш — бәлеш

әш-әш-әш — миләш

өш-өш-өш — төш

ша-ша-ша — аша

шы-шы-шы — ташы

шә-шә-шә — ишә

шә-шә-шә — шешә

иш-иш-иш — биш

ыш-ыш-ыш — Шамил, кил, булыш

ша-ша-ша — Шамил булыша

аш-аш-аш — шунда иде таш

шә-шә-шә — башка таш төшә

уш-уш-уш — машина гел буш

Текстта ныгыту

Җөмләләр: Шамил аш ашый. Шаһидә шалкан утырткан.

Илшат шар кабарта. Кызылтүш — безнең якларда кышлаучы

кош. Кыш көне кошларга азык табу кыенлаша, шуңа күрә

балалар кошларны ашаталар. Шакир кыш көне тауда шуарга

ярата. Рәшидә «бишле» алган. Рәшитнең башмагы тишелгән.

Ашны кашык белән аша. Шикәр шакмагы вак була. Кыш көне

Гөлшат башына башлык кия, муенына шарф бәйли. Шамилгә

кышын биш яшь тула.

Шигырьләр

Кояш белән көннәр матур,

Кояш белән көн ямьле.

Әнине яраткан кебек,

Яратам мин кояшны.

Ә. Габиди

1. Тидерүен тидергән,

Ләкин телен пешергән.

Телен пешергәч кенә

Алдануын төшенгән.

2. Шарик каян

Шар тапкан?

Шаян Шарик

Шар капкан.

Шарик шарны

Шартлаткан.

Шарик шарга

Шаккаткан –

Шардай күзен

Шарлаткан!

Р. Миңнуллин

Шамил әйтте: «Шаулама син.

Тик утыр, бик шым утыр.

Шуның өчен бирәм сиңа

Бик матур бер шымытыр».

Р. Ягъфәров

Таш урамда

Таш ята.

Таш түгел лә,

Ташбака.

Бар бакага

Баш бака.

«Нигә соң мин

Таш бака?» — дип

Ташбака

Баш вата.

Ә кешеләр

Шакката.

Берәүләре ашата.

Берәүләре таш ата.

«Ярый әле таш бака

Булганмын!» — ди

Ташбака.

А. Нурмөхәммәтова

1. Шаккатам мин Ишмигә:

«Эшлим, эшлим», — дисә дә,

Эшләми бер эшне дә.

Озын сүзнең кыскасы –

Өшеми дә, пешми дә.

2. Төшендә дә

Тешләшә, ди

Тешләк кеше.

Тешләшкәнгә

Калган, ди, тик

Бишләп теше.

3. Акшар чиләгеннән алып

Акшарны,

Шакир кичә акшарлаган

Ак шарны.

4. Һәр кешенең үзе ише

Ише була.

Кеше белән генә кеше

Кеше була.

5. Бишәр-бишәр биш рәт таш бар

Бишәрләрнең мич башында.

Биш мәченең биш баласы

Йоклый икән биш ташында.

— Мияу! Мияу! Буш таш юкмы? –

Дип сораган биш карт мәче. –

Сезнең янда без бары тик

Балаларны йоклатмакчы.

54 55

— Алар шулай бик күпмени?

— Бишебездә бишәр бала.

Бишәр-бишәр биш рәт таштан

Биш таш алгач, ничәү кала?

6. Ташбаш бик күп

Безнең ташлы

Инештә.

Бар да тере

Көмештәй.

Таш астына

Кермәгез, дим,

Ташбашлар.

Таш басмасын,

Таш башлар.

7. Эшләп ашаган кешегә

Таш та аш.

Эшләмичә ашаганга

Аш та таш.

8. Кыңгырау кебек

Башы буш кеше,

Бушка шалтырау

Аның бар эше.

Х. Халиков

Агач кашык бирәләр,

Тимер кашык бирәләр,

Көмеш кашык бирәләр,

Алтын кашык бирәләр.

Ошамагач, ошамый,

Ләлә барыбер ашамый.

...Күнде Ләлә, тырышты –

Әнисенә булышты:

Керләр юып элеште,

Гөлләргә су сибеште,

Мендәрләрне өеште,

Идәннәрне юышты.

Шулардан соң эш бетте,

Ашыйсы килеп китте.

Ботканымы? Ботканы

Ялт иттерде ул аны.

М. Газизов

1. Шамил балык пешергән.

Шакир бәреп төшергән.

Ә Шәргыя, җыя-җыя,

Биш бармагын пешергән.

2. Мә сиңа кашык,

Утырма катып,

Алдыңда катык,

Кулыңда кашык,

Ашый бир ташып.

3. Ал кашык, аша катык.

Китәрсең катып.

4. Ишми, Ишми

Мич башыннан төшми.

Мич башыннан төшми,

Ничек тәне пешми.

5. Шайтан таягы шикелле

Шаян шушы Шәвәли.

6. И мышнаган, мышнаган,

Мич башында кышлаган.

Тирләмәгән, пешмәгән,

Пешмәсә дә үсмәгән.

7. Сакау салма пешергән,

Биш таракан төшергән.

Биш таракан алам диеп,

Биш бармагын пешергән.

8. Быгыр-быгыр ботка пешә.

Килгән кунак безгә төшә.

Безгә төшми, кемгә төшсен,

Бездә майлы ботка пешә.

9. Әй Иш бабай, Иш бабай,

Мич башыннан төш, бабай.

Мич башыннан төшмәсәң,

Биш тиен акча бир, бабай.

«Балалар фольклор»ннан


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка. Стенд – приветствие «Капельки» своими руками. Пояснительная записка Методическая разработка. Стенд – приветствие «Капельки» своими руками. Пояснительная записка

Методическая разработка.Стенд – приветствие «Капельки» своими руками.Пояснительная запискаСтенд оформлен как приветствие группы (визитная карточка группы) под названием «Капельки». Изображение с...

Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка» Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка» Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка»

Разработала:Саламатина Ирина Борисовна воспитатель ГБДОУ № 48 Кировского района горохом или фасолью). Санкт ПетербургаОписание игры:Цель: развитие мелкой моторики , тактильной чувствительнос...

Методическая разработка ( для старшего дошкольного возраста) по теме: Методическая разработка диагностики вокальных способностей.

В данной разработке представлен материал, помогающий прослеживать развитиевокальных способностей: таблица-диагностика + критерии....

Методическая разработка "Методическая разработка игр и упражнений направленных на познавательно-творческое развитие дошкольников посредством развивающих игр В.В.Воскобовича"

Развитие интеллектуально – творческих  способностей детей дошкольного возраста – одна из актуальных проблем современности. Дошкольники с развитым интеллектом быстрее запоминают матери...

Методическая разработка. НОД по нетрадиционному рисованию в подготовительной группе «Летние превращения»Методическая разработка. НОД по нетрадиционному рисованию в подготовительной группе «Летние превращения»

Дети с самого раннего возраста пытаются отразить свои впечатления об окружающем мире в своём изобразительном творчестве. Моя работа заключается в использовании нетрадиционных техник в рисовании. Рисов...

Номинация: «Методические разработки по модулю, разделу преподаваемого предмета (дисциплины, модуля), по тематике воспитательного мероприятия». Методические разработки по теме недели: «Зимующие птицы».

Данные методические разработки созданы на основе основной образовательной программы дошкольного отделения Одоевской средней школы, федеральных государственных стандартов дошкольного образования, приме...