Эссе: “Нәниләрнең сихри дөньясы тәрбияче кулында”
статья по теме

Муртазина Рания Абузаровна

             Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Бу дөньны тагы да баету бары тик тәрбияче кулында гына.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

   

Эссе: “Нәниләрнең сихри дөньясы тәрбияче кулында”

    Мин Богады “Кояшкай” балалар бакчасында бишенче елымны гына  эшлим. Гөнаһсыз сабыйларның күзләре... Алар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Мин аларның ышанычларын аклый алырмын микән дип курыккан идем.. Нәниләрне кызыксындыру, ниндидер шөгыльләргә өйрәтү миңа бер дә авыр булмады. Әти-әниләр белән дә уртак телне тиз таптым мин. Һәм без - бер ук баланың тәрбиячеләре - әти-әниләр һәм мин - сабыйларның нәфис ак күңелен дә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшли башладык.

          Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин әле бишенче елымны кайныйм. Әлбәттә, Богады мәктәбендә педагог организатор вазыйфасын башкарып, балалардан башка яши алмавымны  аңлаган идем.. Алардан башка берәр көнем бар икән - ул һич кенә дә бушка узмый, киләсе көннәр өчен планнар төзим, әти-әниләр белән фикерләшәм, киңәшләшәм, һич югында "апау” дип шалтыраткан нәниләрем белән телефон аша әңгәмә корам. Без һәрвакыт бергә.

              Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм. Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу һәр төрле киртәләрне дә җиңәргә булыша. Минем тормышымда да изге күңелле кешеләр очрап тора. Матур җылы киңәшләре , төпле фикерләре белән мөдиребез Гыйльманова Рәсимә Габделхәй кызы, кечкенәләр группасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйз кызы  мине һәрчак эшкә дәртләндереп торалар. Район күләмендә уздырылган семинар-киңәшмәләрдә тәҗрибәле тәрбиячеләрнең күрсәткән  ачык шөгыльләре минем  эшемдә зур таяныч булып тора.

         Үз белемеңне күтәрү  өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам. Төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру. Кайсы гына әти-әнине сабыеның бакчадагы көндәлек эшчәнлеге кызыксындырмый икән?. Ата-ананы бу өлкәдә мәгълүматлы итүне нинди алымнар белән тормышка ашырам соң?

                 Кул эшләре күргәзмәсе - әти-әниләр белән балаларның иң яраткан урыннары. Монда баланың үз эшенә анализ ясала, чагыштырыла. Яңа "таләпләр” куела.  Андагы кечкенә йөрәкләргә балалар гына түгел, яхшы эш күрсәткән әниләр дә ия була. Моннан тыш, әти-әниләребезнең эш урыннарына максатчан экскурсияләр оештырабыз, һөнәрләре турында мәгълүмат туплыйбыз. Минем группама бик актив, һәм сәләтле балалар тупланган. Ә әти-әниләр ... баланы ниндидер шөгыльгә өйрәтү - тәрбияче эше дип кенә карамый алар. Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык шөгыль, күңел ачуларны әйткән дә юк. Алар - миңа терәк. Группамда 15 бала тәрбияләнә. Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларны һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм. Бала тәрбияләүдәге уртак бурычлар, авыр ситуацияләр, килеп туган проблемаларны да уртага салып сөйләшәбез Ни генә булмасын, эш булгач, авырлыклар да була тора. Ләкин мин оптимист кеше, һәртөрле ситуациядән чыгу юлларын җиңел табам. Минем яклавыма мохтаҗ балалар бар, минем белән фикерләшергә, исәпләшергә гадәтләнгән ата-аналарым бар,яраткан, күңел биреп башкарган хезмэтем бар.

Халык педагогикасының нигезендә һәр халыкның үзенә генә хас тәрбия алымнары, гореф – гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкүрешен оештыру, үз – үзен тоту рәвеше, әхлак нормалары, милли үзенчәлекләре ята. Бу күпкырлы тәрбия көндәлек режимга кертелеп, шөгыльләрдә дәвамлы эшләү рәвешендә алып бардым. Халкыбызның онытылган гореф – гадәтләре, уеннары, җыр – биюләре, бәйрәмнәрен өйрәттем.          

“Милли йолаларыбыз” проекты кысаларында өйрәнгән фольклор чыгыш район күләмендә диплом белән бүләкләнде.

