"Балалар һәм куркынычсызлык"
консультация

Шакирова Эльвира Альфредовна

Хәзерге дөньяда социаль һәм экология торышының планетадагы барлык кешеләргә дә борчу тудырганы беркем өчен дә сер түгел. Аеруча без аны иң ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнар - кечкенә балалар өчен тоябыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_hm_kurkynychsyzlyk_-_mart.docx14.25 КБ

Предварительный просмотр:

                           “Балалар һәм куркынычсызлык”

                               /әти-әниләр өчен консультация/

 

 Хәзерге дөньяда социаль һәм экология торышының планетадагы барлык кешеләргә дә борчу тудырганы беркем өчен дә сер түгел. Аеруча без аны иң ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнар – кечкенә балалар өчен  тоябыз.                                  Без барыбыз да – педагоглар, әти – әниләр, тәрбиячеләр түбәндәге сорауга җавап бирергә тырышабыз. Ничек итеп балаларыбызга куркынычсызлык һәм сәләмәт тормыш булдырырга. Бала төрле ситуацияләргә очрап югалып калырга мөмкин.  Өлкәннәрнең бурычы тормыштагы куркыныч ситуацияләр белән очрашуга әзерләү генә түгел:

 - беренчедән, балаларга гомуми кабул ителгән тәртип нормалары турында белем бирелергә тиеш;

 - икечедән, теге яки бу очракта уйлап эш итәргә, өйдә, урамда, паркта һәм транспортта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга үз – үзләрен дөрес тоту өчен кагыйдәләрне өйрәтергә:

 - өченчедән, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мөстәкыйльлеккә һәм җаваплылыкка өйрәтү.

       Куркынычсызлык һәм сәләмәт тормыш булдыру өчен өлкәннәрнең бала белән һәрдаими үзара бер тигез аралашуы мөһим: авыр очракларда бергә чыгу юлларын эзләү, проблемаларны бергәләп чишү, диалоглар үткәрү, бергәләп өйрәнеп, бергәләп ачышлар ясап, бергәләп шатланырга.                             Балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында без, өлкәннәр сөйләшкәндә, әлбәттә мисаллар китерәбез. Ләкин шул ук вакытта кисәтәсе дә килә: өйрәтү барышында артыгын актерлык һөнәренә бирелеп китү ярамый, “психологик куркынычсызлык” турында да кирәкмәс.

      Куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерү күп төрле”ярамый” дигән сүзләр белән тыгыз юнәлештә тора. Өлкәннәр үзләре дә сизмәстән: “тимә”, “кит”, “ярамый” дигән сүзләрне еш кына кабатлыйлар. Балаларга уңай йогынты ясаучы сүзләрнең “һәрвакыт шулай эшлә...”, “бу куркынычсыз” файдалырак икәнен онытмаска кирәк. Шулай ук өлкәннәр тарафыннан күрсәтелгән уңай мисаллар да мөһим чара булып тора.

      Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үзенчәлекләренә тукталасы килә. Балалар “монда” һәм “хәзер” дигән төшенчәләр белән яшиләр. Аларга нәрсә куркыныч, ә нәрсә куркынычсыз булуы аңлашылмый. Өлкәннәр беренче чиратта балалар өчен тыңлау чикләрен булдырырга тиеш. Соңрак балалар үзләре үк чикләрне үз – үзләренә куячаклар.

     Балаларны күзәтүсез калдырырга ярамый. Бала һәрвакытта өлкәннәрнең күз алдында булырга тиеш. Һәм әлбәттә, өлкәннәр баланың кая һәм кем белән булуын белеп торырга тиешләр.

 

         Балаларны өйдә үз – үзләрен тоту кагыйдәләре белән дә таныштыру кирәк. Алар өйдә куркыныч әйберләрнең – кадаклар, энәләр, дарулар, без, кнопкалар, чүкеч, булавкалар булуын белергә тиеш. Тагын өйдә электроприборлар да күп, шуңа күрә өйдә өлкәннәр булмаганда мәктәпкәчә яшьтәге бала алар белән кулланмаска тиеш. Шулай ук, әгәр бала үзе генә өйдә булган вакытта ишекне шалтыратсалар яки шакысалар ишек янына килмәскә һәм бөтенләй ишекне ачмаска кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны “гаилә”, “туганнар”, “дуслар”, “танышлар” дигән төшенчәләр белән таныштыру мөһим.

       Әгәр бала урамда үзе генә йөри икән, ул өлкәннәрнең куркыныч тудырырга сәләтле икәнен белергә тиеш. Кешенең тышкы кыяфәте аның ниятләре белән туры килмәскә дә мөмкинлеген төшендерергә кирәк.

       Без кызыклы һәм аңлаешлы итеп балаларга өйдә һәм урамда үз – үзен дөрес тотарга өйрәтергә тиеш. Әлбәттә өйрәтү барышында балалар өчен өлкәннәрнең шәхси үрнәге зур роль уйнаганын онытмаска кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары.Кыш - тылсымлы вакыт. Кыш - хуш исле чыршылар, күңелле бәйрәмнәр вакыты. Ләкин кыш үз куркынычларын китерә.Елның салкын вакытында иминлекне саклау өчен рекомендация...

Әти – әниләр өчен консультация. «Балалар һәм куркынычсызлык»

Консультация для родителей при обучение детей наблюдательности на улице и дома....

Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре

Балаларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштыру, алар белән сак эш итәргә өйрәтү...

”Куркынычсызлык буенча балалар һәм әти-әниләр белән эш”

Баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү-ул баланы дөрес яшәү рәвешенә өйрәтү....

Балалар һәм куркынычсызлык

Ата - аналар өчен консультация...

Әти-әниләр өчен консультация: "Куркынычсызлык буенча балалар һәм әти-әниләр белән эш"

Баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү-ул баланы дөрес яшәү рәвешенә өйрәтү. Билгеле инде өйрәтү системалы рәвештә һәм яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнә....