Конспект занятия по математике
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Назипова Клара Васильевна

Конспект театрализованного занятия с занимательными и развивающими играми

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tapkyrbike_hem_belmesh_belen_matematik_uennar.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә математика шөгыле конспекты.

Тапкырбикә һәм белмеш белән математик уеннар.

Тема: Кабатлау

Максат:

Логик фикер йөртү сәләтләрен, фикерләүләрен, игътибарларын арттыру. Математик сөйләм телен үстерү.

10 эчендә арта бару, кими бару тәртибендә санауны ныгыту.

Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү. Предметлар арасыннан табу.

Гади арифметик мәсьәләләр чишү, мәсьәлә төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү.

Күз үлчәмен, хәтерләрен яхшырту.

Ярдәмлек: Тапкырбикә, Белмеш – бибабо курчаклапры; сандык; «Качкан саннар» рәсеме; «Нәрсә артык?» дидактик уены; «Күңелле санау» дидактик уены; саннар, үрдәкләр; перфолинейкалар; вак уенчыклар; кечкенә капчык (рәсемле); бүләк итү өчен шарлар, сумка; «Нинди фигура артык?» - дидактик уены; «Нинди фигура кирәк?» уены өчен читекләр.

Шөгыль барышы.

- Исәнмесез, балалар. Бүген безнең шөгыльгә кунаклар, әти-әниләр килгәннәр, әйдәгез алар белән тагын бер кат исәнләшик.

- Исәнмесез.

- Хәзер дәресебезне башлыйбыз. (Ишек шакыйлар). Безнең барлык киләсе кешеләр килеп бетте бугай инде, тагын кем килде икән? (Ишек артыннан сюрприз сандыкны алып керәм). Кем куеп ките икән бу серле сандыкны? Эчен ачып карыйсы килә башлады, әйдәгез ачып карыйк әле. (Кулга курчакларны киям, сандывктан чыгарып, малай һәм кыз тавышы белән):

- Исәнмесез!

- Исәнмесез дуслар!

- Мин Белмеш булам.

- Ә мин Тапкырбикә.

- Әйдәгез, балалар, үзегез белән таныштырып китегез. Исемегезне, фамилиягезне, ничә яшь икәнен әйтегез. (Балалар үзләре белән таныштырып чыгалар).

Белмеш: Балалар, без сезгә шушы сандыкны тутырып уеннар алып килдек.

Тапкырбикә: Балалар, сез санный беләсезме? Әйдәгез санап күрсәтегез. 1 нче бирем 1-10 га кадәр, 10 – 1 гә санау.

2 нче бирем. «Тере саннар» уены.

Белмеш: Мин сезгә саннар биреп чыгам, сез дөрес тәртиптә үз урыннарыгызны табып тезелеп басыгыз.

3 нче бирем. «Качкан саннар» уены.

Тапкырбикә: Бу рәсемне яхшылап игътибар белән карагыз, анда саннар качкан. Саннарны табып әйтегез.

4 нче бирем. Перфолинейкалар белән эш.

Белмеш: Мин сезгә саннар күрсәтәм. Ә сез линейкадан шул кадәр түгәрәкләрне санап ачып күрсәтәсез.

5 нче бирем. «Нинди фигура артык?» уены.

Тапкырбикә: Мин сезгә сандыктан алып карточкалар бирәм, андагы фигураларны игътибар белән карагыз, нинди фигура артык һәм ни өчен артык икәнен әйтегез.

6 нчы бирем. «Нинди бизәк кирәк?» уены.

Белмеш: Мин сезгә читекләр бирәм, анда бизәк кую өчен урыннар әзерләнгән. Һәркем үз бизәген табып куйсын.

Физкультминут.

Тапкырбикә: Карале Белмеш, бу кашыкларны нигә салдың син сандыкка. Әллә безне монда тәмле боткалар да ашаталармы?

Белмеш: Син нәрсә, Тапкырбикә, әле төшке аш вакыты җитмәде. Бу кашыклар ашый торган түгел, ә ял иттерә торган кашыклар. Без кашыкларны ничә тапкыр суксак, балалар шуның кадәр бер урында сикерә.

7 нче бирем. «Нинди фигуралардан тора?» уены.

Белмеш: Балалар, бу трактор рәсеменә карагыз әле, ул нинди геометрик фигуралардан тора?

8 нчы бирем. Табышмак-мәсьәләләр чишү.

