"Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күзеннән куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага осталык дәресе
план-конспект занятия по обж (старшая группа)
Балалар куркынычсызлыгы турында кайгырту өлкәннәрнең игътибар үзәгендә даими булырга тиеш. Баланың сәламәтлеген һәм гомерен саклау - иң мөһим максатларны һәм бурычларныңң берсе.
Скачать:
Предварительный просмотр:
"Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күзеннән куркынычсызлык кагыйдәләре»
дигән темага осталык дәресе
Тәрбияче: Гаффарова Илһамия Фазыл кызы
Түбән Кама шәһәре, 64 нче балалар бакчасы
Балалар куркынычсызлыгы турында кайгырту өлкәннәрнең игътибар үзәгендә даими булырга тиеш. Баланың сәламәтлеген һәм гомерен саклау - иң мөһим максатларны һәм бурычларныңң берсе. Бу проблеманы хәл итүдә балаларны урамда һәм юлда үз-үзләрен куркынычсыз тотуга алдан һәм дөрес әзерләү аеруча мөһим.
Балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларының статистикасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларда куркынычсызлык нигезләрен формалаштыруның актуальлеге турында сөйли
Үз-үзеңне тотуның гомуми культурасын тәрбияләү балалар бакчасына аяк басканнан башлана, чөнки нәкъ менә балалар бакчасында үзләштергән һәр нәрсә сабый күңелендә уелып кала. Шуңа бәйле рәвештә укыту процессына балаларның тормыш иминлеге нигезләрен, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән методларны һәм алымнарны кертү проблемасы туа.
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда мөстәкыйльлек һәм үз-үзләрен тотышы өчен җаваплылык үстерүне стимуллаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төп кагыйдәләрне һәм белемнәрне үзләштерү системасы, иҗади активлык аша балаларның танып белү өлкәсен үстерү.
Бурычлар: бала шәхесен социальләштерү, экстремаль һәм гадәти ситуациядә үз-үзеңне тоту моделен формалаштыру;
• акыл сәләтләрен үстерү;
• танып белү процессларын, шәхес сыйфатларын, кызыксынучанлыкны, аралашучанлыкны үстерү;
• сәламәтлек турында кайгырту, травматизмны кисәтү;
• урамда һәм юлда , җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.
Хөрмәтле коллегалар!
Безнең күбебез алда әйтеп үтелгән проблема өстендә эшли. Күбебезнең бу өлкәдә тәҗрибәсе, үзе кулланган ысуллары һәм алымнары бар.
Балада үз-үзен куркынычсыз тоту күнекмәләрен ничек формалаштырырга? Тормыш хәлләренең күптөрлелеген аңларга ничек ярдәм итәргә? Бер-береңә ярдәм итү теләген ничек тәрбияләргә? Мин үземнең чыгышымда шул хакта әйтеп узасым килә.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыруда махсус шартлар тудыру, матур әдәбият, иллюстрацияләр, өстәл, дидактик уеннар, сюжетлы-рольле уеннар атрибутлар һ.б. мөһим роль уйный, анда балалар үз белемнәрен педагог белән бергә генә түгел, бәлки мөстәкыйль дә куллана алалар.
Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә интерактив такта - хәзерге балаларның танып белү мәнфәгатьләрен үстерүдә мөһим чараларның берсе.Ул материалга актив комментарийлар бирергә, әңгәмәләр корырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта, аудио һәм видео чаралар белән һәркем файдалана алырлык белем бирүнең гомуми дидактик приципларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Мультимедиатехнологияләр куллану (анимация, заманча видеотехника чаралары) төрле ситуацияләрне модельләштерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта мультимедиапрограммаларга кертелгән уен компонентлары баланың танып белү өлкәсен активлаштыра, кирәкле материалны үзләштерүне көчәйтә.
Мин сезгә тәкъдим итәчәк компакт –диск аудиовизуаль материалларны үз эченә ала. Ул үз эченә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне урамнарда һәм юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү буенча демонстрацион материалларны алган.
Компакт-диск мәктәпкәчә яшьтәге балалар, аларның әти-әниләре белән эшләү, шулай ук тәрбиячеләргә ярдәмлек булы тора. Сез бу дискта балалар белән дәресләр үткәрү, юл хәрәкәте белән бәйле төп төшенчәләр, ата-аналар өчен консультацияләр һәм методик уеннар үрнәкләрен табарсыз. Рөхсәт итсәгез, сезнең белән берничә материал белән танышып китәрбез.
Ә хәзер миңа берничә ярдәмче кирәк булачак. Без сезнең белән демонстрацион җиһазлар кулланып «Шәһәр урамы» дип аталган сюжетлы-рольле уен уйнап алырбыз. (Идәнгә юл полотносы җәелә, күчерелмә юл билгеләре һәм электрон светофор, кулланып юл-патруль хезмәте инспекторының жезлы, сыбызгы,фуражкалары һәм жилетларын кулланып уен уйнау).
Шулай ук мәктәпкәчә яшь категорияләре буенча өстәл уеннарының берничәсенә генә күз салып китик: «Юл билгесен җый» пазлы; «Ситуация буенча билгеләр куй»; «Кроссвордны чиш» (юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча); Юл хәрәкәте темасына компьютерда электрон уеннар.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә тиешле матди база булдыру мөһим шарт булып тора.Махсус булдырылган уен җиһазлары балаларның активлыгын үстерүгә , уен кагыйдәләрен үтәүгә, ә тормышта юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәүгә ярдәм итә.
Төрле методик һәм иллюстратив материаллар балаларның урамда һәм юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту нигезләрен формалаштыру буенча турыдан-туры белем бирү эшчәнлеген оештыруда мөһим роль уйный.
Бүген мин сезне таныштырган материаллар, уеннар алдагы эшегездә баланы имин җәяүле сыйфатында тәрбияләүдә кирәкле кулланма булыр дип ышанам! Барыбызга бу катлаулы , шул ук вакытта кызыклы хезмәтебезңз уңышлар телим.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).
Балаланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...
Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.
Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ
Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында мәктәпкәчә белем бирү, мәктәптә укуга әзерлек чоры итеп түгел, мөстәкыйль һәм җитди чор итеп карала.Программаны тормышка ашыру, уен формасында таны...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әвәләп эшләү уку һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул- күреп үзләштерүне, хәтерне, фикерләүне, кул күнекмәләре булдыруны һәм мәктәптә уңышлы уку өчен мөһим булг...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...
