"Кызыклы математика" (ФЭМП, 3-4 яшь)
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Шайдуллина Гульназ Камилевна

3-4яшьлек балалар өчен шөгыль конспекты. "Кызыклы математика" (ФЭМП)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Кызыклы математика" ФЭМП, 3-4 яшь15.82 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыклы математика

Максат: балаларның геометрик фигураларны һәм төсләрне аера белүләрен ныгыту, бишкә кадәр саный белүне кабатлау;

татар әкиятләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү;

җитезлек, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлар:  тартмалар,  төрле төсләрдәге геометрик фигуралар, саннар, штампиклар, бизәр өчен шар рәсемнәре.

Алымнар:  геометрик фигуралар җыю, сорауларга җавап бирү, бишкә кадәр санау, рәсем буяу, әңгәмә.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек?

Балалар:  Исәнмесез! Әйбәт.

Тәрбияче: Балалар,  бүген безгә хат ташучы хат китерде. Әйдәгез хатны ачып укыйбыз, кем язган икән бу хатны?

Исәнмесез, нәни дусларым! Мин акыллы, сүз тыңлаучан балаларны яратам. Шуңа, күрә, сезгә бүләкләр җибәрдем, ләкин аларны алыр өчен минем биремнәрне үтәргә кирәк булыр.

Су анасы

Балалар, хатны Су анасы язган.Су анасы кайда яши, кем белә? (күлдә (елгада) яши, озын чәчле, алтын тарагы бар)

Молодцы, балалар! Барысына да дөрес җавап бирдегез. Сез биремнәрне үтәргә әзерме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Бик яхшы.

Бирем№1: 1-5 кә кадәр санау (өстәлдә саннар белән карточкалар таратылган, балалар  саныйлар, тәрбияче саннарны дөрес тәртиптә тезә)

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Булдырдыгыз! Биремнең бик дөрес үтәдегез. Әйдәгез хәзер беренче тартманы ачыйк.

Бирем№2 Тартма эчендә төрле төстәге геометрик фигуралар (шакмак, турыпочмак, өчпочмак, овал). Тәрбияче кушуы буенча һәр төр фигураны аерым җыеп бирәләр, ахырдан фигураларның төсләре әйттерелә.

Афәрин, балалар, акыллылар икәнсез. Алдагы өстәлдә безне тагын бер тартма көтә, аның эчендә нәрсәләр бар икән?

 Бирем№3. Төрле төстәге түгәрәкләрне (кызыл, яшел, сары)  аерым-аерым җыярга кирәк. Башта кызыл, аннары сары һәм ахырдан яшел түгәрәкләр җыйдырыла.

Тәрбияче: Балалар, безнең түгәрәкләр нәрсәгә охшаган?

Балалар: Светофорга

Тәрбияче: Молодцы! Ә светофорның төсләре нәрсә аңлата? (тәрбияче төсләрне әйтә, балалар аңлатмасын әйтергә тиешләр)

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Булдырдыгыз, сез бик тырышлар. Инде соңгы тартма янына да килеп җиттек. Нәрсә бар икән безнең бу тартма эчендә? (штампиклар, шар рәсеме сурәтләнгән раскраскалар). Балалар, безгә Су анасы нинди яхшы бүләкләр җибәргән. Әйдәгез рәсем  ясап карыйбызмы. Аннары ул рәсемнәребезне, Су анасына бүләк итеп җибәрербез.

(Штампиклар белән шар рәсемен бизәү, зур конвертка салу).

Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин бу хатны почтага алып барып салырмын. Икенче шөгылебездә, Су анасыннан килгән җавапны укырбыз.Сау булыгыз, балалар!

Балалар: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН по математике (фэмп) в подготовительной группе « Математика – царица наук»

Развивать логическое  мышление, память, речь. Воспитывать умения внимательно выслушивать задание, самостоятельно выполнять его. Закрепить все имеющиеся знания. Воспитывать интерес к занятиям мате...

конспект по математике ФЭМП " Математика в сказках"

Конспект по ФЭМП в старшей группе " Математика в сказках" развивать у детей сообразительность, логическое внимание, учить решать арифметические задачи....

Конспект НОД по математике (ФЭМП)-Путешествие в математику-заниматику

Конспект НОД по математике (ФЭМП) в старшей-подготовительной группе. Тема: «Путешествие в математику-заниматику».Задачи: Закрепить с детьми количественный и порядковый счет в пре...

КВН по математике (ФЭМП) в подготовительной к школе группе «Путешествие в царство Математики».

КВН по математике (ФЭМП) в подготовительной к школе группе «Путешествие в царство Математики»   КВН по математике (ФЭМП) в подготовительной к школе группе «Путешествие...

Конспект организованной образовательной деятельности по математике (ФЭМП) на тему «Занимательная математика» для детей подготовительного возраста.

Обобщение знаний по формированию элементарных математических представлений.  Учить самостоятельно, составлять и решать задачи на сложение и вычитание в пределах 10, выделять условие, вопрос, реше...

Конспект организованной образовательной деятельности по математике (ФЭМП) на тему «В царстве Математики» для детей старшего возраста.

Направлена на закрепление навыков порядкового и обратного счёта в пределах 10; знания о «соседях» числа;  о понятиях «<,>,=»; о названиях геометрических фигур, их кл...

КВН по математике (ФЭМП) в подготовительной к школе группе №7,3,10 «Путешествие в царство Математики» По реализации Концепции математического образования.

Материал для воспитателей . КВН по математике (ФЭМП) в подготовительной к школе группе «Путешествие в царство Математики»По реализации Концепции математического образования....