ТАТАР ТЕЛЕН ҮЗЛӘШТЕРҮ ӨЧЕН ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ КАРТА
учебно-методический материал по развитию речи по теме

Муртазина Айназ Рафисовна

Исеме: «Минем оем, минем гаиләм».
Максат: балаларны татар телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү.
Бурычлар:
- бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
-  куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын булдыру;
- фикерләү, хәтер активлыгын үстерү;
- балаларның гаиләләре турындагы күзаллауларын киңәйтү, гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;
- үз тәҗрибәләреннән чыгып хикәя төзүләренә ирешү.
Балаларның яше: әлеге интеллектуаль карта 5-7 яшьлек, татар телен яхшы үзләштергән балалар өчен төзелде.
Юнәлеш: “Танып белү”, “Сөйләм теле үстерү” белем бирү юнәлешләрен үз эченә алды.
Төзелү тәртибе:
1. А3 форматында кәгазь алабыз, аны горизонталь рәвештә куябыз.
2. Балаларга программа буенча утелгэн, инде яхшы истә калган тема сайлана.
3. Уртага безнең төп темабызны чагылдырган рәсемне беркетәбез, безнең очракта бу өй рәсеме.
4. Уртадагы рәсемнән (калын, төрле төстәге ) сызыклар сызабыз. Менә шул сызыкларга шушы үзәк темага караган, мөһим мәгълүматларны  чагылдырган рәсемнәрне беркетәбез.
5. Алга таба, мөһим мәгълүматларны  чагылдырган рәсемнәрдән подтемалар билгелибез.
Кулланылыш: сөйләм телен үстерү буенча әлеге эшне берничә вариантта кулланып була:

1нче вариант: үткән темаларны кабатлау, ныгыту. 
                                Балаларга төп тема буенча (ой рәсеме) сораулар бирелә.
Мәсәлән:
- Балалар, сез бу өйдә кемнәр яши дип уйлыйсыз? (әти, әни, бабай, әби, малай, кыз).
- Өй эчендә нәрсәләр бар дип уйлыйсыз? (җиһазлар, савыт-саба)
- Өйнең бакчасы бар. Анда нәрсәләр үсә? (яшелчә-җиләк җимеш). Яшелчә, җиләк-җимешләрдән нәрсә ясап була?

- Предметларнын нинди материалдан ясавын сорау Һ.б.
Бу биремне үтәгәндә балалар төп теманы билгеләргә өйрәнәләр. Шулай ук аларның актив һәм пассив сүзләр байлыгы тулылана. Уйлау, фикер йөртү сәләте  үсә. Җөмлә  төзү осталыклары арта. Бу ысул балаларның үткән теманы ни дәрәҗәдә яхшы үзләштергәннәрен белергә ярдәм итә.  
(бирем буенча эшне индивидуаль һәм күмәк үткәрергә була).
                                                      2 нче вариант: сөйләм телен үстерү.
                         Түбәндәге интеллект карта буенча балаларга җөмләләр яки кечкенә
                                                (5-6 җөмләдән торган) хикәя төзергә кушыла.
Әлеге биремне үтәгәндә, балалар үз фикерләрен мөстәкыйль һәм эзлекле аңлата алуга өйрәнәләр. Үз-ара сөйләшүдә, аралашуда активлашалар.
Куелган сорауларга төгәл җавап биру күнекмәсе формалаша. Сүзлек запасы торлеләнә һәм тулылана.
(бирем буенча эшне индивидуаль яки подгруппалар белән үткәрү отышлы санала)

Скачать:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Пиктограммалар ярдәмендә татар теленә өйрәтү

Балаларны татар теленә өйрәткәндә пиктограммалар куллануны бик кулай дип саныйм. Мәктәпкәчә бала укый белми ,ләкин пиктографик язуны укый ала һәм бала татарча өйрәнә башлый. Минем үземә дә пиктограмма...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Т Р Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы» нигезләнеп , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  ...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Т Р Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы» нигезләнеп , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  ...

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...