4 саны составы
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Багутова Назира Миннахметовна

4 саны составы белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dresk_1.docx918.05 КБ

Предварительный просмотр:

Багутова Нәзирә Миннахмәт кызы.

Саба районы Явлаштау “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Катнаш төркемдә әйләнә-тирә белән танышу һәм математикага өйрәтү буенча интеграл шөгыль.

Тема: Бездә бүген кунаклар бар.

Максат: 4 саны составы белән таныштыру.

Бурычлар: Балаларны4 саны белән таныштыру, яшелчәләр үссен өчен кирәк булган шартлар турында күзаллау булдыру; яшелчәләрнең аерым билгеләре  (тәме, формасы, төсе, зурлыгы) буенча аерырга; геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, туры почмаклык) формалаштырырга; “зур”, “кечкенә”, “шул кадәр үк”, сүзләрен сөйләмдә активлаштырырга өйрәтү һәм этекит кагыйдәләрен тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлар: кәбестә, чөгендер, кишер, суган, куна тактасы, пычак, кастрюл; газ плитасы; геометрик фигуралар;карточкаларда рәсемнәр (кушымта №1); 4 курчак һәм аларга уен почмагында өстәл әзерләү; (4тәлинкә, 4 урындык, 4 калак).

Тарату материалы: (һәр балага) тәлинкәдә- 3 түгәрәк(өч размерда) 1 өчпочмак.

 Шөгыль барышы.

1 өлеш.  “Бездә бүген кунаклар”.

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп карыйк әле. Менә ничек күңелле булып китте. Бүген атнаның ничәнче көне? Елның кайсы вакыты? Көзнең кайсы ае? Бер атнада ничә көн? (балалар җаваплары).

Балалар, “Бер атнада ничә көн?” дигән җыр җырлап алыйк әле.

Тәрбияче: Карагыз әле балалар, безгә кунаклар (курчаклар) килгән икән бит. Исәнләшик әле.(исәнләшү)

Т-е: курчаклар күпме? әллә берме?

Б-р: Күп.

Т-е: Әйдәгез санап карыйк әле.(санау)

Алар үзләре белән серле капчык та алып килгәннәр. Кая кулымны тыгып карыйм әле.(Бер язу чыга.) Тәрбияче язуны укый: “Капчыктан чыккан әйберләрне русча атамалары белән генә әйтергә.” Бакча каравылчысы.

Уен “Серле капчык”. Максат: Капчыкта яшелчәләр кул белән капшап карап танырга)

Т-е: Балалар, яшелчәләр кайда үсәләр? Курчаклар аларны кайдан җыйганнар икән?

Б-р: Алар яшелчә бакчасында, түтәлдә үсәләр.

Т-е: Аларга үсәр өчен нәрсә булышкан икән? Нәрсә җылыткан? Һ.б.

Уен”Дөрес итеп төзе” (Максат: карточкаларда яшелчәләр үсү тәртибе сурәтләнгән, шуларны тәртибе белән тезергә.)

Т-е: балалар, курчаклар ни өчен яшелчәләр алып килгән икән? Алар белән нишләп була? (җаваплар)

                               2 өлеш. Борщ әзерләү.

Т-е: Без сезнең белән бүген яшелчәләрдә аш яки борщ тешерербез. Эшкә тотынганчы кулларны юарга, яулык кияргә, алъяпкыч бәйләргә кирәк.

Тарату материалы белән эш.

Т-е: Мин кәбетсәне урталай кисәм һәм ул нинди фигурага охшады?

Б-р: түгәрәккә.

Т-е: үзегезнең тәлинкәдән иң зур түгәрәкне табыгыз әле һәм өстәлгә куегыз.

- Ә хәзер мин чөгендерне урталай  кисәм, нинди фигура күрәсез? Ул беренче түгәрәктән зурыракмы? әллә кечерәкме? Чөгендер нинди төстә?

Б-р: кечерәк.(уртача зурлыктагы түгәрәкне табу һәм өстәлгә кую)

Т-е: ә хәзер суганны турыйбыз.Ул нинди фигурага охшаган? (Иң кечкенә түгәрәкне алу һәм өстәлгә кую ).

