Занятие по математики для подготовительной группе.
методическая разработка по математике (подготовительная группа) на тему

Рамазанова Гульчачак Мусавировна

Мәктәпкә  әзерлеклек төркемендә математика  шөгыле.

| Автор: Рамазанова Гөлчәчәк М.

 Максат: геометрик фигураларны кабатлау.

- Өчпочмак, квадрат, турыпочмак, түгәрәкне чагыштыру.

- Аларны анализлау.

-Балаларда фикерләү сәләте үстерү.

- Балалар белән төрле мисаллар чишү.

-Янында тора торган, алдан килә торган һәм арттан килә торган саннар белән танышу.

-Аппликация өчен кирәкле материаллар әзерләү.

Җиһазлар: “ Курчак”, “Куян”, карточкалар “ Түгәрәк”, “ Логик фикерләү” “ матиматик мисаллар” “Геометрик фигуралар”, төсле карандашлар, клей, салфетка, приз.

Дәрес башы:Бездә балалар кунакта Куян! Ул безгә сәяхәт итәргә ярдәм итәчәк. Буген без Индия дигән шәһәргә барачакбыз. Сәяхәт вакытында без транспорт төрләрен кабатларбыз. Самолётта очарбыз – бу нинди төр транспорты? Һавада оча торган транспорт. – Әйдәгез мотрны кабыздык һәм очып киттек! 1) Тукталыш-“ Табышмаклар”.

2) “ Табышмаклар” уены.

Тәрбияче тактада түгәрәк, квадрат, өчпочмак элеп куя.

-         Түгәрәктән нәрсә ясарга була?)( Алма, арбуз, туп,обруч, шар)

-         Квадраттан нәрсә ясап булганын анлата.( сумка, рамка, картина)

-         Өчпочмактан нәрсә ясарга була?( елка, көймә, колпачек)

-         Ничә түгәрәк ясалган, шуның кадәр түгәрәк ясарга.( Түгәрәк картинкалар таратыла)

3) Сәяхәт  дәвам итә. Саныйбыз: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10- киттек. Бик тиз генә килеп җиттек икечне планетага. Бу”Тапкырлар”  планетасы дип атала. Карагыз әле монда күңелле кешеләр яши. Бу кешеләрнең йортлары, үзләре кебек серле, һәрбер кешенен йортын курсәт. Әгәр берәрсе йортсыз кала икән аңа йорт ясап куй. Мин сезгә дәфтәр битләре таратам ,сез шул дәфтәр битенә геометрик фигуралардан ясарга тиешсез. Булдырдыгыз!

 

Балалар ,әйдәгез бергәләп ял итеп  алабыз.

Физминутка:Без атлап та барабы

                        Йөгереп  тә барабыз,

                        Арып китсәк утырып

                          Аякларны язабыз.       

 

4) Сә яхәт дәвам итә. Кузалдына китерәбез: без диңгездә корабльдә йөзәбез. Бу нинди төргә керә? Су транспорты! – Дөрес!.

Логик фикерләү ” тукталышына килеп җиттек.

Балалар куянның дуслары безгә “Серле сандык”бүләк иттеләр.Әйдәгез без аны карыйк әле.Монда карточкалар һәм аларда  төрле мисаллар.Әйдәгез әле без аларны бергә чишик.

 

Таҗи килде мәктәпкә   

Иртән иртүк ялгызы.

Иптәшләре килмәгән,

Ялгызы ул, берүзе.

                       

Шунда ишек ачылды,

Гата иптәше килде,

Укучылар мәктәптә,

Я, сана, ничә булды?( 1+1=2)

 

 

 

 

Болар икәү торганда,

Тагын ишек ачылды,

Укучы Сара килде,

Я, сана, ничә булды?(2+1=3)

 

Өчәү алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Сафа килде,

 Я, сана, ничә булды?(3+1=4)

 

Дүртәү алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Зәйнәп килде,

Я, сана,ничә булды?(4+1=5)

 

Бишәү алар сөйләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Сабир килде,

Я, сана, ничә булды?(5+1=6)

 

Алтау алар сойләшеп

Торганда, ишек ачып,

Укучы Шакир килде,

Я, сана, ничә булды?(6+1=7)

 

Җидәү алар сөйләшеп,

Торганда, ишек ачып,

Укучы Мәрьям килде,

Я, сана, ничә булды?( 7+1=8)

 

Менә сигез янына

Тагын ишек ачылды –

Укучы Мирза килде,

Я,сана, ничә булды?(8+1=9)

Янә ишек ачылды,

Укучы Закир килде,

Барысы бергә мәктәптә,

Я, сана, ничә булды?(9+1=10)

 

Ярый, унау булдылар,

Икешәр тезелделәр,

Инде санап карачы,

Ничә ике булдылар?(5)

 

Әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алабыз

(Тәрбияче уртага баса ,бер балага туп ыргыта һәм бер сан әйтә ,тупны тотучы уң як һәм сул як күршесен әйтә)

3санының уң һәм сулкүршеләре (2; 4)

 4 санының уң һәм сулкүршеләре(3;5)

5 санының уң һәм сулкүршеләре(4;6)

7 санының уң һәм сулкүршеләре(6;8) һ.б

 

Дәресне йомгаклау:Менә балалар ,без сәяхәтебез дә тәмамланды,без сезнең белән бик зур юл үттек .Сезгә сәяхәтебез ошадымы?

(Балаларның җавабы)

-         Сез балалар булдырдыгыз!

 

 

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы

Кадыбаш балалар бакчасы

“муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

 

Тәрбиячесе :РАМАЗАНОВА ГӨЛЧӘЧӘК МӨСӘВИР КЫЗЫ

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики"

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики" Программное содержание. Закрепить с детьми свойства геометрических фигур (цвет, форма, величина), ...

Конспект занятия по математике в подготовительной группе «Путешествие в страну Математика»

Программное содержание:Обучающие задачи:-закреплять у детей умение составлять числа из двух меньших;-продолжать учить решать  простые арифметические задачи на сложение;-закрепить с детьми...

Конспект занятия по математике в подготовительной группе на тему: "Занимательное путешествие в страну Математики"

Занятие итоговое. Было проведено в мае в рамках районного месячника педагогического мастерства.Занятие интересно тем, что использовано много методов и приемов.Так как занятие проводилось в конце года,...

Конспект итогового интегрированного занятия по математике в подготовительной группе «Путешествие в страну математики»

счет в пределах 10 в прямом и обратном порядке, развивать слуховое внимание и координацию движений; логическое мышление детей; совершенствовать знания о геометрических фигурах и ориентировку на ...

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Занимательная математика" (папка содержит видео с занятия)

Ссылка на видеоматериал занятия - https://cloud.mail.ru/public/AisP/FHrmTKx4AКонспект занятия по математике для подготовительной группы...