родительское собрание
классный час (младшая группа) по теме

Гилязиева Альбина Николаевна

родительское собрание на тему здоровья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rod.sobranie.docx17.37 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

(Икенче кечкенәләр төркемендә әти - әниләр җыелышы)

Ата – аналар белән эшләүдә җыелыш иң киң таралган формаларның берсе булып кала бирә. Ә тагын ата – аналар җыелышы коллективны берләштерү ысулы, алда килеп туган мәсьәләләрне чишү урыны да булып тора.

Исәнмесез, кадерле әти - әниләр! Без  сезне үзебезнең балалар бакчасында күрүебезгә бик шатбыз.

Хөрмәтле, әти - әниләр бүгенге җыелышыбызны без “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән темага багышларбыз.

Җыелышта катнашучы әти - әниләрне ике командага бүләләр. Командаларга исемнәр табарга кирәк булачак. (ике команда да үзенә исем таба.)

1нче команда: айболит, витаминнар.

2нче команда: юындыр, санитарлар.

Бик яхшы, әйдәгез хәзер ярышны башлап җибәрик.

Беренче ярышыбыз. Ике командага да 3әр сорау бирелә.

1нче команда.

  1. Нәрсә ул витаминнар? (витаминнар алар – яшәүне тәэмин итәргә кирәкле булган матдәләр)
  2. Өйдә дөрес бүлмә температурасы күпме булырга тиеш? (20-22 градус)
  3. Яланаяк йөрүнең файдасы нидә? Яссытабанлылык чыкмаска, нерв җепселләре ныгысын өчен.)

2нче команда.

1.Бала сәламәтлеге өчен нинди витаминнар кирәк? (А – витамины – инфексия булдырмау өчен. Сөт, йомырка, бавыр, салат, кишер һ.б.

В – витамины – нерв авыруларын булдырмый. Яшелчә - җиләк – җимештә.

С – витамины – сөякләр формалашуга. Теш селкенүгә. Апельсин, томат.)

2. Баланың ашыйсы килмәсә, сез аны ирексезлисезме?  ( ирексезләп ашатырга ярамый)

3. Бала сәламәт булсын өчен нәрсә эшләргә тиеш?

(дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәргә, иртәнге гимнастика ясарга.)

Бик дөрес молодцы, рәхмәт сезгә. Ә хәзер без сезнең белән “сәламәтлек чәчәге” дигән уен уйнап алабыз. Ике командада чәчәк төзергә тиеш була.

1нче команда 3яшьлек баланың тышкы кыяфәтен тәртипкә китерү буенча белгән белемнәрен беркетә.

2нче команда өстәл артында утыру кагыйдәләрен төзи.

1 команда.

  1. Кулларыны пычранган саен юарга;
  2. Матур прическага сөенү;
  3. Кулъяулык белән куллана белү;
  4. Өс киемеңне элгечкә элү;
  5. Пөхтә итеп киенеп йөрү.

2нче команда

  1. Ашар алдыннан кул юу;
  2. Кашыкны уң уң кулда тоту;
  3. Ризыкны яхшылап чәйнәп бетерү;
  4. Өстәл артында гына утырып ашау;
  5. Рәхмәт әйтә белү.

Сәламәтлек чәчәген дөрес итеп җыйдыгыгыз, рәхмәт сезгә. Ә хәзер 3нче уеныбызга күчик, ул безнең “кем тизрәк” дип атала. Монда сез үзегезнең җитезлегегезне күрсәтергә тиеш буласыз.

Шушы рәсемнәр ярдәмендә сезгә киенү процесын  дөрес тәртиптә тезәргә кирәк  булачак. Кайсы команда тизрәк тезеп бетерә.

Носки – чалбар – кофта – сапоги – шапка – палҗто – шарф – бияләй.

Бик яхшы. Команда безнең җитезрәк булды, аңа шуның өчен фишка бирәбез. Рәхмәт сезгә.

Сезгә ярышта катнашканыгыз   өчен медальләр бирәбез, бик зур рәхмәт.

Алга таба шушы тәртиптә дәвам итәргә була. Монда бик күп уеннар уйнарга мөмкин. Дәвам иткән  очракта, көн тәртибе буенча, табиб әти - әниләргә массаж һәм аның төрләре, сәламәтлеккә файдасы турында сөйли.

Бик күп башка сорауларга тукталып үтәргә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Родительские собрания в детском саду Общее родительское собрание в средней группе. Подготовка к школе

Ответы на вопросы родителей в течении года. Подведение итогов на ответы анкетирования на тему: "Воспитание ребенка в семье и в саду "...

Родительское собрание «Безопасность детей на улицах Средняя группа Родительское собрание «Безопасность детей на улицах Средняя группа

Дорогие друзья! Сегодня наша встреча посвящена очень важной проблеме — воспитанию у наших детей навыков безопасного поведения на улицах города. Может возникнуть вопрос: зачем объяс­нять де...

родительское собрание "Растем играя" родительское собрание "Мастерим игрушки вместе" родительское собрание ""

влитяние игровой деятельности на психическое развитие дошкольника, в частности на интеллектуальное и волевое развитие.на вопрос, что любят дети каждый ответит - играть. А вот почему ребенок играет и п...

Родительские собрания как одна из форм поддержки психологического здоровья субъектов образовательного процесса. Конспекты родительских собраний.

В данной подборке собрана информация из психологических источников по актуальным проблемам образования и воспитания детей дошкольников разных возрастных групп (ясли, младшая, средняя, старшая, подгото...

Родительское собрание «Как хорошо, что есть семья, которая от бед любых везде хранит меня». Родительское собрание. (деловая игра)

ПОД МУЗЫКУ «ПОД КРЫШЕЙ ДОМА СВОЕГО» В ЗАЛ ВХОДЯТ «РОДИТЕЛИ», РАССАЖИВАЮТСЯ. ЗАТИХАЕТ МУЗЫКА, И В ЗАЛ ВХОДЯТ «ДЕТИ».1-ЫЙ РЕБЕНОК: Мама с папой – моя родня.Нет роднее родни у меня.И сестренка родня...