"Математик сәяхат"
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

"Математик сәяхәт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_syaht.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Теләче муниципаль районы Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесы

Тема: “Математик сәяхәт”

Зурлар төркемендэ математикадан эшчәнлек

Тәрбияче: Мингазова Г.Х.

                                                    2020 ел

Максат: балаларны бирелгән биремнәрне үтәргә өйрәтү:

-10 га  кадәр саннарны, санауны, геометрик фигураларны танырга, кәгазь битендә ориентлашырга өйрәтүне дәвам итү.

-Логик фикерләү, аң-зиһенне, игътибарлыкны үстерү.

-Уй-фикерләүне, күрү сәләтен, күзаллауны үстерү.

-Иҗадилык, математика шөгыленә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Алдан әзерлек: мәсьәләләр, мисаллар чишү, саннарны кабатлау, уңай һәм тискәре санауны ныгыту, математик викторина үткәрү. “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку, ел фасыллары турында табышмаклар чишү, шигырьләр уку.

Ярдәмлек:  билет,  2 агач макеты.

Таратма материаллар: саннар язылган кәгазь бите, карандаш, дәфтәр бите, геометрик фигуралар, алма

Кулланылган әдәбият: “Мәктәпкәчә тәрбия”, Колесникова Е.В. “Методик кулланма”.

Шөгыль барышы.

Г. Тукай җыры “Туган авыл” көе ишетелә. (Кәҗә белән сарык капчык асып керәләр)

Кәҗә: Әби белән бабай куып чыгарсалар да, ачка үлмәдек, рәхәтләнеп үлән ашап, су эчеп йөрибез, әйеме, сарык.

Сарык: Әйе, кәҗә дускай. Әле бүреләрнең дә боткасын ашап кунак булдык, менә шушы бүре башы ярдәме белән.

Кәҗә: Әйдә, кәҗә, әнә шунда урман эчендә бер өй күргән идем, буш булса шунда гомер итәрбез.

Сарык: Киттек, кәҗә дус. (Зал аша, көйгә генә шул өйгә китәләр.)

Көй астында тәрбияче белән балалар залга кереп басалар.

Тәрбияче: Кәҗә белән сарык әкиятенең башын укый, сораулар бирә (Балалар, бу нинди әкият, әкиятне кем язган?) (Җаваплар)

 Борын заман бер Ир белән Хатын торган,

 Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

 Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, —

 Болар булган берсеннән дә берсе арык.

 Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! —

 Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, —

 Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

 Ашап ята бушка гына алар азык».

 Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,

 Бу икене кумаклыкка булсын карар;

 Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,

 Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

 Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?

 Булмый хуҗа кушканына каршы барып.

 Икесенә бер зур гына капчык тегеп,

 Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

 Китте болар. Бара, һаман бара, бара, —

 Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

 Бара болар. Күпме баргач, Аллаһ белә,

 Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Тәрбияче: Әби белән бабай бик үкенәләр, кәҗә белән сарыкны табып кайтыгыз әле диләр. Әйдәгез эзлик әле үзләрен, балалар.

 Ишек шакыйлар. Саескан керә, хат китерә.

Саескан: Мин сезнең урманга кәҗә белән сарыкны эзләп барырга җыенганыгызны ишеттем, менә шуңа күрә килдем, хат та китердем, сезнең юлыгызда бик күп каршылыклар очрар, шуларны җиңеп чыксагыз гына сез кәҗә белән сарыкны табачаксыз… менә бу хатта язган юллар аша барыгыз.

Тәрбияче: Ягез, балалар, сез каршылыклар аша үтәргә ризамы?

Балалар: Без риза.

Тәрбияче: Алайса, әйдәгез, китик. Хатыбызда болай диелгән: сорау миннән, җавап синнән, димәк, сорауларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

-Балалар, тыңлагыз әле:

-Хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш)

-Нинди ай? (Декабрь)

-Ничә ел фасылы бар? (4: яз, көз, җәй, кыш)

Тәрбияче: Балалар, карагыз безнең алдыбызда өч юл тора: уңга, сулга, турыга. Тагын хатны алып карыйк әле.

Дөрес сайланган юл гына сезне кәҗә белән сарык янына алып барыр!!!!!!!!

Балалар кайсыннан китик инде?

Балалар: Турыга китик.

Тәрбияче: Әйдәгез алайса, турыга китик.

Балалар, карагыз әле, юлны дөрес сайлаганбыз, ахырысы, менә беренче биремгә килеп тә җиттек. Ул бирем:

“Кайсы саннар төшеп калган” диеп атала (буш шакмакларга тиешле санны куярга)        

        

-Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез тагын юлыбызны дәвам итик.

