«Интеллектуаль уен “Танграм” ярдәме белән, математик күзаллауны һәм сөйләм телен формалаштыру»
план-конспект урока по математике (младшая группа)

Шакирова Гульфира Фердинантовна

 Сөйләм үсеше буенча белем дәрәҗәсен ачыклау.Бу уенга күнегүләр һәм биремнәр нәтиҗәсендә бала гади сүрәтләрне анализларга, аларда геометрик фигураларны аерып күрсәтергә, бөтен объектны визуаль рәвештә кисәкләргә бүләргә һәм киресенчә элементлардан бирелгән модель төзәргә өйрәнәчәк. Моннан тыш сабыйлар өчен  “Танграм” уены бармак тренажёры да булачак.  Балаларның уйлау ,фикерләү сәләтләрен үстерү.

 Балаларда игътибарлылык , күзәтүчәнлек тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_femp_i_rechevoe_shakirova_g.f.docx19.48 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «Детский сад №115 «Сорнай» г. Казань

Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча турыдан туры белем бирү эшчәнлегенең план-конспекты.

Тема:«Интеллектуаль уен “Танграм” ярдәме белән, математик күзаллауны һәм сөйләм телен формалаштыру»

Эшләде: тәрбияче

Шакирова Гөлфирә Фердинант

кызы.

Максат: сөйләм үсеше буенча белем дәрәҗәсен ачыклау.Бу уенга күнегүләр һәм биремнәр нәтиҗәсендә бала гади сүрәтләрне анализларга, аларда геометрик фигураларны аерып күрсәтергә, бөтен объектны визуаль рәвештә кисәкләргә бүләргә һәм киресенчә элементлардан бирелгән модель төзәргә өйрәнәчәк. Моннан тыш сабыйлар өчен “Танграм” уены бармак тренажёры да булачак. Балаларның уйлау ,фикерләү сәләтләрен үстерү.

Балаларда игътибарлылык , күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек: « Танграм» уены, төрле төстәге , формадагы

геометрик фигуралар , туп, түбәтәй, курчак.

Сүзлек эше: дүрттпочмак, шәмәхә, кызгылт сары.

Белем бирү өлкәләрен берләштерү: аралашу, сөйләм телен үстерү,

танып белү, иҗади хезмәт.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы.

Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты

  • Хәерле көн балалар. Кәефләрегез яхшымы? Ягез бер-берегезгә карап елмаешыйк әле, күңелле булып китәр.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунак килде, ул Гөлчәчәк исемле курчак. Ул , сезнең татар телендә сөйләшкәнегезне ишетәсе килә. Әйдәгез, без Гөлчәчәк белән исәнләшик һәм аның хәлләрен белик (Балаларны активлаштыру).

Балалар: Исәнмесез!

Гөлчәчәк: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Хәлләрегез ничек?

Гөлчәчәк: Әйбәт, рәхмәт! Сезнең хәлләрегез, ничек?

Балалар: Әйбәт.

Тәрбияче: Балалар, Гөлчәчәк белән исәнләштек, ә ул бит сезнең исемнәрегезне белми.Әйдәгез әле уен ярдәмендә үзебезнең исемнәрне әйтеп чыгыйк. (тәрбияче балаларга туп җибәрә, балалар исемнәрен әйтә). Тәрбияче уенны беренче башлый. Үзенең исемен әйтеп, тупны балага биреп, исемен сорый.

Тәрбияче: Минем исемем Гөлфирә Фердинантовна. Синең исемең ничек?

Балалар: Минем исемем- Инсаф.. (Балалар чиратлашып исемнәрен әйтеп чыгалар)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, ә хәзер без сезнең белән «Танграм” уены белән танышырбыз , аның ярдәмендә геометрик фигураларны, төсләрне исебезгә төшереп үтәрбез.

-Раян, әйт әле үскәнем синең кулыңда нинди нинди фигура? Ул нинди төстә?

-Ярый яхшы. Әйе шулай.

-Кәримә, ә синең кулыңда нинди төстәге фигура? Алар ничәү?

-Молодец акыллым.

-Данил, өстәлдә ничә фигура сана әле?

-Булдырдыгыз , балалар.Дөрес итеп җавап бирдегез.

Ә , хәзер безгә шул кечкенә фигуралардан, бер зур дүртпочмак җыярга кирәк. (җыялар)

Безнең нинди геометрик фигура килеп чыкты.

-Квадрат, дүртпочмактан торган квадрат.

-Әйе бик дөрес, бөтен ягы да тигез булган зур дөүртпочмак килеп чыкты.

-Балалар, сезгә бу “Танграм” уены ошадымы? (Балалар җавап бирә)

Әйдәгез әлә балалар , бераз ял итеп уйнап алыйк сезнең белән “Түбәтәй” уенында.Зур түгәрәк ясап басыйк әле, әйдәгез.

( Уен уйныйлар)

-Бик күркәм булды балалар, күпме сүз байлыгыгыз бар икән , шигырьләр дә сөйләдек, җыр да җырладык, биеп тә алдык. Арыгансыздыр , утырыгыз урыннарыгызга.

Йомгак ясау.

-Балалар , әйдәгез “Танграм” уенында кулланылган, фигураларны, төсләрне кабатлап үтик әле сезнең белән.

-Нинди төсләрне кабатлап үттек?

- Нинди уеннар уйнадык?

- Әйе,балалар, дөрес. Молодцы, булдырдыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы

Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

ТАТАР ТЕЛЕН ҮЗЛӘШТЕРҮ ӨЧЕН ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ КАРТА

Исеме: «Минем оем, минем гаиләм». Максат: балаларны татар телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү. Бурычлар: - бәйләнешле сөйләм телен үстерү;-  куелган сорауларга тулы җөмләләр...