"Күңелле санау"
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Зурлар төркеме өчен иң гади математик күзаллауларын үстерү буенча бердәм эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytoe_zanyatie2.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү

Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, иптәшләренең фикерләрен тыңлый белергә, эшчәнлеккә карата кызыксыну  тәрбияләү.

Үстерү бурычы:  1 дән 7 кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен камилләштерү, микротөркемнәрдә эшләүләрен ныгыту.

Белем бирү бурычы: математик табышмакның чишелешен сан һәм билгеләр ярдәмендә язарга өйрәтүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, мактау.

Җиһазлау: магнит, такта, туп, карточкалар.

Алдан үткәрелгән эш: саннарны  кечкенә 2 санга таркату.

Эшчәнлек төзелеше

I  кечкенә хикәя тыңлау

II Төп өлеш:

  1. 7саны белән бәйле вакыйгаларны саныйлар.
  2. Мәкальләр һәм әкиятләрнең исемнәрен әйтәләр.
  3. Математик табышмак чишү.
  4. Уен: “Дөрес яз һәм ясап бетер”
  5. Ял минуты
  6. Мәсьәлә чишү

III практик эш. 7 санын дәфтәрдә язу.

IV Йомгаклау.

Бүгенге шөгыльдә без тылсымлы 7 саны белә танышабыз. Бу сан бәхетле, сихерле дип санала. Ни өчен соң бу санны хөрмәт итәләр. Бу турыда безгә тарихи китаплар нәрсә сөйли соң. Изге язуда әйтелә: Ходай Тәгалә  6 көн дөнья ясаган, җиденче көнне ял иткән. Шул вакыттан бирле 7 санын изге дип саныйлар. Кеше дөньяны җиде орган аша  кабул итә.

         (балалар саныйлар: ике колак, ике күз, ике борын тишеге, бер авыз)

Т-че: Кайда соң без тирә – як тормышта 7 санын очратабыз?

   (балалар бер-бер артлы 7 саны белән бәйле вакыйгаларны саныйлар: җиде нота,  салават күперендә җиде төс, атнада җиде көн, сәгатьтә, ел айларында).

Атнаның җиденче көне нәрсәсе белән аерылып тора?

                                 (ял көне)

Елның җиденче ае?

                                 (июль, иң кызу ай)

Ә хәзер мин сезгә җиде саны белән бәйле ике бирем бирәм. Һәрбер дөрес җавапка бер йолдыз бирелә. Шуның өчен ике төркемгә бүленәбез. Бер һәм икегә саналабыз. (балалар эшли).

Бер төркемгә  җиде мәкаль әйтергә.

Икенче төркемгә  7 саны очраган әкиятләрне әйтергә.

    (төркем җыелып сөйләшә, җавапларын бирә, ә каршы төркем төзәтә һәм тулыландыра). Һәрбер дөрес җавап өчен йолдыз.

Т-че: Җиделе саны ничек барлыкка  килә? Ә моны белер өчен безгә кызыклы күнегүләр ярдәм итә. Мин сезгә биремнәрне укыйм, ә сез җавабын тактада язарсыз.  

Алты гөмбә тапты бала

Аннан тагын берне.

Сез сорауга җавап бирегез

Ничә гөмбә ул алып килде.

(балалар җавап бирә, һәм тактада язалар  6+1)

(икенче бала чакырыла)

Елан керпедән сорады

Син кайдан, тиктормас?

Мин кышка әзерләнәм

Күрәсең алмалар миндә

Җыям мин аларны урманда.

Бишне алып килдем, тагын икене.

Уйга калды елан

Бу күпме буласың?

(балалар яза 5+2)

(икенче бала чакырыла)

Машада 3 шакмак

Наташада дүртәү.

Сез тизрәк санагыз

Кызларда ничә шакмак?

(балалар яза 3+4)

Т-че: Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.  Дәвам итәбез. Һәрбер санның күршесе була, шуларны әйтегез. Хәзер без түгәрәккә басабыз, мин сан әйтеп, тупны сезгә ыргытам , ә сез ул  санның күршесен әйтәсез.

                                     (2 – (1,3); 5 – (4,6); 3 – (2,4))

Т-че: Рәхмәт, балалар. Ә хәзер светофор төсе буенча  өч кешелек төркемнәргә  бүленәбез.  Биремне тыңлагыз, өстәлдә төрле рәсемнәр ясалган карточкалар ята. (җептәге төймәләр, вазадагы чәчкәләр, агач яфраклары). Җидегә тулмаган предметларны ясап бетерегез, һәм буш шакмакларга языгыз.

     (балалар карточкаларны алып төркемнәрдә биремне эшлиләр, сайлап    алынган бала биремне аңлата).

Т-че: Молодцы, балалар. Ә хәзер ял итеп тамчылар уенын уйнап алабыз.

    (балалар йөгереп йөриләр, тәрбияче сигналы буенча икешәр, өчәр, дүртәр кешелек  төркемнәргә җыелалар)

Т-че: Бүген нинди сан белән без таныштык. (7 саны белән)

Ә хәзер өстәлдә башка саннар арасыннан 7 санын табыгыз һәм түгәрәккә басып үзегезнең саннарыгызны күрсәтегез. (балалар эшли)

7 саны ул бәхетле

Син аны истә калдыр.

Ә хәзер булган йолдызларны  санарга вакыт җитте. Әйдәгез без алардан 7 санын төзибез.  (балалар идәндә ясыйлар).

Т-че: Нинди могҗизалы сан, ул сезнең алган белемнәрегездән ясалды. Сез бүген 7 саны очраган очракларны  әйттегез, ә мин күк йөзенә карап менә нәрсә искә төшердем.

                                        (слайд Чүмеч йолдызлык)

Мин бәләкәй чакта йолдызлы күккә карап шушы Чүмеч йолдызлыгын күрә идем,  ләкин исемен белми идем.  Мәктәптә укыганда мин аның исемен белдем.

Бу йолдызлыкта ничә йолдыз

Караңгы төндә йолдызлы күктә.

Мин 7 нокта күрдем

7 янган күз таптым.

Чүмеч дип атала, аю дип санала

Аңламыйм эш нәрсәдә.

И әйтте миңа әти

Кызым син молодец.

Ел бик тиз үтеп китәр

Сиңа 7 яшь тулар

Мәктәпкә син барырсың

Барсына да җавап табарсың.

Менә сезгә дә тиздән 7 яшь тулыр, сездә шул тылсымлы санга ия булырсыз. Бу шатлыклы вакыйга сезне якын киләчәктә көтә. Рәхмәт, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Сценарий новогоднего утренника":Новый год" проводил утренник Санаа Алла Александровна

В гости к детям приходят клоуны Клепа и Кнопа. Дети поют песни и танцуют....

Сценарий: выпуск в школу". проводила утренник Санаа Алла Александровна

Главный герой Незнайка  провожает детей в школу....

математика оештырылган эшчәнлеге: Геометрик фигуралар.4 кә кадәр санау.

математика эшчәнлеге. тема геометрик фигуралар. Теремкәй әкиятенә сәяхәт итү....

Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Катнаш төркемдәтөрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

"Санау һәм сан"

Зурлар төркемендә математика шөгыле...