Балалар бакчасында методик ярдәмлек итеп, бай материал туплау эше дәвам иттек: “Актанышым –Ак илем”, “Казан – Татарстан башкаласы”, “Халкыбызның милли бизәкләре” почмаклары, “Татар халкының милли бәйрәмнәре” папкалары булдырылды, балалар  язучылары һәм шагыйрьләре җыентыклары ясалды, Актанышта  яшәүче һәм иҗат итүче, Богады җирлегендә туып үскән күренекле шәхесләргә багышланган материаллар тупланган.                                                                                                                                

Шулай ук сөйләм дәресләре өчен бай хәзинә булып төрле тел шомарткычлар, тизәйткечләр, бишек җырлары, юаткычлар өйрәндек.

Ел фасылларына багышланган “Яфраклар бәйрәме”,  Хуш киләсең, Яңа ел”, “Нәүрүз”, шулай ук “Әниләр бәйрәме – 8 Март, “Әтием-горурлыгым”, “Замана гаиләсе”, дигән музыкаль чаралар үткәрдек.

             Үз - үзеңнән, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү - бик яхшы гамәл. Тик бу бик азга - берничә сәгать, юк, түгел, берничә минут кына була ала. Бик хыялый шул мин үзем, эшемнән канәгать булмаган минутлар булса, (алар бик еш була) хыял дөньясына чумам. Үземнең уй-фикерләремне шигъри юлларга салып,  киләчәккә якты өметләр белән сугарылган шигырьләремне иҗат итәм. Киләчәк... Менә нинди матур син... Мин тәрбияләгән балалар үз юлларын табып, кешелекле балалар булып үсеп, яшәешкә, җәмгыятькә зур шәхесләр булып дөньяга танылганнар...  Я хода... Алар нинди күркәм! Әй, хыялый !Уян! Син бит эшеңә - яраткан балаларың янына ашыгасың!

           Мортазина Рания Әбүзәр кызы

2016 ел

        

 

Сабыйларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек  һәм мәрхәмәтлек кебек сыйфатлар  тәрбияләү, үзенә генә хас алымнар  белән балаларның сәламәтлеген ныгыту – Роза Хәмит кызы эшчәнлегенең төп юнәлешләре. Тәрбияченең һәрбер көне үзенчәлекле. Дәресләрне  кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә дә күп көч сала ул. Балалар куллары белән ясалган күптөрле әйберләр моңа ачык дәлил.

Роза ханым балалар сәламәтлеген ныгытуга да зур игътибар бирә.

– Балалар белән эшләүдән күңелемә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч, рухи азык алам.  Кайчандыр җир йөзендәге күптөрле һөнәрләр  арасыннан үземә иң мавыктыргыч һәм кызык тоелганын – балалар бакчасы  тәрбиячесен сайлап алуыма һич кенә дә үкенмим. Мин балаларга бар йөрәгемне, белемемне,  күңел җылымны бирәм. Кечкенә булсалар да, балалар үзләре дә моны сизеп-тоеп торалар.  Төркемдәгеләрнең балалар бакчасына зур теләк белән йөрүләренең сере дә, бәлки, шундадыр. Моны  мин үз хезмәтемә лаеклы бәя итеп кабул итәм, – ди 37 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган  педагог.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мин-тәрбияче"

                                      Бала- җаның,            ...

«Мин–тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел,бу-мин сайлаган язмыш та» темасына эссе.

Иртә…  Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- ...

Эссе "Мин ни өчен тәрбияче?"

Бу эшемдә мин ни өчен тәрбияче булуым һәм бу һәнәрне яратып эшләвем турында яздым.Күп еллартәрбияче булып эшләвем моның дәлиле булып тора....

Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе

Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт....

"Сихри чэчэк" (математика)

Максат:1)    Кирегә санауны ныгыту;2)    ике кечкенә саннан бер зур сан ясалышын искә төшерү;3)    Кәгазь битендә ориентлашу;4)    Ел фасылл...

Эссе "Мин тәрбияче"

Эсседа мин тәрбияче һөнәрен ни өчен сайлавымны, тәрбияче һөнәренең никадәр җаваплы хезмәт икәнен ачарга тырыштым....

Ватанны саклау – ир-егетләр кулында (Сценарие ко дню 23 февраля)

23 февраль --Ваттанны саклаучылар коне уңаеннан этиләр һәм бабайлар хөрмәтенә балалар бакчасында бик күңелле бәйрәм үткәрдек. Эти,бабайларның тормыш юлы,армия сафларында хезмәт итеп кайтулары балалард...