Уртанчылар төркемендә ФЭМП
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

Бадретдинова Рамиля Салихяновна

Показ открытого занятия для родителей “Математика иленә сәяхәт” в рамках дней открытых дверей на базе МБДОУ №86.

1.Пространствода ориентлашу буенча күнекмәләрне ныгыту:” сул”, “уң”, “өс”, “ас”;

2.Геометрик фигуралар, зурлык  (биек, тәбәнәк, тар, киң) , 5 кә кадәр рәттән санау, сан буенча тигезлек урнаштыру, ел вакыты, тәүлек өлешләре турындагы белемнәрне ныгыту;

3.Фикерләү, уйлау сәләтен , сөйләм телен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon portalga_otkrytoe_zanyatie_15_god.doc97 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә ФЭМП

Максат:

1.Пространствода ориентлашу буенча күнекмәләрне ныгыту:” сул”, “уң”, “өс”, “ас”;

2.Геометрик фигуралар, зурлык  (биек, тәбәнәк, тар, киң) , 5 кә кадәр рәттән санау, сан буенча тигезлек урнаштыру, ел вакыты, тәүлек өлешләре турындагы белемнәрне ныгыту;

3.Фикерләү, уйлау сәләтен , сөйләм телен үстерү.

Сүзлек: биек, кечкенә, уң, сул, тигез, күбрәк.

Җиһазлау: геометрик фигуралардан ясалган хайван рәсемнәре, куян, кишер;

Таратма җиһазлар: һәр балага биек һәм тәбәнәк өйләр, 5 куян, 5 кишер рәсеме, геометрик фигуралардан хайваннар төзү өчен җыелма;

Алдан үткәрелгән эш: “Дустым бар” җырлы уенын өйрәнү,  К.Д.Ушинский “Дүрт теләк”  әсәре белән танышу.

Эшчәнлек барышы:

1.Балалар бүген без Серле хайваннар  иленә сәяхәт итәрбез. Сезнең нәрсәдә сәяхәт итәсегез килә?

Тәрбияче: Минем Ковер-самалетым бар. Килегез әле күрсәтим, менә ул- матур, бизәкле.

- Минем ковер-самолет нинди геометрик фигуралар белән бизәлгән?

-Квадрат- ни өчен алай уйлыйсыз?

-Түгәрәк- ни өчен алай уйлыйсыз?                          

-Зәңгәр( яшел, кызыл, сары)  төстәге фигураны әйтегез.

-Рәхмәт. Минем Ковер-самолет сезгә ошыймы?

-Мин сезне Ковер-самолетка чакырам, геометрик фигураларга басыгыз әле. Рәхмәт.

-Хәзер күзләрегезне йомыгыз, без Серле хайваннар  иленә очабыз.

( Сихри музыка яңгырый).                                            

2. Балалар күзләрне ачабыз , без Серле хайваннар  илендә. Серле хайваннар илендә бик моңсу, чөнки аларны сихерләп киткәннәр, аларның дуслары юк. Бер хайван белән дә дуслаша алмыйлар икән. Сезнең аларга дуслар табырга булышасыгыз киләме?

- Әйдәгез биремнәрне үтик һәм хайваннарны дуслаштырыйк.

( Паласка түгәрәккә утыру).                               

Беренче хайван нәрсә? – Аю.

-Сезнең каршыда ике йорт тора. Кайсы йорт биек? Кайсы йорт тәбәнәк? Ничек белдең?

-Ничек белеп була?

-Кайсы йорт киң? Кайсы йорт тар? Ничек белдең? Ничек белеп була?

-Рәхмәт балалар аю үзенә дус эзли торсын ә без юлны дәвам итик.

-Икенче хайван фил. Ул елның кайсы вакыты икәнен, тәүлек өлешләрен таба алмыйча тилмерә. Әйдәгез булышабыз.

-Хәзер нинди ел вакыты?                                       

-Барлык ел вакытын санап үтик әле.

-Без кайчан бакчага киләбез? ( Без иртән бакчага киләбез.)

-Иртәдән соң көннең кайсы вакыты килә?( Көндез җитә.)

-Төн  алдыннан тәүлекнең нинди өлеше? ( Төн алдыннан кич җитә.)

-Без бакчадан кайтканда тәүлекнең нинди өлеше? ( Без бакчадан кайтканда кич була.)

-Рәхмәт, сез дөрес җаваплар белән филгә дус табарга булыштыгыз.

Юлны дәвам итәбез,  өстәл артына утырабыз.                  

-Куян да үзенә иптәш таба алмый. Аңа да ярдәм итәбезме?

-Бу тактада куяннар ничә икәнен ничек табып була?(Санап табып була.)

-Санап чыгыйк әле.

-Үз карточкаларыгызга куяннарны тезеп куегыз әле. Сулдан уңга таба тезәсен онытмагыз.

-Бармаклар белән төртеп саныйк. (5 куян).

Куяннар ачыккан аларга кишер бирик.(4 шт.)                 

Ничә кишер?  Ничә куян? Кайсысы күбрәк?

Кишер һәм куян арасында тигезлек урнаштырыйк. (1 кишерне куеп, яки1куянны алып).                                            

-Ничә куян?  Ничә кишер?  Алар тигезме?  Ничек тигезләдең?

3.Ял минуты. Түгәрәктә “Дустым бар” уены.        

4. Өстәл артына утырып геометрик фигуралардан дуслар җыейк.                 

Балалар рәхмәт әнә хайваннарның ни кадәр күп дуслары булды.

5. Ковер- самолетка утырып бакчага кайту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....