"Куянга булышабыз"
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

Сафиуллина Альфия Камилевна

(танып-белүне үстерү буенча 1 кечкенәләр төркемендә ачык эшчәнлек)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyanga_bulyshabyz.docx19.92 КБ

Предварительный просмотр:

“Куянга булышабыз»

(танып-белүне үстерү буенча 1 кечкенәләр төркемендә ачык эшчәнлек)

Максат:  уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Белем бирү бурычлары: 2 предметны зурлыгы буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, кубик, төсләр турында күзаллауларны формалаштыру; зур, кечкенә, куп төшенчәләрен  ныгыту, предметларны формасы буенча аеру, җавап бирергә өйрәтү, “яшелчәләр” лексикасын ныгыту, сүзләрне активлаштыру, нинди соравына җавап биргән сүзләрне кабатлау.

Үстерү бурычлары: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.

Тәрбия бурычлары: математика фәненә мәхәббәт тәрбияләү, ярдәмчел буласы килү теләге уяту.

 Белем бирү өлкәләре:  танып-белү (математика), музыка, физкультура, социальләштерү.

 Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз моменты, уеннар, әңгәмә, сорау-җавап, үсендерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, музыка.

Сүзлек өстендә эш: кубик, зур, кечкенә, озынча, түгәрәк, кызыл, сары, яшел, зәңгәр.

Алдан эшләнгән эш: геометрик фигуралар белән танышу, төсләрне өйрәнү, кабатлау, зур, кечкенә, озынча, түгәрәк сүзләрен сөйләмгә кертү, яшелчәләр турында табышмаклар, шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр карау.

Көтеләчәк нәтиҗә: геометрик фигуралар турындагы белемнәрен арттыру, төсләрне ныгыту, истә калдыру, ярдәм иткәч, сөенү, тагын кемгә дә булышасы килү теләге тудыру.

Җиһазлау: магнитофон, зур һәм кечкенә коробкалар, зур һәм кечкенә кубиклар, яшел, сары, кызыл, зәңгәр төстәге чынаяклар, шундый ук  4 төп төстә тугәрәкләр, куянга бүләккә кишерләр, кәбестә, кәрзин.

Эшчәнлек төзелеше:

I.  Психологик көйләү.

II. Төп өлеш.

     1) сюрприз моменты.

     2) үстерешле диалог.

     3) актуализация: уен “ Тартмаларга кубикларны тарат”.

     4) ял минуты: җыр белән физминутка.

     5) практик эш: Уен “ Төсләре буенча аер”.

     6) куянкайга бүләкләр бирү.

III. Куянкай нәрсәләр белде?

IV. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

(Балалар ярымтүгәрәктә утыралар)

1.Уен ситуациясенә кертү.

--Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле. Балалар, ишек шакыйлар түгелме, кая ачып карыйк әле., кем бар икән анда?

(исәнләшеп , рюкзак аскан Куян кызы килеп керә):

--Исәнмесез, балалар (исәнмесез).

-- Исәнме, куянкай! Ни булды сиңа, нигә бер дә кәефең юк?

--Менә әти-әнием миңа кубиклар алып кайтып биргәннәр иде, мин аларның төсләрен дә белмим, зур-кечкенәләрен дә аера алмыйм, булышмассыз микән?

--Булышабызмы, балалар! Куянкай син бер дә кайгырма, әйдәле, син кубикларыңны балаларга таратып бир, алар сиңа хәзер аерып бирерләр.

            Уен “ Тартмаларга кубикларны тарат”.

(зур һәм кечкенә коробкаларга кубикларны бүлеп кую)

--Балалар, кая күрсәтегез әле, кая сезнең зур кубикларыгыз? Ә кечкенәсе? Сез зур кубикны зур тартмага, ә кечкенәсен – кечкенә тартмага салырсыз. (балалар берәмләп килеп салалар)

--Менә Куянкай, безнең балалар, аерып та куйдылар. (Куянкай шатлана, авызын ера).

--коробкаларда кубиклар ничәү, балалар? (күп)

--Ә сездә ничә кубик ( берәү дә юк)

   --Балалар, бераз арып та киттек, әйдәгез , без дә куяннар булып  ял итеп алыйк әле.

                 (аудиоязмада “Куянкай “ җырына физкультминутка эшләнелә)

Уен “ Төсләре буенча аер”  (өстәл артында)

--Бераз ял итеп алдык. Әйдәгез, өстәл янына барыйк әле. Утырышыгыз әле.

(өстәлдә 4 төп төстән тәлинкәләр таратыла: зәңгәр, кызыл, сары, яшел. Уртада төрле төстәге тәгәрәкләр. Балалар нинди төстә тәлинкә алсалар, шул төсне сайлап тутырырга тиешләр)

--(тәрбияче тәлинкәләрне алып күрсәтеп): Карагыз әле, Куянкай безгә тагын нәрсәләр алып килгән? (Тәлинкәләр).

-Әйе, балалар. Болар тәлинкәләр. Тагын әле тәлинкәләре дә бар. Әйдәгез төсләрен дә әйтеп чыгыйк әле. Монысы нинди төс? Ә монысы? (төсләрен әйтү) Менә Куянкай безнең балаар инде төсләрне дә беләләр.

--Тагын әле түгәрәкләре дә бар.  Куянкай бу түгәрәкләрне әлеге тәлинкәләргә аерып тутырырга куша. Тәлинкә нинди төстә булса, түгәрәкне дә шул төстән салабыз. Менә мин кызыл тәлинкәгә кызыл түгәрәкләрне генә  сайлап тутырам. Әйдәгез без дә тырышып карыйк әле.

--Балалар кунак Куянкаебызның китәр вакыты җитә. Куянкай безгә буш кул белән килмәгән, без дә аны күчтәнәчсез җибәрмик. Куян нәрсәләр ярата соң? (Кишер, кәбестә).

--Ә кишер нинди төстә соң балалар?  (Кызыл – сары – оранжевый). Формасы буенча нинди ул? (Озынча)

(кәрзин белән күчтәнәчләр : 7 балага кишер,  1 балага – кәбестә чыга)

--Кәрзиндә күчтәнәчләр ничәү (күп)

--Менә мин сезгә күчтәнәчләр өләшәм: сез аларны Куянкайга үз кулларыгыз белән тапшырыгыз әле.

--Менә куянкай без  сиңа кәрзинен дә бүләк итәбез.

(Куянкай рәхмәт әйтеп саубуллашып чыгып китә.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Максат: Балаларга  табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян  тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.Балаларда хайван...

Урман җәнлекләренә булышабыз!

Катнаш төркемдә математикадан куллану өчен ярдәмлек....

«Карлсонга булышабыз» темасына шөгыль эшкәртмәсе

Максат: юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү; юлларда, транспортта үзенне тәртипле тота белү; юл билгеләрен искә тошерү; сойләм телен баету; игътибарлылыкны, хәтерне, уй- фикерләү сәләтен үстерү....

Куянга булышабыз

Сценарий организованной образовательной деятельности ...

Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Уртанчылар тɵркеме белән ачык дәрес конспекты«Куянга булышабыз»...

Конспект занятия по экологическому воспитанию "Куянга булышабыз"

Яшь үзенчәлеклэреУртанчыларТема:« Куянга булышабыз»Эшчәнлек төре:Уен- квестЭшчәнлеккә кертелгэн белем бирү өлкәләре:Коммуникация, танып белу, сынлы сәнгать, сәламәтлек. Максат:Балалар...