"Сихри чэчэк" (математика)
план-конспект урока по математике (подготовительная группа) по теме

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Максат:

1)    Кирегә санауны ныгыту;

2)    ике кечкенә саннан бер зур сан ясалышын искә төшерү;

3)    Кәгазь битендә ориентлашу;

4)    Ел фасылларын, айларны, атна көннәрен һәм вакытны искә төшерү;

5)    Логик мәсьәләләр чишү.

6)    Авазларны кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_2017.docx22.1 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

“Сихри чәчәк”

Максат:

  1. Кирегә санауны ныгыту;
  2. ике кечкенә саннан бер зур сан ясалышын искә төшерү;
  3. Кәгазь битендә ориентлашу;
  4. Ел фасылларын, айларны, атна көннәрен һәм вакытны искә төшерү;
  5. Логик мәсьәләләр чишү.
  6. Авазларны кабатлау.

Эшчәнлек барышы:

  • Хәерле кич, балалар! Бүген безнең үзенчәлекле очрашу. Бүгенге шөгылебездә кунакларда катнаша. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле, үзебезнең елмаюыбызны аларга да бүләк итик. (Исәнләшү, басып торалар)
  • Балалар, беләсезме минем кулымда нәрсә? Бу, чәчәк! Ләкин гади генә чәчәк түгел, ә сихри чәчәк, чөнки аның таҗлары 5 төстә. Слайд 2

Мин аны үзебезнең төркем өчен дип үстердем. Ул суыктан, җилдән бик курка, шуңа күрә мин аны җылы итеп капладым. Әйдәгез, хәзер бергәләп чәчәкә су сибик, аннары аны төркемебезгә алып менеп куярбыз. (Чәчәкнең өстен ачу, таҗлары коелган)

  • Ах, балалар, кемдер чәчәкнең таҗларын өзгән. Хәзер каян эзләргә инде аларны? Чәчәкнең таҗларын әкият иленнән эзләп карыйк микән, барабызмы, балалар? Сәяхәткә үзебез белән нәрсәләр алырбыз микән? Дуслык кирәкме, ни өчен? (Күңеллелек, дөреслек, яхшы кәеф)

Үзебездә булган яхшы кәефне дусларыбыз белән бүлешер өчен әйдәгез кулга-кул тотынышыйк. Игра- испытания “Неведомая дорожка”

Матур итеп түгәрәк ясап җитәкләшеп бастык. Мин әйткәннәрне тыңлыйбыз, дөрес итеп эшлибез. Гөрләвектән барабыз, аякларны күтәреп атлыйбыз. Юлда йөргән хайваннарны куркытмас өчен аяк очларында киттек. Тар гына сукмакка килеп җиттек, арт белән барабыз, бер-беребезгә булышабыз. Җир астына төштек, күзләрне йомдык. Кич җитә, төн башланды. Тынлыкны бозмас өчен әкрен генә атлыйбыз. (Күзләрне ачабыз) Иртә – һәм без сезнең белән әкият иленә килеп җиттек.

  • Сез ничек уйлыйсыз әкият илендә кемнәр яшәргә мөмкин? (Балаларның җавабы)
  • Дөрес, әкият геройлары. Экранга карыйк әле, менә алар әкият илендә яшәүчеләр. Дидактик уен “Бу герой нинди әкияттән?” Слайд 3

(Экраннан әкият геройларын күрсәтү, кайсы әкияттән икәнен әйтү) Һәрберегез бер әкият героеның кайсы әкияттән икәнен әйтәсегез була һәм анда язылган санны исегездә калдырасыз. Балалар сез хәзер тере саннарга әйләндегез шулай бит, хәзер музыка яңгырый, һәм мин 1,2,3 диюгә, сез дөрес итеп бер рәткә тезелеп басарга тиеш буласыз. (Музыка яңгырый, бииләр, музыка туктый, 1-10 га хәтле дөрес итеп тезелеп басалар) Уен “Дөрес итеп тезелеп бас”

Раздается голос: «Здравствуйте ребята, мне стало скушно это я украл ваши лепестки. Но чтобы я вернул их, вам придется справиться с моими заданиями. За каждое выполненное задание я буду возвращать вам лепесток, а пока я проверю, готовы ли вы к моим заданиям?»

Алдагы бирем туп белән уйнала “Мин башлыйм, син дәвам ит” дип атала. (Балалар түгәрәкләнеп басалар, һәрберсенә бер сорау биреп туп бирелә, бала җавабын әйтә)

  • Атнада ничә көн?
  • Атнаның өченче көне ничек атала?
  • Кыш айларын санагыз.
  • Ничә ел фасылы бар?
  • Атнаның бишенче көне ничек атала?
  • Нинди геометрик фигураның почмаклары юк?
  • 1+1не ничә була?

