Космоска сәяхәт.
занимательные факты по окружающему миру на тему

Cафина Раиля Халитовна
Җир һәм галәм.
       Җир планетасы - кояш тирәсендә әйләнүче 9 планеталарның берсе. Ә Кояш үзе - галәмдәге миллиард
йолдызларның берсе генә. Галимнәр галәм турында бик күп беләләр, тик ачылмаган серләр тагын да күбрәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kosmoska_seyahet.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Максат:балаларның белемнәрен системлаштыру, космос турында белемнәрен тирәнәйтү, танып- белүчәнлеген үстерү.

Җиһазлау: глобус, космос иллюстрациясе, кечкенә һәм зур туплар.

Тәрбияче. Исәнмесез, кунаклар! Хәерле көн, балалар!

          Хәерле көн сезгә,

          Хәерле көн безгә.

           Матур үтсен көнегез,

          Көләч булсын йөзегез.

Балалар башкаруында җыр “Күңелле сәяхәт”.

Кешеләр электән үк күк җисемнәре (йөзе) кызыксындырган. Алар Галәмгә очу турында хыялланганнар. Галимнәр космик кораб уйлап тапканнар. Башта кешеләрне очыртырга курыкканнар. Шуңа күрә иң беренче булып галәмгә этләрне җибәреп караганнар.

    Ул этләрнең исеме “Белка”, “Стрелка” булган. Алар Галәмнән исән-имин әйләнеп кайткач , кешеләр үзләре очканнар.

    Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше –Ю.А.Гагарин. Шуннан бирле 12нче апрель һәр елны Космонавтика көне билгеләп үтелә.

    Бакча баласы булсам да

    Омтылам батырлыкка

    Юрий Гагарин кебек

     Очасым килә күккә.

Галәмнең барлык серләрен

Ачасым килә минем

Илебезнең батыр улы

Буласым килә минем.

     Һәр көн шулай хыялланып

      Карыйм мин күк йөзенә.

      Чын космонавт булырмын-

      Ышаныгыз сүземә.

Т.  Космонавтлар – курку белмәс, кыю кешеләр. Балалар, мондый сыйфатларны кечкенәдән үк булдырырга кирәк. Ягез әле, бергәләп уен уйнап алыйк. Уен “Капма- каршысын әйт” дип атала.

     Куркак-кыю

     Көчле-көчсез

   Белемсез-белемле

    Карт-яшь

   Моңсу-шат

   Батыр- куркак

   Алдакчы-намуслы

   Ялкау-тырыш

Т. Балалар, космонавтлар нинди булырга тиеш икәнлеген белдек. Ләкин бу сыйфатларны үзебездә булдыру өчен , һәрвакыт физкультура, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдәгез матур итеп басыгыз. Без хәзер физик күнегүләр эшләп алабыз.

 Музыка яңгырый.Балалар физик күнегүләр ясыйлар.

Т. Йолдызлар күк йөзендә кечкенә генә нокта булып күренәләр, чөнки алар Җирдән бик еракта урнашканнар. Ә чынлыкта алар- Кояшка охшаган кайнар шарлар. Иң кайнар йолдызлар – зәңгәр йолдызлар. Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Ул “Кайнар шар” дип атала.

Уенның барышы: Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче “кайнар шарны” бер балага ата. Бала аны, тиз генә тотып алып, икенче балага ыргытырга тиеш була. Бала “кайнар шар”ны тота алмаса,калган балалар ...... йолдызы сүнде диләр. Бала уртага утыра. Уен соңгы “йолдыз” калганчы дәвам итә.

 Т. Бик җитез, өлгер балалар икәнсез. Әйдәгез балалар тагын бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

  Төнлә калка, көндез ята. (ай)

   Өй башына утырган, җир йөзен нур белән тутырган.(кояш)

  Төнлә баксам, күк тулган , иртән баксам- юк булган.(йолдыз)

Т. Менә балалар минем кулда Ай. Нәрсә соң ул ай? Ай –Җирнең иярчене , анда һава да, су да юк. Ай өслеге тишкәләнеп беткән, чөнки анда метеоритлар төшә.... Әйдәгез, Ай белән уен уйнап алыйк.

    Балалар түгәрәккә басып, шигырь юллары кабатлыйлар.

        Без Галәмгә очабыз,

         Тулган Айны тотабыз.

           Очкан чакта , болытларны,

            Ак җилләрне кочабыз.

Бер бала, “Ай” тотып ,уртада йөри һәм саный башлый: “1,2,3,4,5- айны тотып ал! “Ай” ны ике бала арасына куя. Бу балалар икесе ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче булып йөгереп килеп җитә , шул “Ай” ны тотып алырга тиеш була.

Т. Балалар, безгә төркемебезгә кайтырга вакыт җитте.Ләкин кайканчы тагын бер уен уйнап алыйк әле. Әйдәгез, “Метеоритны ватыйк” дигән уен уйнап алыйк әле. Метеоритлар алар зур тизлектә оча торган ташлар.

Уен барышы:Зал идәнендә кечкенә туплар өелгән. Бу туплар метеоритлар ролен үти. Балалар ике якка тезелеп басалар һәм зур тупны тәгәрәтеп  кечкенә тупларга тидерергә тиеш булалар.

Менә балалар без космос турында бик күп яңалыклар белдек.Хәзер матур итеп басабыз һәм үз төркемнәребезгә кайтабыз.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие "Математика белән космоска".

10га кадәр уңай һәм кирегә санауны, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен,атна көннәре, ел әйләнәсендәге айларның эзлеклеге турында күзаллауларын ныгыту, кәгаз битендә ориентлашырга өйрәтүне дәвам ...

Тема "Космоска сэяхэт"

                       Тема: «Космоска сәяхәт» (уртанчылар төркеме)Максат: Геометрик фигуралардан  тугәрәк, квадрат, өчпочмакны...

Проект эшчәнлеге. Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә  балалар бакчасы »        Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек...

Конспект занятия по ФЭМП "Космоска очу".

Конспект занятия по ФЭМП "Космоска очу"....

Оруоллаах оонньуу. "Космоска кетуу"

Оруоллаах оонньуу о5ону бары еттунэн сайыннарар....