Шигырьләр
материал на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Стихи для детей на татарском языке на Новый год

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chyrshy_yanynda_shigyr.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чыршы янында

Айда кар яумый икән,
Җилләр дә исми икән.
Безнең яшел дустыбыз
Чыршы да үсми икән.

Егет булып үсеп җиткәч
Айга очып китәрмен.
Бүләк итеп айга да
Яшел чыршы илтермен.

Айга юл ачык хәзер
Сез дә очып барырсыз.
Киләчәктә яңа елны
Айда каршы алырсыз.
Гөлшат Зәйнәшева

Яңа елга

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.

Уйнап - биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

Сер итеп кенә

Кыш бабай,кыш бабай,
Син дә нәни булдыңмы?
Безнең шикелле син дә
Чана шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп шар ясадыңмы?
Сиздерми генә кар ашадыңмы?

Кыш бабай,кыш бабай,
Елак малай булдыңмы?
Сакаллы бабай булып
Әллә тудыңмы?

Әйт колагыма сер итеп кенә
Саклый сереңне үз итеп кенә.
Сәрия Зиннатуллина

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

Д.Гарифуллин

Кыш бабай килә

Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар...
Җаныңа ни кирәк, анда
Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.

Д.Гарифуллин

Кыш бабай

Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында:
Безнең апа башмагы.
М.Файзуллина

Кар яуган!

Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?
Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?
Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем - кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган -
Без шуарбыз таулардан.
Зәки Нури

        

Яңа елны көтәбез.

Яңа ел килә тиздән-

Көттек аны көздән!

Әзерләндек тырышып,

Энем белән узышып.

Күп шигырьләр ятладык,

Рәсемнәр дә ясадык.

Әкиятләр өйрәндек,

Матур җырлар көйләдек.

Яңа ел бәйрәмендә

Кыш бабай безгә килгәч

Чын күңелдән куанды

Без белгәннәрне күргәч.

Аннан капчыгындагы

Бүләкләрен өләште.

Баштан сөеп, яратып,

Уңганнар диеп дәште.

Кар бабай ясадык

Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа, дип,
Кичен уйлап тордык та -
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.
Дамир Гарифуллин

Исәнме, кыш бабай

Кыш бабай, кыш бабай,
Исән- сау килдеңме?
Син бездә яңа ел
Икәнен белдеңме?
Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне.
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне.
Без көттек бик күптән
Яңа ел килә дип.
Сиңа дип сөйләргә
Шигырьләр өйрәндек.
Кулга кул тотынып
Ясыйк та түгәрәк
Әйдә кил ,кыш бабай,
Әйләник бергәләп.
Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч
Яңадан килерсең.

Әй суык, кышкы суык

Урамнан кертте куып

Битне, кулны чеметә,

Йә карга күмеп китә.

Ул котыра бураны-

Көртләр өя торганы.

Кызык уен суыкка,

Ләкин тырыша юкка.

Чыктым тышка киенеп:

Өстә тун, итек, бүрек.

Кулымда- яңа чана,

Өшетеп кенә кара!

Җиңә алмагач мине,

Үпкәләп китте суык.

Чана шуган вакытта

Урамнан кермим туңып

Яңа ел килгәч

Апа былтыр киткән иде,

Быел кайтты ёлкадан.

Ә мин былтыр яткан идем,

Быел тордым йокыдан.

Иске елны ертып ташлап,

Яңа елны башладык;

Былтыр пешкән бәлешләрне

Быел тагын ашадык

Кичә мин 5 яшьтә идем,

Бүген инде алтыда.

Яшем артты, акыл нишләр...

Артыр әле анысы да.

(Б.Рәхмәт)

Кыш килде.

Килеп җитте кыш та

Ай-яй, салкын тышта...

3 ай торыр торса,-

Аның гомере кыска

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән;

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Саф һавага чыгып

Таудан чана шуып,

Кышның салкыннарын

Җибәрәбез куып.

Ә кыш көлә-көлә,

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

Кыш бабай килә диеп,

Җырлар өйрәндек.

Гармун уйнап, биеп,

Җырлап җибәрдек.(Б.Рәхмәт)

Кыш һәм кеше.

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән,

Көтә кем генә

Чыгар,дип өйдән.

Чыксаң-чеметә.

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.(Б.Рәхмәт)

Кыш бабаем

Күптән килеп

Яудырса да ак карлар,

Үзен күргәнем юк иде

Бүгенгедәй якыннан.

Баргач чыршы бәйрәменә

Минем яныма килде.

Аркаларымнан сөеп,

Миңа күчтәнәч бирде.

Кыш бабай дип,

Йөрсәләр дә,

Куллары җылы иде.

Күзләрендә ягымлылык,

Якты нур тулы иде

Кыш бабайның шуклыгы

Шук та инде Кыш бабай-

Ап-ак карлар яудыра.

Минем чаңгыларымны

Кар астында калдыра

Ишек алдын көрәргә

Туры килә аннары.

Кар көрәгәч киңәеп

Китә ишек аллары.

Кыш бабайның шуклыгы

Шуңа күрәдер әле-

Кар көрә, дип, чаңгымны

Юри күмәдер әле.(Р.Корбан)

Салкын , саф һава,

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна

үзләре матур

Һәм салкын була.

        

Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек,

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

Без нәниләрне

Кыш та сагынган,

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган.        

Кыш

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

 (Җәвад Тәрҗеманов)

Бәйрәм иртәсенә иртүк

  Чыршы кунакка килгән.

  Ә энәле ботакларына

  Ап – ак бәсләр эленгән.

 Кыш бабай, кыш бабай

  Безгә бик таныш бабай.

  Сакал – мыек, ап – актан,

  Килгән безгә ерактан.

Бүген бездә зур бәйрәм!

  Бүген Яңа ел килә

  Безнең күңелләр җырга

  hәм биюгә җилкенә.

Бераз гына моңсу да,

  Ник икәнен мин  беләм

  Хушлашабыз чөнки без

  Бүген иске ел белән.

 Кунак булып яшел чыршы

  Килгән безгә.

  Ул ямь өстәп тора

  Безнең бүлмәбезгә

Кар ява.

Кар ява урамда,

Төренеп буранга.

Без чыктык бергәләп

Бакчада уйнарга.

Ә анда бик суык,

Тик торсаң өшетә.

Туңмыйбыз без, чөнки

Һәркемгә эш җитә.

Кем ясый кар бабай,

Кем шуа чаңгыда,

Ап-ак кар яуганга

Шатлана бары да.(Римма Шәехова)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай шигырьләре буенча викторина – уен.

                       (Йомгаклау дәресе булып үткәрелә)Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барыш...

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

Шигырьләр

Балалар бакчасындагы бер көн турында...

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Нәниләргә шигырьләр.

Стихи для самых маленьких ( автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

" Уйный - уйный үсәбез" проектындагы темаларга кыска шигырьләр

Короткие стихи к проекту " Уйный - уйный үсәбез" для  старшей группы....