Тема "Космоска сэяхэт"
план-конспект занятия (математика, средняя группа) по теме

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

                         Тема: «Космоска сәяхәт» (уртанчылар төркеме)

Максат: Геометрик фигуралардан  тугәрәк, квадрат, өчпочмакны  танып,  әйтэ белүләренә ирешү.4 кә кадәр санарга өйрәтүне дәвам итү. Тигез һәм тигез булмаган төркемнәрне чагыштыра белү. Уң һәм сул кулларны аера белү өстендә эшләү. Баланың үзенә карата предметларның торышын сүзләр белән аңлатып бирергә өйрэәтү. Логик фикерләү сәлатен үстерү.

Шөгыль барышы:

Исәнләшү

Балалар сез бүген математика шөгылендә үзегезнең кыю , тыпкыр акыллы балалар икәнлегегезне күрсәтерсез дип ышанып калам.

Балалар математиканы белү сезгэә ни өчен кирәк?

Кораблар йортергә,

Һавада очарга

Бик күп белергә кирәк

Шуның өчен, дуслар

Математика фәне

Безгә бик кирәк

Ракета рәсеме күрсәтү, тавышы ишетелә

-Нинди тавыш ишетелә ул?

-Нәрсэ очып килгән безгә?(Ракета)

-Ракета белән кайда очарга була? (Космоска очарга)

Сезнең  ракетага утырып космоска очасы киләме?

Космоска очканчы балалар башта ракетаның нинди геометрик фигуралардан төзелгәнен белергә кирәк?

Уен « Ракета нинди геометрик фигуралардан төзелгән?»

(ничэ квадрат, өчпочмак, тугәрәк барлыгын санау)

 (ракетага утырган хәрәкәтне күрсәтәләр)

Балалар сез миңа хәзер үзегезнең иштәшләрегезнең кайда утырганын әйтерсез.

Уен «Кем кайда утыра?» (Ун, сул, артта, алда сүзләрен аңлау)

Барасы юлыбыз ерак, әйдәгез бераз сөйләшеп барыйк.

-Сез нинди ел фасылларын беләсез?

-Хәзер елның кайсы вакыты?(Хәзер елның көз вакыты)

-Көздән соң нинди ел фасылы килә?

-Кыштан соң? Яздан соң? Жәйдән соң?

-Атна көннәрен искә төшерик.(Чәчәк ярдәмендә)

Балалар без килеп җиттек.

Тактада өй рәсеме, йолдызлар.

Балалар карагыз бу космоста  нинди кызык өй бар, бу өйдэ нәрсәләр яши микән, ничек уйлыйсыз?(Йолдызлар)

Өйнең тәрәзәләре нинди формада?

Әйдәгез болытларны  санап карыйк (Санау 1-4) (Тактада куя бару)

Барысы 4 болыт

Йолдызларны санап карыйк (Санау1-4)(Йолдызларны кую)

Болытлар һәм йолдызлар саны ничек?(Бертигез)

Ялминуты

«Уң кулыбызны табыйк»

Чит планета кешесе килеп чыга. Безгэ биремнэр эзерлэп куйган.

1.Уен «Йолдызларны дөрес урнаштыр»(магнитта)

Йолдызлар эчендә саннар язылган

3 артында нинди сан тора? 2 белэн 4 уртасында нинди сан? һ.б

2.Сораулар:

-Сыернын ничә койрыгы бар?

-Кешенең ничә колагы бар?

-Светофорның ничә күзе бар?

-Машинаның ничә тәгәрмәче бар?

 

3. Геометрик фигуралар белэн мәсьәлэ чишү.

Таратма материал белән эш.

1.Түгәрәкне, өчпочмакны табу. Өстәлгә 4 түгәрәк куябыз,  түгәрәкләр астына шул хәтле өчпочмак  куярга кирәк.

Йомгак: Түгәрәкләр һәм өчпочмаклар саны бертигез.

2.Бер өчпочмакны алып куябыз.

Йомгак: Түгәрәкләр өчпочмакларга караганда күберәк, ә өчпочмаклар саны түгәрәкләрдән азрак.

3. Чит планета кешесенә, Квадрат белән өчпочмактан өй ясап күрсәтү.

Балалар без космоста бик озак тордык безгә ойгэ кайтырга кирәк.

Кәзләрне йомдык 1.2.3 Крибле, крабле, бумс

Булдырдыгыз балалар сез миңа бүген бик ошадыгыз.

Уң кулыгызны күтәреп башыгызга куегыз. Үзегезне яратып , әйтегез «Нинди мин уңган, нинди мин булган».

Йомгаклау.

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэмэтлек аланына сэяхэт

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"

Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, ...

Урманга сэяхэт

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз ир...

Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яш...

Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яш...