- Карагыз әле,балалар монда алмагачларда үсә икән.Алмалар нинди геометрик фигурага ошаганнар? Нинди төстә?  Балалар, алмаларга мисаллар язылган, шуларга җаваплар табарга кирәк .

Саннарнын күршеләрен әйтергә?

Бусын да дөрес чиштегез, молодцы.

 -Балалар, әйдәгез түгәрәккә басып ял итеп алабыз:

Бер атнада ничә көн,

Бер атнада җиде көн,

Җиде төрле исеме,

Җидесен дә яттан бел!!!

Душәмбе, сишәмбе, чәршәмбе

Пәнҗешәмбе, җомга,

Шимбә, якшәмбе

Онытма шуны яме!!

-Әйдәгез, балалар, юлыбызны дәвам итик.

-Балалар, карагыз әле, монда икенче агач төбендә дә нәрсәдер бар бугай?

-Ачып карыйк әле. Монда геометрик фигуралар ясалган.

-Кайсы геометрик фигура төшеп калган, шуны ясап куярга:

 -Менә, балалар, без килеп тә җиттек бугай, әнә кәҗә белән сарыкның өйләре күренеп тора.

 -Монда кереп булмый, безгә тагын бер каршылык куйганннар.

-Хатыбызны алып карыйк әле, безгә нишләргә икән?

Хатта: уйла һәм дөрес җавабыңны әйт, диелгән. Балалар, тыңлагыз әле.

Бер кәҗәнең 2 мөгезе бар, ә 3 кәҗәнең ничә мөгезе бар икән?

Бабай базардан 7 кәбестә алып кайткан, аның 2 сен кәҗә ашап бетергән, бабайның ничә кәбестәсе калган?

Кәҗә үзенең бәтиләрен ияртеп урамга чыккан, бәтиләрнең 3 се алдан чапкан, 5 се артта калган, кәҗәнең ничә бәтие булган? (Жаваплар)

Тәрбияче: Дөрес, балалар, сез җавапларны бик дөрес әйттегез. Әйдәгез тизрәк ишекләрен шакыйк.

(Ишек шакыйбыз, кәҗә белән сарык чыга, исәнләшәләр)

 Кәҗә: Бигрәк акыллы балалар икәнсез.

Сарык: Шулай шул, безне урманнан эзләп таптыгыз.

Тәрбияче: Кәҗә дус, сарык дус, без сезне әби белән бабай янына алып кайтырга дип килдек, алар бик үкенәләр, юлыбыз да бик авыр иде, авыр булуга карамастан сезнең янга килеп җиттек. Әйдәгез әле безнең белән уйнап алыгыз!

 

Әйдәгез “Киресен әйт” уенын уйныйбыз.

(Уртага тәрбияче баса, бер балага туп ыргыта һәм бер сүз әйтә, тупны тотучы бу сүзнең киресен әйтә)

Озын – кыска, тар – киң, кечкенә – зур,

Биек – тәбәнәк, ак – кара, күп – әз,

Көн – төн, ерак – якын, плюс – минус,

Уң – сул, тигез – тигез түгел, ай – ел.

 Тәрбияче: Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте, кәҗә, сарык, әйдәгез, җыеныгыз, киттек.

 Йомгаклау (кайтканда кәҗә белән сарык сораулар биреп, йомгак ясак кайталар)

Кәҗә: Балалар, юлда килгәндә бик авыр булдымы, ниләр эшләдегез?

Балалар ниләр эшләгәннәрен сөйләп бирәләр.

Сарык: Аннары нәрсә булды?

Тэрбияче:  Менә, балалар, безнең сәяхәтебез дә тәмамланды, без сезнең белән бик зур юл үттек. Сезгә сәяхәт ошадымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по математике и обучению детей правилам дорожного движения в подготовительной группе «Математика в дороге»

Программное содержание: Совершенствовать навыки счета в пределах 10, учить на наглядной основе составлять и решать задачи на сложение и вычитание, закрепить умение измерять длину предмета с помощью ус...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

конспект по математике " Юный математик"

Группа: Подготовительная , старшая.Технология: Социо-игровая Цель:Развитие логического мышления через блоки Дьенеша.Задачи: Развитие умений рассшифровывать ( декодировать информацию)о наличии или...

Конспект интегрированной организованной образовательной деятельности физкультура+математика "Путешествие по островам королевы математики в старшей группе.

Интегрированная организованная образовательная деятельность физкультура+математика "Путешествие по островам  "Королевы математики"...

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики"

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики" Программное содержание. Закрепить с детьми свойства геометрических фигур (цвет, форма, величина), ...

Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Воспитатель: Бейнарович С.А. Цель: развивать математические способности. Задачи: -закреплять умение считать (в преде

Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Воспитатель: Бейнарович С.А.Цель: развив...