Тапкырбикә: Балалар, без сезгә кызыклы  табышмак-мәсьәләләр алып килдек, тыңлап карагыз әле.

Ак каенда 5 чыпчык,

Ояда бер чыпчык

Кем әйтер икән

Барысы ничә кошчык?

Алсу бакчага керде,

    5 кызыл алма күрде.

     1 сен өзеп алды.

     Агачта ничә калды?

4 карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына

Тагын берәү өстәлде

Көткәндәй шуны гына.

Әни куян, әти куян,

Малай куян, кыз куян,

Тагын бер бәби куян

Санап кара ничә туган?

9 нчы бирем. Рәсемгә карап мәсьәләләр төзү һәм чишү.

Белмеш: Без сезгә матур рәсемнәр алып килдек. Рәсемне карагыз да, мәсьәләне төзегез, ә без бергәләп чишәбез.

10 нче бирем. «Нәрсә артык?» уены.

Тапкырбикә: Әйдәле, Белмеш, бу рәсемнәрне сандыктан чыгарырга булыш. (чыгаралар). Бу уен «Нәрсә артык?» дип атала. Рәсемнәргә карап артык  әйберне әйтергә кирәк.

11 нче бирем. «Нәрсә югалды?» уены.

Белмеш: Кайчаннан бирле өстерим инде бу капчыкны, һич чыгарып булмый.

Тапкырбикә: Нәрсә тутырдың бу капчыкка?

Белмеш: Нәрсә булсын уенчыклар. (Уенчыкларны капчыктан алып тезәләр). Бу уенның кагыйдәсе мондый: сез күзләрегезне йомган вакытта мин тиз генә бер уенчыкны алып яшерәм, сез нинди уенчык югалганын әйтәсез. Әйдәгез, уенчыкларны игътибар белән карап истә калдырыгыз. Күзлэрне йомдык. (5-6 тапкыр уйнала).

Белмеш: Молодцы, балалар! Сез безгә бу дәрестә бик ошадыгыз. Сандыкта уеннарыбыз да бетте, китәр вакыт та җитте. Сез бик актив булдыгыз, тырыштыгыз. Мәктәпкә баргач та сез шундый акыллы, тырыш балалар булыгыз. Ә без сезгә дәрестә яхшы итеп җавап биргәнегез, катнашып утырганыгыз өчен кечкенә генә бүләкләр алып килдек. (Белмеш белән Тапкырбикә кечкенә сумкадан алып шарлар өләшеп чыгалар ә балалар шарларның төсләрен әйтеп чыгалар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

Конспекты занятий по математике Занятие по математике в средней группе «Путешествие в сказку»

Закрепить название геометрических фигур: круг, квадрат, овал, треугольник, прямоугольник; выделить их свойства: форма, цвет, размер; структурные элементы: сторона, угол, их количество; закрепить...

Конспект занятия по математике. Занятие по математике в средней группе «Три медведя».

продолжать знакомить с числом 3;учить различать равенство по количеству предметов, выражая результаты определения в речи: поровну, столько же, сколько;отгадывать загадку на основе зрительно воспринима...

Конспект занятия по математике в средней группе «Сказка «Репка» не простая, а математическая». (Закрепляющее интегрированное занятие по математике)

Цель: Развитие у детей познавательных интересов и интеллектуального развития.Задачи: 1.Систематизировать знания детей о геометрических фигурах (круг, квадрат, треугольник), цвете, величине предмета.2....

Конспект занятия по математике в старшей группе детского сада, тема занятия: «Город математики»

Конспект  занятия по математике в старшей группе детского сада, тема занятия:«Город математики»Программное содержание:Совершенствовать умение находить место числа в ряду, считать до 10 и обратно...

Конспект занятия по математике в старшей группе по ФГОС «Порядковый счет до 10» Конспект занятия по математике в старшей группе по ФГОС «Порядковый счет до 10»

Ведущая образовательная область: познавательнаяЦель: Создать условия для закрепления порядкового счета до 10.Задачи:Образовательная: Совершенствовать навыки количественного и порядковог...

«Сказочная история про Царицу Математику, Фею Музыку и Мадам-Минор » Конспект интегрированного занятия для детей среднего дошкольного возраста. план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Занятие направлено на создание условий для формирования математических представлений, через интеграцию образовательных областей программы «Познавательное развитие» и «Музыка»....