Рус һәм татар телләренә өйрәтү мәсьәләләре. (Обучение детей русскому языку)
консультация ( группа) на тему

Валиахметова Сирена Зинетулловна

Рус һәм татар телләренә өйрәтү мәсьәләләре.

 

(Обучение  детей русскому языку)

 

Республика балалар бакчасында тәрбия  һәм укыту эшен ике телде алып бару –мөһим мәсьәләләрнең берсе.Чөнки сабыйларны ике телдә тәрбияләү бик зур мәшәкатьләр тудыра ,чыгымнар тәләп итә.педагогларның да укыту –тәрбия процессын  дөрес оештырылу сорала.

 Псиголингвистик  әдәбиятта ике телнең нормаль үсешенә балаларның ана телен камил белү зарур икәнлеген ассызыклана.Әгәр дә үз ана телен җитәрлек белмәсә ,фикрләү сәләтенә зарар килергә ,төрле психологик стреслар китереп чыгарырга ,шулай ук  узара аралаша алу мөмкинлеге дә булмаска мөмкин.Чөнкикеше үзенең хис ,кичерешләрен,ихтыяҗларын,теләкләрен,сүз белән түгел.бәлки төрле ишарәләр ясап аңлатырга мәҗбүр була.Һәм мондый очракта шәхес үзен  көчсез итеп саный башлый.Шуңа күрә педагоглар өчен сөйләм үстерү,авазларны әйтүдәге кимчелекләрне бөтерү һәм .гомумән,коррекция эшен кечкенәләр теркеменнән үк башлап җибәрү зарур.

 Бүген тәрбиячеләр куллана торган рус һәм татар телләренә өйрәтүпрограммалары да,балаларның яшьүзенчәлекләрен искә алып ,тематик принцка нигезләнеп төзелгән,алар өчен якынча  актив һәм пассив сүзлек тә бирелгән.

Сүзләрдә темага яраклаштырып,көндәлек тормышта кулланырлык ,бер-берсе белән аралаша алырлык итеп төрле грамматик конструкцияләр белән баетылган.

Балаларны ике телгә өйрәтү эчтәлеге түбәндәге эш төрләреннән торырга мөмкин:

1.Дәрестә һәм дәрестән тыш аралашу өчен коммуникатив ситуацияләр тудыру.

2.Бирелгән лексик һәм грамматик конструкцияләрне кат –кат кабатлау.

3.Сүзле ,җырлы –биүле уеннар   һәм күнегүләр куллану.

4.Өйрәнеләсе темага яраклаштырып,кечкенә шигырьләр ,хикәяләр,әкиятләр,табышмакларуку.

5.Бер үк текстны ике телдә уку,эчтәлегенсөйләтү,сәхнәләштерү.

6.Өйрәнеләсе телнең халык иҗаты һәм мәдәнияте белән  таныштыру.

Яңа сүзләр һәм грамматик конструкцияләр тәрбияче сөйләме аша кертеләһәм ул сүзләр ,балаларның ана теле нрмаларына туры китерелеп.тәрҗемә белән чагыштырылыпәйтелә.Тәрбияче балаларга сүзнең ясалышын һәм әйтелешен бигели торган кагыйдәләре мөстәкыйль рәвештә аңлап истә калдырырга булыша.Мәсәлән,исемнәрнең рус татар телләрендә күплек санданичек әйтелешләрен аңлатканда бергәләп кагыйдәләрен дә билгелиләр

 Шулай аңлашканда бала сүзне механик рәвештә отып калмый .ә бәлки аңлап үзләштерә.Яшьтәшләре белән аралашканда да ул өйрәнелгән сүзләрне кирәкле урында куллана ала.

Яңа сүзләр белән эшләгәндә тәрбияче түбәндәге аламнардан файдалана ала :

-         Тәрбияче өйрәнеләсе сүзләр күргән  рәсем һәм уенчыклар әзерли.Мәсәлән ,”Уенчыклар “темасы үткәндә,уенчыкларыбер-бр артлы күрсәтеп ,исемнәрен әйтә .Аннары соң аларны һәр балага җитәрлек итеп өләшә.Бала уенчыкны алганда аның исемен әйтергә тиеш була .Шулай итеп ,бу эш һәр бала белән аерым эшләнә,бары тик уенчыелар гына алмаштырыла.

-         Блалар уенчыкларны бер-берсенә күрсәтәләр ,исемнәрен өйрәнелә торган телдә әйтәләр һәм тәрбияче сүзнең дөрес әйтелешенә , игътибар итә,дөресли;уенчыкларны алмаштырып ,уенны шул юнәлештә 2-3 этапта алып бара.

-         Өйрәнелгән сүзләр төрле уеннар вакытында кабатлана.Моның өчен тәрбияче кагыйдәле ,хәрәкәтле ,сюжетлы уеннардан ,лото,домино,һ.б файдалана ала.

Гомумән ,икенче телне өйрәнгәндә уен алымы зур урын алып тора .Ул дәреснең һәр өлешендә кулланырга мөмкин.Әйтик ,рбияче әкият  персонажларын керте,җырлы –биюле уеннар оештыра.

Балаларны икенче телгә өйрәтү эше тәрбиячелерден игътибарлылык ,түземлелек сорый.Оста педагог балалар белән аралашканда аларгр “улым”, “кызыи”дип ддәшә ,иркәләп башларын сыйпый,елмая.Бары шулай эшлегенде генә тәрбия-белем  бирү процессында уңай нәтиҗәгә ирешергн мөмкин.

 Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларга икенче телне өйрәткәндә түбәндәге шартлар тудырып эшләу тәгдим ителә.

1.Ана саен дәрес үткәрү.

2.Көндәлек режимны үтәгәндә,буш вакытларда балалар сөйләменә төрле  ситуацияләрдә грамматик конструкцияләр кертү.

3.Аерым –аерым ,кечкенә төркмнәр һәм  барлык балалар белән уенчыклар һәм өстәл уеннары белән уйнау.

4.Аш, йокы алдыннан балаларга  өйрәтелгән телдә  шигырьләр,әкиятләр җырлар тыңлау  һәм аларны өйрәтү.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговое занятие по русскому языку "Знатоки русского языка"

Итоговое занятие по русскому языку в подготовительной группе "Знатоки русского языка"...

Речевое развитие УМК "Изучаем русский язык". Примерные диалоги при изучении русского языка

Речевое развитие УМК "Изучаем русский язык". Примерные диалоги при изучении русского языка...

Комплексно-тематический план занятий по обучению русскому языку детей татарской национальности 4-5 лет. УМК "Изучаем русский язык"

Календарный  план занятий по обучению русскому языку детей татарской национальности 4-5 лет....

Методика обучения русскому языку детей дошкольного возраста как средства укрепления русского языка в образовательных организациях РФ.

Речь-явление социальное и служит средством общения людей друг с другом. Своевременное правильное речевое развитие – необходимое условие формирования личности ребенка. С человеком, владеющим навы...

Материалы по развитию речи на русском языке как родном и на русском языке как неродном.

Данные методические рекомендации важны не только для воспитания звуковой культуры речи детей и подготовки их к обучению грамоте, но они способствуют и общеречевому развитию детей, помогают овладеть вс...

Методика обучения русскому языку детей дошкольного возраста как средства укрепления русского языка в образовательных организациях

Речь-явление социальное и служит средством общения людей друг с другом. Своевременное правильное речевое развитие – необходимое условие формирования личности ребенка. С человеком, владеющим навы...