Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ
рабочая программа по теме

Гиматова Лейсан Фагимовна

 

Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында мәктәпкәчә белем бирү, мәктәптә укуга әзерлек чоры итеп түгел, мөстәкыйль һәм җитди чор итеп карала.

Программаны тормышка ашыру, уен формасында танып белү, иҗади активлык формасында сәнгати эстетик тәрбияне үстерүне тәэмин итә. Баланың эшчәнлеге мөмкин булган кадәр күпкырлы булырга тиеш. Федераль белем дәүләт стандартлары балага карата «уйнаучы кеше» дигән карашны яклый.

Бала үсешендә уңай ситуация булдыру, аны тулыландыру турында сүз бара. ФДБС таләпләре нигезендә, төрле юнәлешләр буенча, дәрестән тыш эшкә аерым игътибар бирелә. «Колобок» өстәмә белем бирү программасы сәнгати эстетик тәрбиягә юнәлдерелгән һәм төрле яшьтәге балаларга каралган, аны һәр яклап төрле дәрәҗәдә үзләштерүгә ия: бердәм мәдәниятле, укый-яза белү, профессиональ компетентлы.

Программа сәнгати-эстетик, матур иҗадый эшчәнлек нигезләрен үзләштерү һәм аңа тылсымлы сәнгать дөньясын ачарга мөмкинлек бирә. Баланың иҗадый сәләтен күрсәтергә ярдәм итә, һәм эшчәнлекне тормышта куллануны күздә тота.

Бу программа Россия Федерациясенең «Белем бирү» турындагы законының 9 статьясенә туры килә, белем бирү эчтәлегенең аерым дәрәҗәсен һәм юнәлешен ачыклый.

Программа гомуми белем бирү учрежденияләрендә, башлангыч гомуми белем баскычында тормышка ашырыла.

Хәзерге заман системасында баланы тәрбияләүдә һәм кешенең эстетик мәдәниятен үстерүдә халык сәнгатен педагогик эшчәнлектә куллану, иң мөһим шарт булып тора. Ул, баланың үсешенә ярдәм итә, барлык таләпләргә җавап бирә торган максатчан эш.

Әвәләп ясау белән кызыксынуны үстерү, зур кисәктән кечерәк кисәкләр өзеп яки чеметеп алу, аларны бармаклар ярдәмендә түгәрәкләп тәгәрәтү,өлешләрне тоташтыру (чәчәк, гранат, миләш җимешләре) ; янчелгән шарның өстен шомарту, җиңел генә тарттырып,кырыйларын чеметкәләп чыгу – бөрү (гөбәдия, вак бәлеш) күнекмәләре формалаштыру. Әвәләп ясаган әйберләне күмәк композициягә берләштерү. Уртак эш нәтиҗәләрен күреп шатлану хисләре уяту. Декоратив әвәләп ясауда халык уенчыклары үрнәкләре (Шәмәрдән, Актүбә уенчыклары) буенча иң гади образлар тудырырга теләк уяту. өстәл театрында куллану өчен, татар халык әкиятләре буенча сюжет әвәләп ясауга кысыксыну һәм теләк тудыру. Балаларның уйлап чыгара белүләрен, катлаулы булмаган сюжет һәм образлар тудырырга тырышуларын күрә белү һәм хуплау. Әдәби әсәр геройларын күзаллап әвәләргә өйрәнү. Рельефлы сурәтләү техникасын камилләштерү. Табигый үрнәк (натура) үзенчәлекләрен исәпкә алып, пропорөияләрен дөрес биреп, тукранбаш әвәли белү күнекмәләрен үстерү.

Идел буе халыкларының әдәби әсәрләре геройларын күзаллау юлы белән әвәли белү күнекмәләрен формалаштыру. Балаларның иҗади сәләт һәм инициативаларын үстерү.

