математика в детском саду
план-конспект занятия (математика) по теме

Шакурова Мавлида Мавлетовна

изучение математики в детском саду

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл archa_munitsipal_rayony.docx19.51 КБ

Предварительный просмотр:

Арча муниципаль районы «Шекә балалар бакчасы» муниципаль бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Шакурова Мәүлидәнең

танып белү  өлкәсеннән үткәрелгән күрсәтмә эшчәнлеге.

  Математика

( Мәктәпкә әзерлек төркеме)

 “ Төлке туны ” әкиятенә нигезләнеп мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән эшчәнлек

         Максат: 10 эчендә уңайга һәм кирегә санау күнекмәләрен ныгыту, саннар   сос-                         тавын кабатлау. Ел фасылларын атна көннәрен аеру, геометрик фигуралар турында белемнәрен тирәнәйтү. Балаларның  игътибарын, логик фикерләвен, хәтердә калдыру сәләтен үстерү, урман җәнлекләре турында белемнәрен арттыру, экологик тәрбия бирү. Математика фәненә кызыксынуны арттыру.

Материал: җәнлек маскалары, математик биремнәр өчен материаллар, хайван рәсемнәре, ел фасыллары рәсемнәре, саннар .

                                    Эшчәнлек барышы

А.Б: Балалар, әйдәгез басыйк, бер – беребезгә карап елмаик та саләмәтлек телик:                          Чыршыдай биек бул

  Имәндәй таза б ул

   Нараттай кызыл бул

   Сау  саләмәт бул.

А.Б: Балалар без нинди санау күнекмәләрен беләбез, искә төшерик әле.( үсә бару тәртибендә, кими бару тәртибендә,саннан башлап) 3-4 баладан санатам.

-Балалар, сез нинди ел фасылларын беләсез, искә төшерик әле? (җәй, көз, кыш, яз)

           -Кыргый хайваннар кышны ничек үткәрәләр икән? ( Өндә, төсләрен  үзгәртәләр,                                                

        йоннарын калынайта)

         Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.  Җавабын белсәгез, аның турында  әкият    

          сөйләрмен.

             Энәсе күп йөзләп- меңләп

           Үзе бер дә тегә белми юньләп.    (Керпе)                      

    Дөрес, табышмакнын җавабы керпе. Хәзәр аның турында М.  Хәйдәрнең “ Керпе туны” дигән әкиятен сөйлим.Игътибар белән тыңлагыз. ” Борын – борын заманда җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау  чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән, Көннәр җылы булгач җәнлекләр юка күлмәкләрдән генә йөргәннәр, ди. Бервакыт “Кыш килә” дигән хәбәр таралган. Көннәр чынлап та суыта башлаган. Керпе җәнлекләрнең барысына да тун тегеп бирергә вәгъдә иткән. Күп итеп тире алып кайткан, һәм эшкә керешкән. Ләкин ул кемнең тун киясе килә, мин әйткән биремнәрне үтәргә тиеш дигән.

Беренче булып “Куян” килгән.( куян битлеге кигән бала килә). Миңа җылы тун тегеп бирә алмассынма , дигән. Керпе: Менә монда буталган саннар шуларны дөрес итеп тезсән, бирермен дигән.

Икенче булып “Бүре” килеп җиткән. Ул да җылы тун сораган. Керпе: Өстәлдән бер сан ал һәм шулкадәр түгәрәкләр тез, дигән.

 Өченче булып “ Төлке” килгән. Ул да җылы тун сораган. Керпе: Менә син шушы бизәк турында сөйлә дип,  геометри  фигуралар ябыштырылган альбом бите тоттырган.

Дүртенче булып аю килгән. Ул да җылы тун сораган. Керпе: Менә сиңа яфраклар, аның артына яшерелгән мисалларны чишсән, җылы тун бирермен, дигән.

Бишенче булып “Тиен” килгән. Ул да җылы тун сораган. Керпе:Менә монда саннар тезелгән, ләкин бер сан төшеп калган, шуны тап, дигән. Җәнлекләр барысы да биремнәрне дөрес үтәгәннәр.Керпе бик сөенгән аларны уөнарга чакырган.

Уен “ Көзге аланда”  дип атала.

 Көзге аланга килдек

Матур урыннар күрдек

Тун кигән каен уңда

Ямь – яшел чыршы сулда

Әнә куян сикерә

Ул бүредән элдертә

Бездә аннан качабыз

Тотмас безне ул явыз

Аю бабай ял итә

Кызылтүшләр очалар

Урманда рәхәт булса да

Өйгә кайтыйк балалар.

Керпе: Тырыштыгыз балалар, менә мин сезне алмалар, гөмбәләр белән сыйлыйм әле. Алмаларны ашаганчы әйдәгез белик, алмалар күбрәкме, гөмбәләрме? Балалар саныйлар, чагыштыралар.

А. Б: Балалар, керпе бик арыган ул тыныч кына йокласын, ә без аның торышына күп итеп гөмбәләр әвәләп куйык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УГОЛОК ЗАНИМАТЕЛЬНОЙ МАТЕМАТИКИ В ДЕТСКОМ САДУ

методические рекомендации по оснащению уголка занимательной математике...

математика в детском саду

Консультация для родителей: «Математику в детском саду»...

Математика в детском саду. Проблема формирования и развития математических способностей детей. Логика и математика для дошкольника.

Одной из наиболее актуальных и важных задач подготовки детей к школе является развитие логического мышления и познавательных способностей дошкольников, формирование у них элементарных математических п...

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Опубликовано 18 апреля 2016 - 19:36 пользователем admin занятия детский сад математика, занятия по математике в детском саду, занятие в детском саду гео

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур»  Цель:формировать у дошкольников умение находить различия и общие признаки г...

Статья использование комплекта "Мате: плюс. Математика в детском саду" в образовательной деятельности как инструмент повышения качества образования в детском саду

ИСПОЛЬЗОВАНИЕ КОМПЛЕКТА «МАТЕ: ПЛЮС. МАТЕМАТИКА В ДЕТСКОМ САДУ» В ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ КАК ИНСТРУМЕНТ ПОВЫШЕНИЯ КАЧЕСТВА ОБРАЗОВАНИЯ В ДЕТСКОМ САДУ....

Мастер - класс использование комплекта "Мате: плюс.Математика в детском саду " в образовательной деятельности как иснструмент повышения качества образования в детском саду

МАСТЕР - КЛАСС  ИСПОЛЬЗОВАНИЕ КОМПЛЕКТА «МАТЕ: ПЛЮС. МАТЕМАТИКА В ДЕТСКОМ САДУ» В ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ КАК ИНСТРУМЕНТ ПОВЫШЕНИЯ КАЧЕСТВА ОБРАЗОВАНИЯ В ДЕТСКОМ САДУ....

Математика в детском саду (конспект итогового занятия в подготовительной группе) “Путешествие по стране “Математика”

Математика в детском саду(конспект итогового занятия в подготовительной группе)“Путешествие по стране “Математика&rdquo...