милли компонент
план-конспект урока на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

 

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең  туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү,халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү,балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш.

Безнең «Таңбатыр» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

-балаларга республика,туган як турында мәгүлүмат бирү;

-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_kompanent.docx26.41 КБ

Предварительный просмотр:

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең  туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү,халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү,балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш.

Безнең «Таңбатыр» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

-балаларга республика,туган як турында мәгүлүмат бирү;

-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Халыкның һәр яклап үскән  шәхес тәрбияләргә омтылышын чагылдырган һәм шуңа ирешү юлында туган традицияләр һәм чыганаклар җитәрлек. Ул билгесез даһиләребез иҗат иткән мәкаль һәм әйтемнәр,табышмаклар һәм такмазалар, әкият һәм риваятьләр.

Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.

Фольклор ул нәрсә, аның эчтәлегенә нәрсәләр керә һәм ничек үткәрелгәне безнең балаларга бик тә таныш. Чөнки без, Күзкәй җирлегендәге  «Әллүки» фольклор коллективы белән тыгыз элемтәдә яшибез, алар белән берлектә чыгыш ясыйбыз. Балаларны бәйрәмнәр тарихы белән таныштырабыз. Бу эшләрне башкаруда безгә әбиләребез, дәү әниләребез ярдәмгә килә. «Таңбатыр» балалар бакчасында «Әбиләр клубы» эшләп килә. Алар белән берлектә милли бәйрәмнәребез «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Карга боткасы»,«Сабантуй» үткәрәбез. Ноябрь айларында зурлап «Хуш киләсез, әбиләр!» кичәләре үткәрелә. Табышмак, бишек җырлары,  халык уеннары, җыр – биюләре белән  үрелеп бара кичәбез. Бары тик милли камыр ашлары белән  өстәл әзерлибез. Халык кемнәре кигән, ак яулык япкан  дәү әниләребез бизәк булып торалар. Ә бездә татар, төрекмән, уйгур, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Авылыбызда әрмән, башкорт, удмурт милләт халыклары да яши. Халык нинди милләттән булуына карамастан аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез.

Бакчабызда «Чишмә бәйрәме» «Әбием сандыгы» кебек кичәләр узды. Балалар кубыз, курай, читек, калфак, тальян белән якыннан таныштылар.

Экскурсияләрнең дә әһәмияте бик зур. Урманга, чишмәгә, сулыклар янына һәм дә һәйкәл янына барабыз. Бөек Ватан сугышы ветераны Амиров Мәхмут абый белән танышу да балаларда зур тәэсир калдырды. Балаларга аңлаешлы телдә  тарих  белән танышу бик тә моһим иде. Туган як тарихына тукталмыйча өйрәнеп булмый. Бары тик күрсәтмә материал булуы зарур. (Фотосүрәтләр, схемалар, рәсемнәр, дид. материаллар)

Сөйләм барышында  баларга да уйларга, җавап бирергә урын калдырабыз. Зур саннар, даталар әйтелмичә, авыр һәм кулланышта сирәк очрый торган сүзләр белән генә мавыгырга кирәкми.

Төрле милләт халыклары әкиятләре белән танышабыз. Ләкин купчелек  татар халык әкиятләренә тукталабыз. Чөнки ул безнең телебез. Телне белү генә милләтне саклап кала ала. (Борын – борын заманда, кәҗә – команда, саескан – сотник, бака – плотник, үрдәк – урәтник яшәгән икән ди…)

Халык педагогикасы тәрбиянең төрле өлкәләрендә чагылыш таба:

1.Акыл тәрбиясе

Барлык әкиятләрдә җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык,, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала. (Мәсәлән: «Камыр батыр», «Гөлнәзек» һ.б. )

2.Әхлак тәрбиясе.

Баланы яхшылкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнен начар эш икәнлеген төшендерү. (Бәхетле, тәүфиклы, игелекле, изгелекле бул.)

3. Зәвык тәрбиясе.

Бер-береңә эндәшү: акыллым, үскәнем, гөлкәем, апам, абыем, әтием, әнием. Һ.б.

Тышкы матурлык кына түгел. Милли киемнәргә дә, ихтибар итү.

4. Хезмәт тәрбиясе.

( Чыпта үрә, бау чишә, итек  баса, арба-чана ясый, тәгәрмәчләр бөгә.)

(Мәкальләр: «Ялкау бер эшне ике мәртәбә эшләр», «Башлаган эшне ташлама» һ.б.

Яратып уйный торган  «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз», «Аю-бүре», «Буяу сатыш», «Йөзек салыш», «Миңлебай», «Ачык авыз», «Мәликә». Сабан туй уеннары һ.б.

6.Экологик тәрбия.

 («Җимеш  ашыйсың килсә - чәчәген өзмә». «Хайваннарны кыерсытма – үзеңә килер».

 Табигатьне  сакларга өйрәтү.)

Бүгенге көндә җирлегебездә яшәп килгән яңалыклар белән дә танышып барабыз.

Безнең тарихны белү ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә.

Авылыбызда иҗат итүче Флёра Мәрданованың балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре белән танышабыз. Аның уйлап табылган «Бәрәңге бәйрәм» инде күп еллар яшәп килә. ( Бәрәңге  ризыклары пешереп, бәрәңгене зурлау.)

« Туган як» музееның да без даими кунаклары.

Үз милләтебезне  генә тугел,ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә,бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдэ генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә  халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.

Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Доклад "Милли тәрбия"

Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның - үз төсе. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән......

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.

   “Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш  әйтәбез  һәм ишетәбез. Тел  язмышы  барыбызны  да  борчыган  бик  мөһим ...

Милли тел – милләт җаны.

Милли тел – милләт  җаны....