Логик фикерләү, ятышлы сөйләм, хәтер һәм игътибарның кулларның кече моторикасы һәм кул бармакларының хәрәкәт координациясе үсеше белән бик нык бәйле икәнлеге галимнәр тарафыннан дәлилләнгән. Вак моториканың үсеше – баланың мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсе күрсәткечләренең берсе булып тора. Кул хәрәкәтләре язуны үзләштерүдә зур әһәмияткә ия. Әгәр дә бармакларның хәрәкәте тизлеге әкрен булса, хәрәкәт төгәллеге дә бозыла. Мондый вакытта балалар, үзләрен уңайсыз хис итә торган очраклардан, качарга тырышалар. Шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтә, язуны үзләштерү өчен мөһим булган күнекмәләрне үстерү, балага хәрәкәти һәм гамәли тәҗрибә туплау өчен шартлар тудыру, кулларның эшчәнлек осталыгын үстерү мөһим.

Балалар иҗатын үстерү әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Иҗат- кешенең ихтыяҗына һәм максатына карап, табигый һәм гамәли дөньяны үзгәртеп кора торган эшчәнлек төре. Иҗат ул - кеше аңының ачылуы.

Сәнгатьнең һәр төре баланың акыл эшчәнлеген, сәләтен, матурлыкны күрә белүен үстерергә баланы шәхес буларак формаштырыга ярдәм итә торган башка төрле үзенчәлекләрне үз эченә ала. Әвәләү әйберләрен эшләү, баланың матурлыкны күрә белүен, башкарачак эшнең өслеген әзерләргә өйрәтүен үстерә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әвәләп эшләү уку һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул-күреп үзләштерүне, хәтерне, фикерләүне, кул күнекмәләре булдыруны һәм мәктәптә уңышлы уку өчен мөһим булган сәләтләрне үтерергә ярдәм итә. Сәнгатьнең башка төрләре кебек үк, әвәләү, зәвыгын формалаштыра, матурлык хисе тоюны үстерә.

Әвәләүнең тагын бер үзенчәлекле сыйфаты - аның уен белән тыгыз бәйләнгән булуы. Эшләнелгән фигураның күләме баланы аның белән уйлауга этәрә. Шөгыльләрнең уен рәвешендә үткәрелүе, балаларда әвәләүгә карата кызыксынуны көчәйтә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеген киңәйтә.

Баланың үзлегеннән эшләгән иң гади скульптура да - иҗади процесс.

Яңалыгы һәм әһәмиятлелеге:

Эстетик тәрбия бирүдә, әвәләп ясау, аерым урын алып тора һәм үзенә генә хас булган үзенчәлеккә ия.

Нишләп нәкъ менә камыр? Камыр, бала кулы өчен иң уңайлы булган материал. Ул йомшак һәм балада пластилинга караганда да күбрәк кызыксыну уята.

Соңгы елларда тозлы камыр, әвәләү өчен, иң танылган материалга әверелде. Камырдан әйбер эшләү, әвәләү - борыңгы йола. Хәзерге заманда да киң кулланалар, чөнки бүгенге көндә табигый яктан чиста булган, кулдан эшләнгән әйберләр югары бәяләнә. Камыр - бик сыгылмалы материал. Ул бик җайлы кирәкле рәвешкә керә һәм аннан эшләнгән әйберләр озак вакыт саклана. Камыр белән эш итү рәхәт һәм ул шатлык китерә. Әлеге сәнгать төренә заманча исем дә уйлап тапканнар «Тестопластика» дигән.

Максат һәм бурычлар:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сыгылмалы материаллар белән эшләп кул чугының кече моторикасын үстерү, сенсор тәрбия бирү аша мәктәптә укуга әзерләү. Үз хезмәтеннән канәгать калу һәм горурлану хисен тою аша иҗат итүче позициясен формалаштыру. Күзәтүчәнлек, күз үлчәме, фикерләвен үстерү. Күз алдына китерүне, иҗади мөмкинлекләрне һәм эш вакытында мөстәкыйльлекне арттыру. Олы кешеләр белән хезмәттәшлек итүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Программаның билгеләнеше: 3-7 яшьлек балалар белән эшләү өчен тәкъдим ителә. Түгәрәк эшчәнлеге балалар белән атнага 2 тапкыр уздырыла. Чараның дәвамлыгы баланың яшенә карап, СанПин таләпләреннән чыгып оештырыла.

