Кызыклы математика
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

КЫЗЫКЛЫ МАТЕМАТИКА

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzykly_matematika.docx65.63 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ

“МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

                                                  “АЛТЫНЧӘЧ “БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

           

Задание по математике для детей 6-7 лет

                                                                                     ГИЛЬМУТДИНОВА .Н.Н.

Максат: саннар рәтендәге саннарның мөнәсәбәтен аңларга өйрәтү; геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. 0 эчендә санарга өйрәтүне ныгыту, алга һәм кирегә санау, геометрик фигуралар, көн, атна һәм ел фасылларын белү;

– «=», «<», «>» билгеләрен әйтә һәм таный белүне дәвам итү;

Тәрбияче: Без кайсы Республикада яшибез?

Балалар: Татарстанда.

Тәрбияче: Туган авылыбызның исеме ничек?

Балалар: Югары Чаллы авылы.

Тәрбияче: Хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Яз

Тәрбияче: Нинди ай?

Балалар: Май.

Тәрбияче: Бер елда ничә ай?

Балалар: 12 ай.

Тәрбияче: Ничә ел фасылы бар?

Балалар: Яз, җәй көз, кыш..

Тәрбияче: Бер атнада ничә көн?

Балалар: 7 көн.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез, балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз, мин сезне математика дөньясына алып керәм (Әкрен генә музыка уйный) Менә килеп җиттек, балалар, күзләрегезне ачыгыз (Алда картина эленә)  

Тәрбияче: – Балалар, экранга карагыз әле. Менә бу йорт сезгә танышмы?

Әйе, бу мәктәп. Сезнең укыйсыгыз киләме бу мәктәптә? Ә мәктәптә яхшы укыр өчен нинди булырга кирәк?

Әйе, тиздән сез укучылар булырсыз. Яхшы укыр өчен күп белергә, уйлый белергә тиешсез. Әйдәгез, үзебезне тикшереп карыйк. Күп беләбез микән, уйлый hәм дикъкатле була алабыз микән. Шуңа күрә дә мин сезне тапкырлар hәм җитезләр иленә чакырам.

Менә, балалар, без сезнең белән беренче тукталышка килеп җиттек.Безнеңберенче тукталышыбызнең исеме “Күңелле санау” дип атала. Безгә монда төрле биремнәр бирелгән, шушы биремнәрне үтәп чыгарга кирәк

Биремнәр.

1. Без сезнең белән нинди санау төрләрен беләбез? 1-10 хәтле һәм 10-1 гә хәтле. (Берничә бала санап күрсәтә)

2. Дидатик уен “Кайсы сан юк?”.

Тактага түбәндәге биремнәр беркетелгән. Балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннар язалар.

7         9

9

5

6         8

3. Күңелле санау.

   1             2             7             17             8

   11           16             6             10           12

   18           15             3             9             5

   4           13           19           14           20

 Балалар саннарны табып рәттән санап баралар.

Тәрбияче без беренче тукталыштагы биремнәрне үтәдек. Юлыбызны дәвам итәбез. Икенче тукталышка килеп җиттек. Безнең икенче тукталышыбызның   исеме “ Зирәкләр” дип атала.

4. Мисаллар чишү. Балаларга 1-10 га хәтле саннар таратыла. Тәрбияче мисаллар әйтә, балалар җавабын уйлап тиешле санны күтәрәләр.

2+1;   3+2; 6+3;   5-2;   9-4;   8-1;   10-5;

 5 .«Нинди фигура җитми?»

Туп белән уйнау. Әйдәгез, балалар, бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә саннар әйтәм, сез шул саннан зур яки кечкенә санны әйтергә тиешсез. Балалар түгәрәккә басалар

Өченче тукталышыбызнең исеме “Тапкырлар” дип атала.

Безгә бу тукталышта геометрик фигуралар турында белемнәребезне күрсәтергә туры киләчәк. Мин сезгә дәфтәр битләре таратам, сез шул дәфтәр битенә геометрик фигуралар ясарга тиешсез. Дәфтәр битенең уртасына – түгәрәк, өстә уң якта – овал, аста уң якта – өчпочмак, өстә сул якта – квадрат, аста сул якта – турыпочмак. Афәрин, балалар, сез барлык биремнәрне тырышып башкардыгыз. Ә хәзер безгә кире корабка утырып кайтырга вакыт җитте.

 Шөгыльгә йомгак ясау.

–         Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы?

–         Аеруча кайсы тукталыш ошады


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыклы очрашу

Татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету; төрле хәрәкәтләр ясап, балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Эндәшләр, әйтенүләр өйрәнүне дәвам итү....

Кызыклы математика

Мәктәпкә әзерлек төркемеИң гади математик күзаллаулар формалаштыру  проектыПроектның дәвамлыгы 1 атна (3-9 сентябрь)Танып   белү,   күзаллау   киңәйтү   пр...

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар.

"Кызыклы Математика" дидактик материаллар....

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация.

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация....

Поездда кызыклы сәяхәт

Итоговое занятие по ФЭМП...

"Кызыклы математика" (ФЭМП, 3-4 яшь)

3-4яшьлек балалар өчен шөгыль конспекты. "Кызыклы математика" (ФЭМП)...