Ничек оят түгел сиңа?
консультация (старшая группа) на тему

Ибрагимова Гулия Зиятдиновна

Кечкенә бала оят турында нәрсә уйлый?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nichek_oyat_tugel_sina.docx14.18 КБ

Предварительный просмотр:

Ничек оят түгел сиңа?        

Кечкенә бала оят турында нәрсә уйлый?

Мәктәпкәчә яшьтәге сабый белән оят дигән темага сөйләшү иртә түгелме әле? “Әрсезлек-ярты бәхет”дигән төшенчәне үзенә сөңдереп үсмәсен өчен нишләргә кирәк?

        Еш кына 4-6 яшьлек сабыйга әйтелгән шундый сүзләрне ишетергә туры килә:”Оят дигән нәрсә бармы соң синдә?!”,”Тавышланма,сеңелең(энең)йоклый”,”Кәнфитең белән бүлеш!”,”Мәчегә кагылма!”,”Чит уенчыкларга кагылма,үзеңнеке белән уйна!”.Без үзебезнең нәниләребезнең тәртипле булуын,начар белән яхшыны аера белүләрен,гомумән,әйләнә-тирә мохиткә яраклы кеше булып үсүләрен телибез.Күпчелек очракта әти-әни тәрбия бирмичә генә,олылар күзәтүеннән башка гына бала акыллы,бөтен яктан да килгән,намуслы булып үсәргә тиеш дип күз алдына китерә.Күп очракта үз балаларына мисал итеп:”Менә Азат акыллы бала,уенчыклары белән дә бүлешеп уйный,ә син оятсыз,тәрбиясез!”-кебек сүзләр әйтәләр.

        Ләкин бит без өйрәтмәгән килеш баладан теш чистартырга,киемнәрен төймәләргә,аяк киемнәренең бауларын бәйләргә таләп итә алмыйбыз.

Димәк,балада”оят”,намус”  дигән төшенчәне тумыштан ук сеңдереп,гадәткә кертергә кирәк.Намуслы,тәртипле бала үсүен теләсәк,берничә киңәшне искә төшереп үтик:

1.Гаиләдә бала туу-шатлыклы һәм гүзәл мизгел.Ләкин өйдә яшь бала туса да,күнегелгән гадәти тормыш ничек булган шулай дәвам итәргә тиеш.Бала тумыштан ук әти-әнисен,үзенең якын кешеләрен(әби-бабасын)үзенә буйсынучылар итеп күрергә тиеш түгел.

2.Яшь баланы өйдә игътибар үзәгенә куеп,башка гаилә әгъзаларына карата битараф булырга ярамый.Мәсьәлән,әби кешенең,баланың әтисен суыткыч янында күреп:”Ашама,балага калсын!”дип әйтелгән сүзләрне ишетеп үскән сабыйдан,ничек итеп хөрмәт,намус,оят дигән нәрсәне тәлап итеп була?

3Бала үскәндә,олыларның гына аңа булышуына гадәтләндерегә түгел,ә үзенең дә олылар өчен бик кирәкле,ярдәмчел кеше булуын күрсәтергә кирәк.Мисал өчен,әбисенең күзлеген китереп бирсен,сеңелесенә(энесенә)егылып төшкән уенчыгын яки калагын алып бирсен,әнисенә суык булып китсә,кофтасын китереп бирсен.Елмаеп әйтелгән”рәхмәт”сүзләреннән соң,балаүзенең дә шул гаиләдә бик кирәкле һәм файдалы кеше булуын белеп сөенсен.

4Сүз дә юк,бала татлы,баллы ризыкларны бик ярата.Ләкин баллы ризыклар(шоколад,кәнфит)белән баланы кирәгеннән артык сыйларга ярамый,сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин.

        Бала ата-ананың ышанычлы,нык характерын күрсә,һичшиксез әти-әни сүзен тыңлаучы бала булып үсәчәк.Бала үзенеңэшләгән гамәлләрен уйламыйча,гадәт буенча гына эшли.Менә шуңа күрә,оят дигән нәрсәнең нигезен бәләкәй чагыннан салырга кирәк.Шул вакытта бала тынлаучан булып,ягъни ояда ни күрсә,шуны күрсәтүче булып үсәрләр

        Безнең барыбызның да сабыйларыбыз да,җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр булып,намуслы һәмгадел булып үссеннәр!        

                                                                         Ибраһимова        

        Гөлия Зиятдин кызы

                                                                                            МБДОУ№64,тәрбияче

                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?

Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....