Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми старшей группе на тему: «Посылка»
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Фазлыева Чулпан Билусовна

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми старшей группе на тему:

«Посылка»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt-raz.rechi_matem.docx29.47 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное учреждение «Управление дошкольного образования» исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района

Республики Татарстан

Муниципальное автономное образовательное учреждение

«Центр развития ребенка – детский сад № 92 «Ладушки»

Творческий отчет

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми средней группы на тему:

«Посылка»

(развитие речи,математика)

Воспитатель:

 Фазлыева Чулпан Билусовна

первая  квалификационная категория

МАДОУ «ЦРР – детский сад № 92 «Ладушки»

Үткәрелгән көн:

Возрастная группа: зурлар төркеме

Тема: “Посылка”  (сөйләм теле,математика)

Белем бирү өлкәсе:танып белү,сөйләм үстерү,иҗтимагый-коммуникатив үсеш

Ведущая образовательная деятельность: Шөгыль

Күренеш: Интегрированный

Специфические виды детской деятельности, в которую вовлечены воспитанники: күрсәтмәле,уен, әңгәмә, физкультминутка

Максат: программа таләпләренә туры китереп, төрле биремнәр аша балаларның математикадан ,сөйләм теленнән белемнәрен тикшерү,кабатлау,ныгыту.

Белем бирү өлкәсендә бурычлар:балаларның уйлау-фикерләү,10 га хәтле саный,исәпли белү сәләтен,игътибарын,зирәклеген үстерү; бер-берсенә ярдәм итү мөнәсәбәтләрен булдыру,бердәмлек хисе тәрбияләү;татар халык иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Методик алымнар, шулай ук балаларны мөстәкыйльлеккә этәрүче алымнар:Әңгәмә,сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирү,өстәл артында математик биремнәр

Җиһазлар:посылка,һәрбер балага кечкенә мендәрчекләр ,математик биремнәр,таякчыклар,простой карандаш.

Алдан эшләгән эшләр:татар әкиятләре белән танышу,җырлы-биюле уен “Утыр,утыр Мәликә” өйрәнү; математикадан битемнәр эшләү.        

Структура и примерный хронометраж: Кереш  өлеш- 5 мин,төп өлеш-10 минут, йомгаклау-5 мин

Алда эшлисе эшләр:биремнәрне авырырак эшләгән балалар белән кабатлау,ныгыту.

                                                                                                                                    2

Шөгыль барышы.

Этапы работы

Кереш олеш

Билгеләү максатларыннан, алар тәрбияче алдына балалары әлеге этапта дәресләр:

- тасвирлау алымнарын мотивирования (стимуллаштыру) танып-белү активлыгын тәрбияләнүчеләр дәрес барышында.

Балалар төркемдә уйнап утыралар тәрбияче посылка тотып керә.

Тәрбияче: балалар карагыз әле безгә посылка килгән (балаларның игътибарын үзенә җәлеп итә). Әйдәгез әле мендәрчекләр алап түгәрәк ясап утырыйк һәм посылканы ачып карыйк.(бергәләшеп түгәрәк ясап утыралар ,түгәрәк уртасына посылканы куялар.)Посылканың тышына кемнән икәне язылган ахрысы,хэзер укыйм.(тәрбияче укый)

                    Боз һәм кар эреде,

           Сулар йөгерде.

          Елап елгалар

            Яшьләр түгелде.

          Бу кайчак булды?

Тәрбияче:балалар елның кайсы ел фасылы турында сүз бара ?(яз ел фасылы) .Сез тагын нинди ел фасылларын беләсез?

Балалар: кыш,яз,җәй,көз.

Тәрбияче: кыш (яз,җәй,көз) көне нәрсә була ?

Балаларның җавабы: кыш көне кар ява һ.б.

Тәрбияче: балалар бу яз ел фасылы турында нәрсә булды ?

Балалар: табышмак.

Тәрбияче:каян белдегез?

Бала-р: чөнки аның соравы бар.

Төп өлеш

-Яңа материалнын төп нигезләмәлшрен аңлату;

- куелган бурычларны тасвирлау методлары аша хәл итү;

- балаларның мөстәкыйльлеген үстерү өчен максат кую.

Балалар куелган максатларга ирешә алмасалар, тәрбияче дөрес алымнар кулланып аларның белемнәрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә тиеш.

- - тәрбияче балаларга индивидуаль якын килергә тиеш.

-

1 бирем : Тәрбияче :әйдәгез инде посылканы ачабыз.(посылкада зур төргәк ,бу төргәкне ачар өчен санамыш әйтик кемгә чыга шул ача).

