Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре
план-конспект занятия по обж на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Балаларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштыру, алар белән сак эш итәргә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oydge_kurkynychsyzlyk_kagyydlre.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә “Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты.

Максат: Балаларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштыру, алар белән сак эш итәргә өйрәтү, һәрбер әйберне үз урынына куярга гадәтләндерү. Тормышта әшәке кешеләрнең дә очрарга мөмкин икәнлегенә төшендерү.

Материал: төрле рәсемнәр.

Шөгыль барышы:

- Балалар, әгәр дөрес файдаланмасаң, һәрбер кешенең өендә аның гомере өчен куркыныч булган әйберләр бар.Сез миңа шул әйберләрне әйтеп үтегез әле. Бик дөрес (пычак, кайчы, энә, утюг, дару һ.б.).

Хәзер җөмләне әйтеп бетер дигән уен уйныйбыз.

  1. Син пычак белән ... (беркайчан да уйнама).
  2. Кайчыны кайдан алдың, ... (шунда куй).
  3. Энәне ... (теләсә кая ташлама).
  4. Таныш булмаган кешегә ... (ишек ачма).
  5. Газ плитәсенең кранын ... (боргалама) һ.б.

Балалар, өйдәге тәртип матурлык өчен генә, дип уйлыйсызмы? Әгәр очлы әйберләр барсы да тәртипсез рәвештә теләсә кайда ятса, нәрсә булыр иде? (балаларның җаваплары). Дөрес балалар, бөтен әйберләр дә үз урынында торырга тиеш һәм алар белән сак эш итәргә кирәк. Шулай эшләгәндә генә без беркайчан да бармагыбызны да кисмәбез һәм бернинди бәлагә дә юлыкмабыз.

Рәсем күрсәтү.

Сорау: Кайсы кыз электр приборлары белән дөрес эш итә? Ни өчен дөрес, я булмаса дөрес түгел? Сорауларга җаваплар тыңланыла.

Электр проводасыннан тартып алырга түгел, ә вилкасыннан гына тотарга кирәклеген, розеткага теләсә нинди чит әйберләр тыгарга ярамаганлыкны, розеткаларның бары тик әйбәт итеп эшләгән электр приборлар өчен генә куелуын аңлату.

- Балалар, әйтегез әле, ни өчен газ плитәсе белән сак эш итәргә кирәк? Дөрес, әгәр газның кранын боргаласаң, ачык булып, газ чыгып торырга мөмкин. Шулайук шырпы, зажигалка, зурлардан башка фейерверклар, шәм, бенгаль утлары белән дә уйнарга ярамаганлыкны кисәтү.

Тәмле булса да дару капмаска, тәрәзә, балкон кырыйларында уйнамаска, аска карасаң егылып төшәргә мөмкин булуны да аңлату.

“Ярый - ярамый”уены оештырыла.

- Балалар, тормышта куркыныч булган әйберләр генә түгел, ә әшәке кешеләрнең дә очравы мөмкин.Сез үзегез генә булганда таныш булмаган кешегә ишек ачасызмы? Әгәр ишекне үзе ачып керергә теләсә, син нәрсә эшлисең? (02 шалтыратырга, телефон булмаса, тәрәзәдән, я булмаса балконнан ярдәмгә кеше чакырырга кирәклеген аңлату).

Телефон аша исемен, квартирасын, үзе генә булу-булмавын әйтү дә начар нәтиңәләргә китереп чыгарырга мөмкин булуын төшендерү.

I категорияле тәрбияче

Миннахметова Н.Х.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре”

- балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру                          -...

“Тылсымлы әкиятләр аша куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү” (Тәрбиячеләргә методик ярдәмлек)

ull;Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.Куркынычсызлык ...

Тема: Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү.

Максат:Өйдә куркынычсызлык чараларын, куркыныч предметлар турында белемнәрне ныгыту.Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итүләренә ирешү.Үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү....

Презентация "Язын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтик!"

Кышның салкыннарыннан соң барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.Әле язның башы гына. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный...

“Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты.

ldquo;Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты....

"Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" (әти-әниләр өчен консультация)

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бала...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....