Бурычлар конспект по фэмп
план-конспект занятия по математике по теме

“Урман аланында”.

(2нче кечкенәләр төркемендә математика эшчәнлегенең конспекты).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл burychlar_konspekt_po_femp.docx13.84 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Куныр балалар бакчасы”

“Урман аланында”.

(2нче кечкенәләр төркемендә математика эшчәнлегенең конспекты).

                                        Тәрбияче: Нәбиева З.Г.

Бурычлар: әйберләрне зурлыгы һәм төсе буенча чагыштырырга;геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат, өчпочмак)танырга һәм әйтергә өйрәтү.Әйберләрне формасы,зурлыгы, төсе буенча берләштерү күнекмәләрен ныгыту.Күзәтүчәнлекләрен, хәтерләрен, игътибарларын үстерү.

Җиһазлар:кәгазь чәчәкләр,геометрик фигуралар,катыргыдан кискән итәкләр,шортиклар,төсле тасмалар, кәгазь күбәләкләр.

                Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:балалар, бирегез әле кулыгызны, кулыгыздагы җылыгызны..Балалар,без кулларны тотынышкач рәхәт һәм җылы булып китте.Елмая- көлә кояш ,сез дә елмаегыз бераз.Менә хәзер бигрәк тә күңелле булды.Сезнең елмаю башкаларга да күчсен. Аларның да кәефләре күтәрелсен.        

        Балалар, хәзер кайсы ел фасылы? (кыш). Каян беләсез? Кыш билгеләрен әйтеп үтегез әле. Ә сез җәйне сагынасызмы?Телисезме, мин сезне җәйгә алып барам?Күзләрегезне йомыгыз да , җәйне искә төшерик әле.(Талгын көй куела).Кояш җылыта, җылы җилләр битебезне сөя, кошлар сайрый, күбәләкләр оча.

Карагыз әле, балалар,нинди матур алан.Төрле зурлыктагы агачлар да үсә. Әмир, бу нинди агач? Камилә, ә чыршы нинди? Балалар, алан нинди төстә? Нинди формада?(Яшел, түгәрәк).Дөрес,тик монда чәчәкләр юк бит. Әйдә, үзебез бизибез.Менә мин сезгә төрле чәчәкләр бирәм, сез аланга куярсыз.

Ой, балалар,чәчәкләрнең таҗларын җил очырткан бит,сезгә аларны төзергә кирәк инде.Чәчәкнең уртасы нинди формада булса ,таҗларын да шундый формадан ясыйсыз.Зәмирә, синең чәчәгеңнеңуртасы нинди төстә, нинди формада? Аланда чәчәкләр никадәр булды?(күп). Матур булдымы? Тик тагын нәрсәдер җитми әле.Чәчәкләргә матур- матур нәрсәләр очып куна әле? (Күбәләкләр).Сез дә күбәләкләр булып уйнагыз. Күбәләкләр очалар, уйныйлар,арыгач, ял итәләр.Аларны беркем дә күрмәсен өчен ,үзләре төсле үк чәчәкләргә куналар. Уен:”Күбәләкләр аланда”.

Балалар, сез уйнаган арада мин агач төбеннән бер хат таптым бит әле.Аны кем җибәргәнен беләсегез киләме?Табышмакның җавабын тапсагыз, белерсез.”  Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак”.(Куян).Дөрес ,бу хатны куян калдырган.Менә нәрсә дигән ул:”Балалар,сезнең урман аланында уйнаганыгызны күреп , бик кызыктык. Тик сезнең янга чыгарга оялдык.Чөнки безнең чалбарларыбыз,итәкләребез агач ботакларына эләгеп ертылып бетте.Сез безгә аларны ямарга булышмассызмы икән?” Балалар, булышабызмы куяннарга? Карагыз әле,чалбарлардагы, итәкләрдәге ертыклар нәрсәләргә охшаган?(Түгәрәккә, квадратка, өчпочмакка). Балалар биремнәрне үтиләр.Тәрбияче ,һәр баладан нинди төстә, нинди формада ямау куйганын сорый.                      

        Балалар, куяннарның киемнәрен ямадык, чәчләрен дә матур итеп йөртсеннәр өчен ,менә шушы тасмаларны бүләк итик әле үзләренә. Әйдә , төреп бирегез әле.Кемдер тизрәк төрде, кемдер арткарак калды.Ни өчен? Тасмалар тигезме? Ничек беләбез? Әйдә, үлчәп карагыз әле тасмаларны. Ничек үлчибез? (Өстенә, янына куеп).Хәзер тагын төреп куегыз инде.Балалар, без җәйдә бик озак кунак булдык,кайтырга кирәк.Күзләрне йомыйк та, җәй белән саубуллашыйк. Без бүген кая бардык,куяннарга ничек ярдәм иттек?(Ишек шаку). Балалар, үзләренә ярдәм иткән өчен куяннар безгә күчтәнәч җибәргән.(Балаларга күчтәнәч өләшү).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект по ФЭМП во 2 младшей-средней группе Тема: "Знакомство с понятиями «один» и «много»"с учетом ФГОС ДО (из опыта работы)

Конспект непосредственной образовательной деятельности  во 2 младшей-средней группе  по ФЭМПтема: Знакомство с понятиями «один» и «много» (из опыта работы) с учетом Ф...

Конспект по ФЭМП "В мире математики", конспект "Времена года"

Цель: Уточнить и закрепить полученные в течении года знания, умения, навыки.Задачи: - формирование представлений о временах года их смене и месяцах;- закрепление знаний о животных, птицах, насекомых;-...

Конспект по ФЭМП в старшей группе по ФЭМП. Тема: "Путешествие по сказке "Цветик-семицветик"

Конспект открытого занятия по ФЭМП в старшей группе. Тема: "Путешествие по сказке "Цветик-семицветик"...