  Санамыш “Куянкай”

1,2,3,4,5,

Бакчага кергән куян

Кәбестәне кимергән

Китергән бик куп зыян

Сунарчы аңа аткан

Куян хушын югалткан

Өйгә алып кайткачтын

Куян чыкканда качкан.

Бала төргәкне ача анда кәгаздә бирем.

Тәрбияче: укый, мич башында 5 мәче

5 мәченең 5 башы,

5 мәченең 5 башына

Ишелмәсен мич ташы.

Нәрсә дигән сүзләр бу балалар.

Бала-р: тизәйткеч

Тәрбияче:бик дөрес,димәк безгә аны ничек әйтергә кирәк? (тиз,әйтеп карыйлар)

Тәрбияче:ә сез нинди тизәйткечләр беләсез?

Балалар:1) Әрәмәдәге әрем әче.(әрем нинди –әче,әрем кайда-әрәмәдә,димәк,әрем әрәмәдә үсә.)

2) Тау башында таллкта тукран тукылдый.

Нинди аваз ишетәсез? (т) димәк,тизәйткечләр ни өчен кирәк? Авазларны дөрес өйтер өчен.

Төргәкне ачабыз: “кем ашамый.....” балалар сез берәр нәрсә аңладыгызмы?

Балалар: кем эшләми,шул ашамый.Бу мәкаль.

Тәрбияче:ә мәкаль безгә ни өчен кирәк?(тәрбияли)

Тагын нәрсә тәрбияли безне ,нинди жанр?(әкият)Сез нинди әкиятләр беләсез?

Шүрәле әкиятенә нинди мәкал туры килә-“батырлыкта матурлык”,куян кызы-“100 сум акчан булганчы,100 дустын булсын”бик дөрес булдырдыгыз.

Эйдэгез эле ял итеп алабыз:

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны куркытты,

Ул урманга элдертте.

Т.:булдырдыгыз балалар посылканы тагын ачык.

 Бергәләп кабатлыйлар “Без,без...”

Балалар монда бик күп биремнәр ,аларны өстәл артларында дәвам итик.

1бирем: Рәсемдә ничә геометрик фигура бар,санап яз.

2 бирем:Саннарнын күрше саннарын яз; < ,>,= билгеләрен дөрес итеп куй.

3 бирем: мисалны дөрес эшлә.

4бирем:таякчыклар белән эшләр.

Балалар булдырдыгыз .(Балаларның эшләрен килгән кунаклар тикшерә)

.

Йомгаклау өлеше.

- Үткэрелгән шөгыльгә йомгак ясау.;

Балардан шөгыльнең ошаганын тикшерү.

- алган белемнәрен алдагы эшчәнлектә куллану.

Тәрбияче балаларны келәмгә чакыра,түгәрәк ясап басалар һәм төргәкне ача :,анда серле янчык .Һәрбер бала кулын тыгып ала .Бу яз ел фасылыннан сезгә күчтәнәчләр.Әйдәгез балалар кунаклар белән саубуллашыйк та күңелле уеннарыбызны дәвам итик.

6нче бирем : “Җырлы-биюле уен”(балалар түгәрәктә уйныйлар) 

Утыр-утыр, Мәликә

Балалар түгәрәккә басалар, берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның кырыена утыра. Уртадагы бала аны капшап танырга һәм исемен дә әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект совместной организованной образовательной деятельности с детьми старшей группы с учетом интеграции образовательных областей

Государственное бюджетное дошкольноеобразовательное учреждение детский сад№45Калининского района г. Санкт-петербурга   Конспект совместной организованной образовательной деятельности с ...

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми подготовительной группы на тему: «Волшебный сундучок»

Творческий отчет  Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми подготовительной группы на тему: «Волшебный сундучок»...

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми средней группы на тему: «Путешествие по сказке «Гуси-лебеди»»

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми средней группы на тему: «Путешествие по сказке «Гуси-лебеди»»...

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми средней группы на тему: «Серле хат»

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми средней группы...

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми подготовительной группе на тему: «Электронное письмо первоклассникам»

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми подготовительной  группе...

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми средней группы на тему: «Игры с блоками Дьенеша»

Моделирование игровой ситуации, с целью постановки проблемы и создания мотивации, упражнения на логическое мышление, использование наглядного материала, логических блоков Дьенеша....

Сценарий совместной организованной образовательной деятельности с детьми средней группы на тему: «Где прячется воздух?»

Развивать познавательную активность в процессе экспериментирования; расширять знания о воздухе...