Голос: «Я вижу вы готовы, а вот и первое задание ждет вас рядом»

  • Балалар, биремнәрне эшләп карыйбызмы, чәчәккә булышабызмы? (Балаларның җаваплары)

“Математик разминка”Слайд 4 Карагыз әле, чәчәкләр. Нишләптер монда бик кызыклы, икенче төрле. Монда барлык чәчәкләрдә бер төрле, нинди төстә алар? (Балаларның җаваплары) Ә инде чәчәкләрнең эчләрендә нәрсәләр бирелгән? Дөрес, мисаллар, аларны безгә чишәргә кирәк. Җавапларны дөрес әйткән очракта, күбәләкләр чәчәкләргә килеп куначак. (Балаларның эшләре)

Менә беренче кызыл таҗны алдык. Алга таба киттек.

Уен “Артык сүзне әйт”

  • Понедельник, вторник, среда, утро
  • Март, апрель, неделя, май
  • Лето, осень, зима, воскресенье
  • Утро, вечер, ночь, день, месяц.

Молодцы, балалар! Без тагын бер каршылыкны үттек. Һәм икенче зәңгәр таҗны алабыз.

Физкультминутка. “Җил исә-исә”

- Ял итеп тә алдык. Ә инде алдагы биремне эшләү өчен безгә тиз генә икегә бүленергә кирәк булачак.

Логик фикерләүгә мәсьәләләр чишү.

  1. Түтәлдә 3 ромашка үсеп утыра иде. Алар янына тагын 2 үсеп чыкты. Барлыгы ничә ромашка булды? Слайд 5
  2. Агачка 6 кош кунган, шуларның 4се очып китте. Агачта ничә кош калды? (Балаларның җаваплары) Тактага чыгып мисалларын язу.  Слайд 6

Җиде шат күңелле аю,

Җиләк ашарга баралар.

Берсе арып киткән,

Дусларыннан калган.

Ә хәзер җавабын тап-

Алда ничә аю  барган?(алты)

Тавык урамда йөри,

Чебиләрен ияртеп.

Җидесе алдан чаба,

Өчесе артта кала

Бик борчыла  тавык,

Саный алмый һич.

Ничә чебие булган,

Югалмаганнардыр ич?(ун)

Тырыштыгыз, балалар! Безнең тырышлыгыбызны күреп өченче таҗны да бирделәр.

Ә хәзер әйдәгез өстәл артларына утырабыз. Безгә бу биремдә шушы битләрдә дөрес итеп ориентлашырга туры киләчәк. Аңарчы тиз генә уң-сул, ас-өсне искә төшереп китәбез. (Искә төшерү)

Нужно нарисовать:

- в нижнем левом углу квадрат;

- в верхнем правом углу прямоугольник;

- в нижнем правом углу круг;

- в верхнем правом углу овал;

- в середине листа треугольник;

Булдырдыгыз, без дүртенче таҗныда таптык.

Ә инде менә бишенче таҗыбызны алу өчен безгә авазларны искә төшереп китәргә кирәк.

Шуңа телләребезне күнектерп алыйк әле.

- Песине ничек чакырабыз пес-пес-пес

-Тавыклар ничек кытаклый кыт-кыт-кыт

-Бармакны кыстырдык А-а-а-а

-Бәбине йоклатабызӘ-ә-әә

-Тешебез сызлый Ы-ы-ы

Тауга карыйбыз У-у-у, Әни күп итеп конфет алып кайткан У-у-у, Безгә бүген купме кунаклар кереп утырган У-у-у

-Нинди аваз ишеттек.(Уу)

- у авазы каршылыкка очрадымы? Аны җырлап буламы?

-Димәк у нинди аваз. (Сузык)

-Калынмы, нечкәме?

Менә бишенче таҗыбызда булды. Әйдәгез хәзер чәчәгебезне дөрес итеп ясап куйык. Чәчәгебез ничә төстән торды? Сез ничек уйлыйсыз, бу чәчәкне ни өчен сихри чәчәк дип атадылар микән?(Балаларның җаваплары).

Бу чәчәкнең таҗларын эзләгәндә нинди биремнәр эшләдек, сезгә авыр булмадымы? Әйдәгез бу чәчәкне төркемебезгә алып меник, ул бүлмәбезгә ямь биреп торсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе: “Нәниләрнең сихри дөньясы тәрбияче кулында”

           Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Бу дөньны тагы да баету бары тик тәрбияче кулында гына....

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

Зурлар төркемендә сөйләм теле буенча интеграль шогыль “ Квест – сихри урманга сәяхәт “.

Максат: Уку елы дәвамында “Сөйләм үстерү” өлкәсендә алган белемнәрне һәм   күнекмәләрне ныгыту.Бурычлар:- Балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга, мәгънәсе буенча туры килә торган с...