Уку елы барышында диагностик тикшерү елга 2 тапкыр диагностик тикшерү үткәрелә. Түгәрәк эшчәнлеген оештыру: аларның яшенә һәм башлангыч белем дәрәҗәсенә, нәрсә булдыра алуларына карап, өйрәтү төркемнәрдә үткәрелә. Өйрәтү барышында балалар төркемчәләргә бүленә.

 

Эш итү өчен тозлы камырны әзерләү алымнары:

Тозлы камырны әзерләү өчен бер чынаяк тоз (вак тоз кулланырга киңәш ителә; әгәр дә сездә эре тоз бар икән, аны суга салып эретергә һәм он кушарга кирәк), ярты чынаяк он, камырның нинди төстә булуына карап/бодай яисә арыш оны/алырга кирәк. Шуларга чынаякның дүрттән бер өлеше күләмендә су кушарга һәм камыр басарга. Камыр сыгылмалы булсын өчен аңа әз генә бәрәңге оны һәм чәй кашыгы күләмендә үсемлек мае өстәргә мөмкин. Тозлы камырдан эшләнгән әйберне башта һавада, ә аннары газ мичендә киптерергә тәкъдим ителә.

Эш кораллары:

Клеенка

Пычак

Тарак

Валик

Чәнечке

Су белән банка

Чүпрәк яисә тастымал

Азык-төлек буявы (пищевая краска)

Буяуны 3 төрле кулланырга мөмкин: гуашь белән әзер әйберне буяу, камырны каһвә һәм какао кулланып, яисә азык-төлек буявы белән буярга була.

 

Дидактик материал:

Методик әсбаплар.

Экран,ноутбук

Эшләнмәләр ясау өчен карталар.

Фотолар.

Күрсәтмә эшләнмәләр.

 

Эш төрләре:

Тәрбияче һәм бала эшчәнлеге:

Мөстәкыйль эш.

Турыдантуры белем бирү эшчәнлеге.

Табышмаклар чишү.

Бармаклар өчен гимнастика.

Фотолар карау (тема буенча).

Рәсемнәр һәм картиналар буенча әңгәмә.

Хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр уку.

Җырлар җырлау.

Дидактик уеннар уйнау.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.

Гуашь һәм буяулар белән буяу.

 

Түгәрәк эшен оештыру методлары:

Сүзле-әңгәмә, диалог, анализ ясау һәм сөйләү.

Күрсәтмә - эшләнмәне күрсәтү, презентация, видео материал күрсәтү.

Гамәли эшләр, тәҗрибә.

Уенлы-конкурслар, театр, өстәл театры.

 

Сәгать күләме

 

 

 

Ай

Эшчәнлекнең күләме

Сәгать күләме

Кечкенә

ләр төркеме

Уртанчы

лар төркеме

Өлкәннәр төркеме

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Сентябрь

8

2

2,5

3,5

4

Октябрь

8

2

2,5

3,5

4

Ноябрь

8

2

2,5

3,5

4

Декабрь

8

2

2,5

3,5

4

Гыйнвар

6

1,5

2

2,5

3

Февраль

8

2

2,5

3,5

4

Март

8

2

2,5

3,5

4

Апрель

8

2

2,5

3,5

4

Май

8

2

2,5

3,5

4

Барысы

68

17

22

30,5

35

 

 

 

Өйрәтү-тематик планы

1. Түгәрәк эшчәнлегенең беренче ел өйрәтү-тематик планы - 3-4 яшь

2. Түгәрәк эшчәнлегенең икенче ел өйрәтү-тематик планы - 4-5 яшь

3. Түгәрәк эшчәнлегенең өченче ел өйрәтү-тематик планы - 5-6 яшь

4. Түгәрәк эшчәнлегенең дүртенче ел өйрәтү-тематик планы – 6-7 яшь

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon retsenziya_na_kruzhok_kumech.pdf634.18 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Рәсем түгәрәге буенча эш программасы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы» Тәрбияче: Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы “Салав...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әвәләп эшләү уку һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.  Ул- күреп үзләштерүне, хәтерне, фикерләүне, кул күнекмәләре булдыруны һәм мәктәптә уңышлы уку өчен мөһим булг...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...