"Санау һәм сан"
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Зурлар төркемендә математика шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sanau_hm_san.docx15.32 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                              мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

Зурлар төркемендә

математика шөгыле

Тема: “Санау һәм сан”

                                                                                                         

                                                                                                                 Саба

                                                                                               “ Әллүки” балалар бакчасы

                                                                                                        1 кв. кат. тәрбияче

                                                                                                              Гараева М.М.

     

            Тема:  “Санау һәм  сан;

 Максат: рәттән санауны һәм санны ( количество) аера белүгә ирешү. “ Барлыгы ничә,?  Ничәнче тора?”сорауларына җавап бирүгә ирешү. Гәүдәләренең уң сул якларын аера белергә өйрәтү, , дәфтәр битендә эшли белү алымнарын ныгыту, . вакытта ориентлашуны камилләштерү, фикерләү сәләтен үстерү

 Методик алымнар: проблемалы сорау, күрсәтү, аңлату,җавап, мактау. уен, сюрприз, нәфис сүз.

 Җиһаз: уенчык сандыкта төрле предметлар( шакмак, курчак,аю,),  балаларга саннар, ике рәтле полоскалар, шакмаклы кәгазьгә ясалган геометрик фигуралар  балалар санынча, төсле түгәрәкләр

   Эшчәнлек  барышы:  Балаларга  матур сандыкка салып тәрбияче уенчыклар алып керә.

Балалар , сез ничек уйлыйсыз, бу матур сандыкта нәрсә булыр икән?( балаларның  җавалары, күзаллаулары)                                                     Тәрбияче балаларны берәмләп сандык янына чакыра.Балалар капшап карап,. сандыкка кулларын тыгып  уенчыкны  кулларына алалар  һәм аның нәрсә булуын әйтеп бирергә тиешләр.

Балалар.,әйдәгез әле хәзер без бу уенчыкларны санап карыйк әле. Ике бала чыга , кулларын бер- берсенә куеп, күрсәтмә бармак белән төртеп саныйлар( бер аю, бер шакмак, бер туп, бер курчак, бер песи,бер тәлинкә, бер машина), Ә хәзер балалар монда барлыгы ничә уенчык барлыгын саныйк. Әие балалар, монда барлыгы 7 уенчык бар. Балалар монда аю ничәү?( берәү), шакмак ничәү?( берәү), туп ничәү?( берәү). Алар барысы бергә- 7 ;Балаларга 1дән 7 гә кадәр сан бирелә, балаларны бутап бастыра .Балаларга саннарны дөрес итеп басарга сигнал бирелә. Балалар дөрес итеп басалар.

Уен” Нәрсә үзгәрде?

Өстәлләрдә таратма материаллар белән эш: полосканың өстәге тасмасына  карточкалар белән күрсәтелгән  кадәр санда  кызыл түгәрәкләрне  куярга. Шулай  берничә сан күрсәтелә, күрсәтелгән санны  бирелгән  сигналга дөрес итеп тасмага куярга тәкъдим итә.

Уен “ Разведчиклар”

 Шакмаклы  кәгазь  битендә  ясалган  биш төрле геометрик фигураларны төрле төскә буярга тәкъдим ителә  Рәсемдә нинди фигуралар ясалуын ачыклыйлар.Барлыгы ничә фигура булуын  саныйлар. Берничә бала  үзләренең буяган рәсемнәре турында сөйлиләр.( Минем 1 кызыл шакмак, 1 сары түгәрәк, 1 зәңгәр өчпочмак, 1 ак турыпочмаклык, 1 яшел овалым бар)

Уен: “ Уң- сул”

Балалар белән  кичә, бүген, иртәгә  үзләре белән нәрсә булганын, булачагын  ачыклау. Бу хәлләрнең кайчан, кайсы вакытта  булганын исләренә төшерү

Балаларга төрле- кызыклы ситуацияләр . мәсьәләләр , башваткычлар бирелә.

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, балалар активлыклары өчен мактала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего утренника":Новый год" проводил утренник Санаа Алла Александровна

В гости к детям приходят клоуны Клепа и Кнопа. Дети поют песни и танцуют....

Сценарий: выпуск в школу". проводила утренник Санаа Алла Александровна

Главный герой Незнайка  провожает детей в школу....

"Күңелле санау"

Зурлар төркеме өчен иң гади математик күзаллауларын үстерү буенча бердәм эшчәнлек....

математика оештырылган эшчәнлеге: Геометрик фигуралар.4 кә кадәр санау.

математика эшчәнлеге. тема геометрик фигуралар. Теремкәй әкиятенә сәяхәт итү....

Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Катнаш төркемдәтөрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....