-Ә хәзер кишерне турыйбыз, нинди фигурага ошады? ( өчпочмак чыгарлык итеп кисү) Үзегезнең тәлинкәдән өчпочмакныны алып түгәрәкләрегез янына куегыз әле.

Уен “Тәменнән танып бел” ( Максат: балалар күзләрен йомып, тешләп, тел тидереп, иснәп яшелчәләрне танырга тиешләр)

Т-е: Яшелчәләрне нинди геометрик фигураларга охшатып була икән?

Б-р: өчпочмак, түгәрәк.

Т-е: Сездә ничә түгәрәк һәм ничә өчпочмак бар?  (җыю полотносына 3 һәм 1 санын куям). Барлыгы ничә геометрик фигура булды? (4) Шулай булгач 4 саны нинди цифрлардан тора?

Б-р: 3 һәм 1(4 санын куям.4 саны белән таныштыру.)

Т-е: Балалар мин туралган яшелчәләрне кастрюлга салам, борщка тагын нәрсәләр салырга кирәк?

Б-р: су, тоз, тәмләткечләр. (бер бала борщны пешерергә куя).

                                     3 өлеш. Өстәл әзерләү

Т-е: Балалар борщ пешә торсын, ә без өстәл әзерлик. Курчакларны өстәл янына утыртыр өчен ничә урындык кирәк булыр?

Б-р: Ничә курчак булса шул кадәр урындык.

Т-е: Безгә ничә курчак килгән? (4)

 Өстәлдә иң кадерле ризык нәрсә? (ипи), ипине кая куябыз? (өстәл уртасына, ипи савытына), ул нинди формада? (турыпочмаклык) , ә тәлинкәләр? (түгәрәк), курчакларга урын җитәрме, моны ничек беләбез? (өстәл янына утыртып). Һәрбер курчаккка ничә тәлинкә, ничә калак туры килде? (берәр). Өстәлдә ничә калак? ничә тәлинкә бар? (4)

- Балалар, тәмле борщ исе дә чыга башлады, иснәп карыйк әле. (исниләр). Без кастрюлга ничә төрле яшелчә салдык? (4 төрле, кәбестә, чөгендер, суган, кишер). Шулай булгач 4 саны 1, 1, 1, 1дән 3, 1дән тора икән.

(Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары икенче бүлмәгә чыгалар, мәктәпкә әзерлек төркеме белән дәвам итә).

Динамик пауза.

  1. 4 цифры белән бәйле булган әйберләрне әйләнә - тирәдән табу.
  2.  Уен: “Нәрсә кая үсә?”, “Нәрсә артык?”.
  3. Курчаклар белән саубуллашу.

Рефлексия.  Балалар безгә кунакка кемнәр килгән иде? Без бүген нинди сан белән таныштык? Сезгә шөгыль ошадымы?  Кайсы өлеше бигрәктә ошады? Ни өчен? Тагын нәрсәләр турында белергә теләр идегез (балалар җаваплары).

Барыгыз да булдырдыгыз, молодцы!

Кушымта №1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательский проект "Сани мои сани"

Цель: формировать у детей культуру безопасного поведения на улице в зимний период времени....

Таблицы для анализа звукового состава слова и состава предложения: новые варианты традиционной методики

Данный материал является обобщением моего опыта работы по формированию у детей навыков звукового анализа слов. Методика использования таблиц для звукового анализа помогает поддерживать связь полученны...

"Саный-саный уйныйбыз".

Урта яшьләрдәге төркем балалары белән санау-уен эшчәнлеген үзләштерү....

Дидактическое пособие "У Сони и Сани Синие Сани"

методические рекомендации к лэпбуку для детей 5-7 лет...

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»...

"Ах вы, сани мои, сани..." (поход в лес)

Поход - одна из эффективных форм активного отдыха детей и взрослых. Педагогу поход помогает решить не только физкультурно-оздоровительные задачи, но и образовательные (познавательные, речевые, во...