занятие "Математика белән космоска".
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Ахмадуллина Фарида Фаритовна

10га кадәр уңай һәм кирегә санауны, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен,атна көннәре, ел әйләнәсендәге айларның эзлеклеге турында күзаллауларын ныгыту, кәгаз битендә ориентлашырга өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Математика белән космоска.”

Максат: 10га кадәр уңай һәм кире тәртиптә санауны, геометрик

               фигуралар турындагы белемнәрен , атна көннәре,

               ел әйләнәсендәге айларның эзлеклеге турында

               күзаллауларын ныгыту; кәгазь битендә ориентлашырга

               өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: такта, саннар җыелмасы, туп, гади карандашлар, дәфтәр.

Шөгыль барышы.

Балалар без бүген сезнең белән космоска математика планетасына очарбыз.Ә анда безне төрле каршылыклар көтеп тора, без аларны бергә җинеп чыгарбыз.

-Балалар, без космоска ничек барырбыз соң? Сезнең алдыгызда кәгәзьләр, ә анда нокталар. Нокталар өстенә саннар язылган. Бу нокталарны саннарның тәртибе буенча тоташтырсаң без нәрсәгә утырып очасыбызны белербез.

- Нәрсәгә утырып очабыз? Нәрсә килеп чыкты? (ракета)

Аркаларны туры куеп матур итеп утырдык. Ракета җирдән аерылсын өчен безгә дөрес нокталарга басырга кирәк. Ә нокталар тактага яшерелгән.

           Тактага саннар куела, тик алар ябылган, һәр бала такта янына чыга берәр санны ача һәм нинди сан икәнең әйтә.

Уен: Санауны дәвам ит”.

Балалар түгәрәккә тезелеп басалар. Тәрбияче берәр балага туп ыргыта

Һәм берәр сан әйтә. Тупны тоткан бала санауны 10 га кадәр дәвам итә һәм тупны кире тәрбиячегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

  Без космоска очып киттек. Очкан вакытта күңелсез булмасын өчен мин сезгә табышмак-мәсәлләр әйтәм игътибар белән тыңлагыз.

  1. Бану әбинең Алсу исемле оныгы, Сарбай исемле эте һәм Йомшаккай исемле песисе бар. Бану әбинең ничә оныгы бар? (1)
  2. Агачта 4 кош утыра:2се чыпчык калганнары каргалар. Агачта ничә карга утыра? (2)
  3. Марат 4 алма сатып ала, берсен ашый. Маратта ничә алма калды?(3)
  4. Лилиянең 4 карандашы бар, ә Ирекнең 2 карандашы бар. Аларда барлыгы ничә карандаш бар?(6).

Физкультминутка.

      Дүшәмбе- су коендым (йөзү хәрәкәте)

      Сишәмбе- рәсем ясадым (рәсем ясау хәрәкәте)

Чәршәмбе- озаклап юындым (юыну хәрәкәте)

 Пәнҗешәмбе – футбол уйнадым (бер урында йөгерү)

Җомга – сикердем, йөгердем (бер урында сикерү)

Рәхәтләнеп биедем (бер урында әйләнү)

Шимбә һәм ял көнне (кул чабу)

Көне буе ял иттем (тезләнеп утыру,күзләр йомык).

Килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Һәр чит планетада күп байлыклар бар. Ә математика планетасында алар геометрик фигуралар дип атала. Менә алар сезнең алда. Әйтегез әле:

  1. Ничә фигураның почмаклары юк?
  2. Ничә кызыл фигура бар?
  3. Ничә өчпочмак бар?
  4. Сары булмаган ничә фигура бар?
  5. Бу фигураларны ничек итеп бүлеп була?
  6. Төсләре буенча ничә төргә аерып була? Ниндиләр?
  7. Формасы буенча ничә төргә аерып була? Ниндиләр?

Уен “ Әйе, юк”.

Тәрбияче тактага язылган саннарны чагыштыра. Ул дөрес әйтсә, балалар “Әйе”, дөрес булмаса “Юк” диләр.

                3>2             8>9                    1>0

                5>4             10>5                  9<10

                4>3             6>8                    2>4

                7<6             8<4                    7>10

                6>5  

       Безгә кайтырга вакыт. Кире кайтыр өчен безгә икенче төрле кнопкаларны табарга кирәк.

Сезнең алдыгызда дәфтәр бите һәм карандаш. Без сезнең белән математик

диктант язырбыз, игътибар белән тыңлагыз.

       Өске сул якка квадрат ясыйбыз.

       Ас уң якка овал ясыйбыз.

       Ас сул якка турыпочмак.

       Уртага өчпочмак.

Старт алдык. Кирегә саныйбыз.

10,9,8,7,6,5,4,3,2,1,0.

      Кире кайтканда күңелсез булмасың өчен әз генә башны эшләтеп алыйк.

  1. Хәзер нинди ел фасылы?
  2. Бүген чәршәмбе, иртәгә?
  3. Линейка карандаштан озынрак булса, димәк карандаш линейкадан (кыскарак)
  4. Өстәл урындыктан биегрәк булса, димәк урындык (тәбәнрәк).
  5. Яз айларын әйтегез.
  6. Хәзер урамда нинди ай?

       Без кайтып та җиттек. Безне шатланып каршы алалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема "Космоска сэяхэт"

                       Тема: «Космоска сәяхәт» (уртанчылар төркеме)Максат: Геометрик фигуралардан  тугәрәк, квадрат, өчпочмакны...

Космоска сәяхәт.

Җир һәм галәм.       Җир планетасы - кояш тирәсендә әйләнүче 9 планеталарның берсе. Ә Кояш үзе - галәмдәге миллиардйолдызларның берсе генә. Галимнәр галәм турында бик күп...

Проект эшчәнлеге. Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә  балалар бакчасы »        Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек...

Конспект занятия по ФЭМП "Космоска очу".

Конспект занятия по ФЭМП "Космоска очу"....

Оруоллаах оонньуу. "Космоска кетуу"

Оруоллаах оонньуу о5ону бары еттунэн сайыннарар....