Әгәр балаң урлашса.
статья по теме
Әти-әниләргә балаларның начар гадәтләре белән көрәшү өчен консульция.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.18 КБ |
Предварительный просмотр:
МБГБУ “ Кенәбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”.
Әгәр балаң урлашса.
( әти-әниләргә консультация).
Төзеде: Сибгатуллина Гөлшат Наилевна, ТР Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәп –балалар бакчасы тәрбиячесе.
2013.
Әгәр бала урлашса.
Әйләнә – тирәдәгеләр, әти – әниләр баланың иң беренче урлашуын белгәч- шок хәлендә калалар. Эмоцияләргә бирелеп, алар, баланы сораштырырга һәм җәза бирергә омтылалар. Ләкин, ашыкмагыз. Туган ситуацияне ныклап уйлагыз һәм дөрес чишелеш эзләгез.
“Урлау” дигән төшенчәне сабый балага аңлатып булмый. Бала, 3-4 яшьтә “үзенекен” һәм “чит кеше” әйберсен белми. Ул бары тик ала һәм моны яшерми.
Психологлар зуррак балаларның ни өчен урлашуларын берничә сәбәп белән аңлаталар:
- 6-7 яшьлек балада кеше әйберсенә кызыгу, үзендә шуны булдыру, күптәнге хыялын урлашу аркылы тормышка ашыру теләге формалаша башларга мөмкин.
- Әти-әни мәхәббәте җитмәгән балалар шул юл белән үзләренә игътибар итүләрен телиләр.
- Балалар , күп өчракта, зурларның үз-үзләрен тотышларын кабатлыйлар. Зур кешегә, абый, апалары ярамаган гамәл кыла икән ник миңа ярамасын дип уйлый башлый.
- Караусыз, хуҗасыз калдырган предметларны алу, үзеңнеке итү теләге шулкадәр көчле булырга мөмкин, хәтта бала моны контрольли алмый.
- Сирәк очракта инде, урлашу психик авырту булып та торырга мөмкин.
Балаларның урлашуы белән ничек көрәшергә?
Кызганычка каршы, мондый очракта әти-әниләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеген билгеләүче кагыйдәләр юк. Шулай да, бу проблемадан чыгу өчен психологлар гомуми киңәшләрен бирәләр.
- Баланы урлашуга нәрсә этәрде икәнлеген белешегез.
- Баланы карак дип атамагыз. Моннан гына проблема бетми. Бала бу сүзнең мәгънәсен аңламый. Аңа, кеше әйберсенә тию начар эш икәнен төшендерергә кирәк.
- Башка балалар, кешеләр барында “разборка” ясамагыз. Баланың тотрыксыз психикасына зыян килергә мөмкин. Бусы тагы да аяныч була ала.
- Әгәр дә урлашуның сәбәбе ачыкланган икән, бала белән бергә аны юк итү өстендә эшләргә кирәк.
- Баланы уңай якка үзгәрә башласа мактагыз ( урлаган әйберсен кире бирсә, яки аның өчен акча түләсә)
Бала төзәлер әле дип вак кына урлашуны да игътибарсыз калдырмагыз. Әгәр дә, үзегез генә бу прблемадан чыга алмыйсыз икән, психологларга, педагогларга, юристларга мөрәҗәгать итегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала в младшей группе.
Это сценарий был разработан специально для моих деток ( возраст 3-4 года). Праздник получился интересным, насыщенным и очень трогательным....

Конспект музыкального занятия "На балу у золушки" для детей подготовительной к школе группы
Разнообразные и актуальные темы музыкальных занятий, затрагиваемые через сказки и проигрываемые через музыку, дают пищу для размышлений и осмысления детям.Музыка — воображение — фантазия —...

Сценарий осеннего бала в подготовительной группе доу
Интересный сценарий осеннего развлечения в подготовительной группе...
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"
Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...
Баловать или не баловать детей
Назаренко Наталья Дмитриевна...

